Оятлы канун: тын үлемне сайларгамы, котылу сукмагына басаргамы? 

Дәүләт Думасы репрессив законнарның тулы бер сериясен штамплый һәм алар арасында берсе – әлегә кабул ителмәгән, әмма кабул ителү юлында булган бер канун проекты – зур гына резонанс таратты һәм таратачак. Сүз депутатларның бер төркеме тарафыннан кертелгән «Традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне һәм гаилә кыйммәтләрен кире кагуны пропагандалауны тыю» дигән инициатива турында бара.

Норматив хокук актларының рәсми порталына закон проекты эленеп тә өлгермәде, мәгълүмат кырында зур шау-шу купты. «Дәүләт Думасына ЛГБТ-пропаганданы тулысынча тыю турында закон проекты керттеләр!» – дип шауладылар. «Телеграм»-каналлар үз фикерен белдерде, блогерлар үз аудиторияләрен зурайту форсатын файдаланып калырга тырышты. «Тулысынча» һәм «хәтта өлкәннәр арасында» дигән сүзләргә игътибар итик. Россиядә балалар аудиторисендә бозыклыкны тыю байтактан гамәлдә инде. Ул тыю шулай ук зур шау-шу кузгалтты вакытында, халыкара җәнҗал дәрәҗәсенә барып җитте. 2014 елның башында  Нобель премиясенең 27 лауреаты, гей-пропаганда турындагы законны гамәлдән чыгаруны таләп итеп, Путинга ачык хат язды, аны британ газетасы The Independent басырды. Хат авторлары Россияне «гейларны кысуның халыкара үзәге»нә әверелүдә гаепләделәр. Дөнья ЛГБТ-җәмәгатьчелеге яңа хокуклар яулап алганда, Россиядә балаларны бозыклыкка өйрәтү мөмкин булмау, «зәңгәр»ләргә уллыкка бала бирелмәү, аларның никахы рөхсәт ителмәү уңаеннан, «җиңгә күз яшен сөртүләр», Кремльне кешелексезлектә гаепләүләр хәттин ашты. Көнбатышның байтак кына илләрендә кече яшьтәге балаларны махсус дәресләрдә «зәңгәр»леккә һәм «алсу»лыкка өйрәтүләрен искә алсак, Россия, чынлап та, бөтенләй капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итә.

Бер нәрсәгә тукталыйк әле: либеральлекнең һәм демократиянең төп ныгытмасы булган АКШта да егерменче гасыр ахырларына кадәр ирләрнең ирләрне сөюе тыела, «зәңгәр»ләрне психиатрларга илтәләр һәм электрошок ярдәмендә яисә баш миенә операция ясау юлы белән дөрес юлга бастырырга тырышалар иде. Дөрес, ике меңенче еллар бусагасына җиткәндә, тыю бар, әмма гамәлгә ашыру юк дәрәҗәсенә якыная башлый, «зәңгәр»ләр һәм «алсу»лар үзләренең хокуклары өчен актив көрәш җәелдерә һәм яңа меңьеллыкта инде вазгыять шулай үзгәрә: традицион булмаган ориентация вәкилләре үзләрен өстен итеп куярга керешәләр. Шундый һөнәрләр барлыкка килә: ЛГБТ-җәмәгатьчелек вәкиле булмасаң, аларда уңышка ирешә, карьера ясый алмыйсың. Нигездә сәнгать, иҗат белән бәйле тармаклар шулай үзләштерелә һәм бу гей-пропаганда өчен киң мөмкинлекләр ача. Акылдан язу өстенлек итеп тәкъдим ителә башлый, культ дәрәҗәсенә җиткерелә. Аңлашыла инде: пропаганда киңәйгән саен, «зәңгәрлек» үрчи, чөнки кеше психикасы шулай корылган: ул түбәнлеккә җиңел төшә, бозыклык йөрәккә тиз үтеп керә. Гайре табигыйлек рәсми рәвештә байрак итеп күтәрелә. Соңгы көннәрдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының кешеләрнең ике җенесле генә түгеллеген рәсми рәвештә танырга җыенуы хакында бедерү таратуы кешелек җәмгыятенең «барып чыгу»ның югары стадиясенә якынлашуын хәбәр итә. Шул оешма рекомендацияләре белән дәвалан инде син, шул тәкъдим иткән даруларны файдалан.

Болар барысы да – глобальләштерү атрибутлары. Глобаль капитализм ул – матди як кына түгел, ә бар дөньяны яулап алырга омтылган идеология дә. Аның нигезендә акылын югалткан, уйлау сәләтеннән мәхрүм калган коллар тәрбияләү, процент капиталы ярдәмендә аларны кабалага төшерү, буйсынучан итеп богаулап кую ята. Юк, чылбырлар кирәкми, юләр идеяләрне массаларга сеңдерү, аларны тормыш рәвешенә әйләндерү дә җитә.

Әйдәгез, аз гына кеше табигате, аның асылы турында фикерлик әле. Адәм баласы ике җенесле итеп яратылган һәм җенесләр табигый рәвештә бер-берсенә тартылалар. Бу икенче төрле фитра дип атала, ягъни яратылыш шундый. Билгеле бер яшькә җитүгә, малайларга – кызларны, кызларга малайларны яратырга әйтеп торасы юк, хисне-омтылышны билгеле бер чикләрдә сакларга өйрәтәсе генә бар. Глобальләштерү ул чикләрне дә юарга тырыша, кеше ни теләсә, шуны эшли ала, ул – ирекле, дигән идеяне югары күтәрә, ягъни либеральлекне тормышка ашыра. Либеральлектән (ирек дигән сүздән алынган) башка җенси азыгынлык та чәчәк ата алмый, гомосексуализм да масштаблы рәвештә мәйданга чыга алмый. Фитра белән табигый булмаган мөнәсәбәтләрнең конфликтын либеральлек аша гына соңгысы файдасына хәл итеп була. ЛГБТ-җәмәгатьчелек (аңа лесбиянкалар, гейлар, бисексуаллар, трансгендердлар керә) карашларының табигый түгел икәнлеген үзе дә аңлый, үзләрен – традицион булмаган мөнәсәбәт вәкилләре, безне натураллар (ягъни табигыйлар) дип йөртә. ЛГБТ идеяләре иң нык шашынган илләрдә дә кешеләрнең күпчелеге аларга тискәре мөнәсәбәттә, әмма пропаганда аларны түземле-толерант итеп тәрбияли.

Хәзер, әйдәгез, тыю мәсьәләсенә килик. Тыймасаң нишли? Ни теләсәләр, шуны кылансыннар әйдә, дип уйлап карыйк. Эш шунда: процент капиталы глобаль икътисадны эчтән кимергән һәм җимергән кебек үк, традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр дә җәмгыятьне һәлакәткә алып бара. Бозыклык киң таралып, иң югары ноктасына җитүгә, котлыгысыз рәвештә катаклизмнар башлана. «Содом» һәм «Гоморра» дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр, хыял җимеше генә түгел алар, чынлыкта Лут кавеменең (беренче гомосексуалистлар җәмгыятенең) һәлак ителгән урыннары. Вулкан көле астында калган Помпейда да җенси бозыклык киң таралуын дәлилләгән фактлар җитәрлек.

Бүгенге Лут кавемнең дәвамчылары да үзләре белән һәлакәт ияртеп йөртәләр. Танылган Америка психологы, Гаиләне тикшерүләр институтына нигез салган галим Пол Кэмеронга сүз бирик әле. «Көнбатыш туучыларның түбән дәрәҗәсе аркасында тын гына үлеп бара. Һәм тууларның аз булуы нәкъ менә ЛГБТ хәрәкәтенә бәйле. Әгәр дә ЛГБТ вәкилләре тиз артса, без акрын гына сүнеп барудан чыга гына алмаячакбыз. Алар бала тамыйлар гына түгел, ә җәмгыятькә кыйммәткә дә төшәләр. Бу мохиттәге өлкәннәр дә, үсмерләр дә башка халыкка караганда табибларга ешрак мөрәҗәгать итә. Бу җенси инфекцияләр таралу һәм психологик проблемаларга бәйле – гейлар һәм лесбиянкалар депрессияләргә ешрак бирелә, үз-үзләрен үтерү ягына нык авышалар. Һәм, ниһаять, алар арасында наркотик бәйлелеккә төшүчеләр дә күбрәк…» Кэмеронның шушы сүзләре генә дә ЛГБТ-пропаганданы тоталь рәвештә тыярга җитәрлек. Алар традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрнең кеше психикасын ни рәвешле гарипләндерүен һәм җимерүен аңларлык. Әмма «зәңгәрлек» ул «зәңгәр»ләр проблемасы гына түгел, җәмгыятьнең һәлакәте, зур катастрофасы да аларга бәйләнгән. Безнең үзен зыялы дип атаган катлауда  традицион булмаган мөнәсәбәт вәкилләренә нигездә түземле мөнәсәбәт формалашкан, «теләгәч, шулай яшәсеннәр» дигән фикер өстенлек алган. «Бары тик бер нәрсәгә генә ачу килә: алар үзләрен өстен итеп тотарга тырышалар», – дип, социаль челтәрләрдә язган каләм ияләрен очраткан бар. Әмма эш алай гади генә түгел шул. Бозыклык үзен сугышчан һәм һөҗүмчән итеп тотарга ярата, халыкара җәмәгатьчелеккә һәм оешмаларга апелляция ясый. Шундый шартларда депутатлар зыянлы пропаганданы тыярга җыена икән, моңа ник борчылырга?

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү