Августта эшләүче пенсионерларның пенсиясе яңадан исәпләнә

Ел саен 1 августта эшләүче пенсионерларның пенсиясе яңадан исәпләнә. Быел бу үзгәрешләр эшләмәүчеләргә каралган түләүләргә дә кагылачак. Бу хакта, Россия Пенсия фонды мәгълүматларына таянып, «Известия» хәбәр итә. Моның өчен гариза тапшырырга кирәкми – ул «автомат» рәвештә хәл ителәчәк.

Пенсиягә өстәмә кемнәргә тәтеячәк соң? Эш бирүчеләре тиешле взнослар түләп килгән эшләүче пенсионерларга (аларга өстәмә баллар бирелә), иң күп дигәндә, 314,07 сум өстәмә күздә тотыла. Ягъни пенсиягә өстәмә өч пенсия баллыннан да (быелның гыйнварыннан бер балл бәясе 104,69 сумны тәшкил итә) күбрәк булмаячак.

Эшләмәүче пенсионерларга килгәндә, белгечләр аңлатуынча, хезмәт эшчәнлеген узган елда тәмамлаучыларга пенсия артачак, ә алданрак тәмамлаучыларга – юк. Өстәмә күләме алда әйтелгән балларга һәм пенсиягә чыгу срогына бәйле булачак. Монда да күп дигәндә өч пенсия баллы гына өстәләчәк.

Шул ук вакытта 80 яшьтән узганнарның һәм I группа инвалидларның да пенсиясе артачак. Нәтиҗәдә, социаль һәм дәүләт пенсиясен алучылардан тыш (алар өчен билгеләнгән түләүләр гамәлдә), Россиядә яшәүче 7,3 млн пенсионер өстәмә түләү алачак.

Моннан тыш, хәрбиләрнең пенсиясе дә индексацияләнә. Белгечләр аңлатуынча, эчке эшләр органнарының элеккеге хезмәткәрләренең пенсиясе – 1 октябрьгә кадәр, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзаларының, отставкадагы хәрбиләрнең пенсиясе 1 октябрьдән соң артачак.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, якындагы өч елда иминиятләштерү пенсияләрен түбәндәгечә арттыру күздә тотыла:

– 2023 елның 1 гыйнварыннан – 6,8 процентка (нәтиҗәдә эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 22174 сумга җитәчәк);

– 2024 елның 1 гыйнварыннан – 6,1 процентка (уртача пенсия 23390 сумны тәшкил итәчәк);

– 2025 елның 1 февраленнән – 4 процентка һәм 2025 елның 1 апреленнән – 3,6 процентка (24477 сум булачак).

 

 


Фикер өстәү