«Бала туу – үзе бер могҗиза бит ул»: Чаллыда исем кушу йоласын зурлап үткәрәләр

Элек-электән «яшьләр каласы» дип дан алган Чаллы әле дә бирешергә җыенмый: яшь парлар гаилә кора, дөньяга сабыйлар туа тора. Гаилә кыйммәтләрен саклап килүче әнә шундый матур традицияләрне бәйрәм рәвешендә тар кысада гына түгел, ЗАГСта (гражданлык хәле актларын теркәү идарәсен барыбыз да гади генә шулай дияргә күнеккәнбез) тантаналы итеп уздыру күптәннән гадәткә кергән. Ә менә нарасыйларга исем кушу йоласының шундый залда яңгыраш алуына үземнең тәүге тапкыр шаһит булуым.

Бу чара үзе затлы, үзе зәвыклы, үзе… тәмле булып истә калыр, мөгаен. Ни өчен тәмле дисәгез, әти-әнисе кочагында могҗизалы халәттә изрәгән игезәк сабыйларга карап, шуннан да матур сүзне табып булмас. Шулай дигәч, «Бала туу – үзе дә бер могҗиза бит ул, – дип балкып елмайды ЗАГС бүлеге җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова. – Аңа исем кушу чарасы да аеруча үзгә җылылык белән үтә, әле генә туган сабыйларның тәүге бәйрәме булып, анда үзләре дә катнашканга микән…»

Бәйрәм тантанасы Кама балалар медицинасы үзәге бала тудыру бүлеге фотографы Диләрә Эстринаның «Туу тарихы» дип исемләнгән шәхси күргәзәмәсе белән танышудан башланды. Диләрә «Милли проектлар: Татарстан – 2021» фотоконкурсында «Турыдан-туры караш» номинациясендә җиңүче булган. Әлеге бәйге өченче ел рәттән «Бердәм Россия» партиясе ярдәмендә,  Дәүләт Думасы депутаты  Татьяна Ларионова булышлыгында уздырыла. Бала тууга багышланган күчмә фотокүргәзмә оештыру идеясе дә аныкы. Чарада ул үзе дә катнашып, әлеге  күргәзмәне якын арада Дәүләт Думасы бинасында оештыру тәкъдимен җиткерде.

– Анда эләгергә теләүчеләр күп, тик без урын табарбыз. Яңа форматта тормышка ашырылган әлеге милли проект илдәге демографик проблеманы чишүгә яңа юнәлеш бирер дип ышанам. Күргәзмәдән тыш, демография темасына түгәрәк өстәл дә уздырырга мөмкин, – диде ул, туучылар саны кимегәннән-кими барган бу чорда мондый фотосурәтләрнең уңай йогынтысын ассызыклап.

Хикмәт шунда: Диләрә төшергән фотоларда – бала көткән хатын-кызның бәхеттән балкыган карашы, тудыру процессында үзе дә катнашып, сабыен тәүге тапкыр кулына  алган әти кешенең сөенечле-мәҗүси йөзе, әле генә дөньяга килгән нарасыйның якты көнгә шаккатып баккан гөнаһсыз күзләре…

– Мондый күргәзмәне без хатын-кызлар консультацияләрендә дә оештырабыз. Йөклелекне өзәргә дип килгән хатын-кыз, бу сурәтләрне күреп, үз уеннан кире кайтырга да мөмкин  бит, – ди Диләрә, үзәктә эшәгәндә төрле вакыйгаларга тап булуын искәртеп. – Фотоларның нәкъ менә ЗАГС бинасында урын алуы да тикмәгә түгел. Өйләнешкән парларда, мондагы бәхетле йөзләрне күреп, бәби алып кайту теләге тусын иде.

Бу көнне куанычларын уртаклашырга килгән Снежана һәм Михаил Сергеевлар кулында да, Наталья һәм Айдар Шәйдулиннар кочагында да – икешәр сабый!  Сергеевларда ике кызчык булса, Шәйдуллиннарга 13 июнь көнне кыз да, малай да эләккән, андый игезәкләрне тегеләй-болай гына түгел, «королевские» дип атыйлар!

– Кызга – Амелия, малайга Алмаз дип куштык, – ди Наталья, бу исемнәрне яңгыраш буенча күңелләренә хуш килгәнгә сайлауларын әйтеп. – Мәгънәсен соңрак белдек, Амелия – «эш сөючән, тырыш» дигәнне аңлатса, Алмаз – «кыйммәтле» мәгънәсенә ия икән. Малаем – миңа, кызым әтисенә охшаган.

– Кыз тынычрак, малай көйсезрәк, – дип сүзгә кушыла Айдар, беләгендә мес-мес килеп яткан нәниен сак кына тибрәтеп. – Балаларны күбрәк саф һавада йөртергә тырышабыз. Үзебезгә генә авыррак инде, ярый әле әби-бабайлары булыша…

Айдар да, Наталья да тумышлары белән Чаллыдан, узган ел өйләнешеп, Казанда яшәгән җирләреннән кабат бирегә кайтканнар.  «Беренче УЗИ үткәндә үк карынымда игезәкләр булуын әйттеләр. Шуннан җыендык та Чаллыга – әти-әниләр янына кайттык. Үзебезгә генә авыр булыр дип уйладык», – ди Наталья. Нәселләрендә икешәр дә, өчәр дә игезәк алып кайтучылар барлыгын, алар тарткан йөкнең авырлыгын алдан белгәч, ни хәл итәсең… Яшь әни – һөнәре буенча сатучы-консультант, Айдар КамАЗда двигательләр заводында эшли.

Снежана белән Михаил исә 4 июльдә туган кызчыкларына Вилена һәм Ева дигән исемнәрне сайлаганнар. «Православ исемнәре булсын дидек», – ди әти кеше, үз бәхетенә әле һаман ышанып җитә алмаган йөз белән. УЗИ тикшеренүе үткәндә, ул хатыны янәшәсендә булган, «игезәкләр көтелә» дигән хәбәрне Михаил бик шатланып кабул иткән. Снежана гына башта, «ничек күтәрермен» дип, шок һәм курку хәлендә калган. Олы уллары, 11 яшьлек Данилга исә диңгез тубыктан: ике чәчкә шикелле ике сеңлесенә карап, үзен чып-чын абый итеп хис итә ул, йөзендәге горурлыкны күрсәгез!

Снежана – стилист-мерчендайзер булып эшли, Михаил – төзелеш фирмасында. Алар янәшәсендә дә, бар шатлыкны һәм авырлыкны булышырга әзер булып, бәхетле дәү әни басып тора.

Сабыйларга таныклык тапшырганда, Татьяна Ларионова, аларны һәм әти-әниләрне котлап, үзенең җылы теләкләрен җиткерде. «Мондый исем кушу чарасы һәр шәһәрдә һәр гаилә өчен булырга тиеш дип саныйм. Бәхетле сабыйлар булсыннар! Кызганыч, статистика буенча,  Россиядә бала туу саны кими. Бу җәһәттән  Казан һәм Чаллы күпбалалы гаиләләре белән үзенчәлекле», – диде ул.

Быел алты ай эчендә Чаллыда 2946 бала туган. Шуларның 22 пары – игезәкләр. Аз туалар дип чаң сугалар шул. Бала тууны арттыру өчен, дәүләт әллә нинди чаралар тәкъдим итеп карый. Демографик сәясәт концепциясен тормышка ашыру өчен, 7 бүлектән торган план да төзелгән. Ул план эчендә традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру аерым урын биләп тора. Әллә кайбер яшь гаиләләр «традиция»ләрне белеп кенә бетермиләр микән соң, аптыраган инде…

Айгөл Әхмәтгалиева

 


Фикер өстәү