БДИга нәтиҗә: Бераз аксаганбыз…

218 укучы 100 балл туплаган, 77се аттестатсыз калган, 3 укучы  шпаргалка белән тотылган… Быелгы БДИда кыскача картина шундыйрак. Моңа кадәр тәнкыйть утына тотылган Югары Ослан районының үргә менүенең сәбәпләре нидә? Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  чыгарылыш укучыларының белеменә бәя бирде.

Быел ил күләмендә рус теле, физика, биология,  информатика, география, рус әдәбиятыннан БДИның уртача күрсәткечләре түбәнрәк. Аның каравы профильле математика, химия, тарих, инглиз теле, җәмгыять белеме сынауларында алга китеш бар. Республикада да вазгыять шул чама.

Бердәм дәүләт имтиханнарында  барлыгы 17452  кеше катнашса, шуларның 16153е  – мәктәпне быел тәмамлаучылар. Бездә узган ел белән чагыштырганда физиканы – 1518, химияне – 694, җәмгыять белемен – 584, биологияне 470 кешегә азрак сайлаганнар. Профильле математиканы тапшыручылар да  2000гә кимегән. Рус теленнән уртача күрсәткеч –72,82. Узган ел 74,73 булган. Әлеге фәннән иң югары нәтиҗәне Бөгелмә (78,33) укучылары күрсәтсә, иң түбәне Кайбыч (62,53) районына туры килә. Профильле математика күрсәткече – 64,06, ил күрсәткечләреннән 8 баллга күбрәк. Математиканы иң яхшы белүчеләр  Югары Осланда яшәсә (76,49),  әлеге фәнгә күбрәк Ютазы (49,37)  укучыларының теше үтмәгән. Җәмгыять белеменнән  иң югары нәтиҗәләрне – Саба, иң түбәнне Апас районы  укучылары күрсәткән. Иң югары баллар  инглиз (80,39), француз (80), рус  (72,83), немец телләренә (70,79) туры килсә,  химия (61,76), физика (59,34), биологиядән (56,78) тырышырга кирәк әле.

– Югары Ослан районын иң югары дәрәҗәгә ирешкән дип артык мактамас идем. Монда проблемалар җитәрлек. Алар безне тыңлый торгандыр, үпкәләмәсеннәр. Монда Иннополис мәктәбе бар. Шулар хисабына нәтиҗәләр дә югары, – диде министр, әлеге районны күккә чөймичә.

Шул вакытта Арча, Әтнә, Актаныш кебек районнар укучыларының күрсәткечләре яхшы булу күзгә ташланды. «Татарча уйлап, фикер йөртеп, русча имтихан тапшырган татар районнарының чыгарылыш укучылары безне сөендерә. Татарча уку синең белемең ким була дигән сүз түгел. Әти-әниләр шуны аңласыннар иде», – дип ассызыклады Илсур Һадиуллин.

Барлыгы 218 укучы 100 балл җыйган. Шуларның 14е ике фәннән абсолют нәтиҗәгә ирешкән. Август аенда бер фәннән йөз балл җыючыларга – 15, бу күрсәткечне ике тапкыр арттыручыларга 25 мең сум акча биреләчәк. Югары балл туплаучы укучылар – Югары Ослан, Саба, Бөгелмә, Казанның Вахит һәм Идел буе районнары, Лениногорск, Яшел Үзән кебек районнардан. Мондый сәләтле балаларның иң күбесен Казанның 131 нче лицее (306), Чаллының 78 нче мәктәбе (261), КФУның Лобачевский исемендәге лицее (196) әзерләгән. Шул ук вакытта 77 укучы аттестаттан коры калган. Бу – барлык укучыларның 0,48 проценты. Узган ел 40 укучы аттестат алмаган. Көз көне аны кабат тапшырырга була. Тик бу мөмкинлектән йә рус теле, йә математикадан бер «2ле»се булганнар гына файдалана ала.

Өендә белем алган биш укучы сынауга бөтенләй килмәгән. Монысы – икенче проблема.

– Татарстанда гаиләдә укуны сайлаучылар саны арта бара. Аларның бишесе куркып, имтихан тапшырырга килмәгән. Бу – бер елларын югалттылар дигән сүз. Ни өчен килмәгәннәр, алар нәрсә уйлый? Әгәр мәктәптә арадаш аттестацияне тапшырган булсалар, мондый проблема килеп чыкмас иде, – диде Илсур Һадиуллин, мәктәптә белем алуны хуплап.

Илсур Һадиуллин республикада профильле сыйныфларның тиешле дәрәҗәдә кулланылмавын да ассызыклап үтте. Мәсәлән, Тәтеш районында укучыларның 45 проценты җәмгыять белемен сайлаган, тик моңа туры килгән профиль бөтенләй оештырылмаган. Профильле сыйныфлардагы түбән күрсәткечләр дә, фәннәрне тирәнтен өйрәтү өчен сыйныфлар ачу мәсьәләсе дә контрольгә алыначак.

Илсур Һадиуллин итагатьлелек саклап, имтихан кагыйдәләрен бозучыларны фаш итәргә ашыкмады. Шпаргалка куллану аркасында узган елдагы кебек өч укучы имтиханнан чыгарылган. Әлеге укучылар үзләренә үпкәли, быел вузга укырга керә алмаячак.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү