Исәнмесез / Шумбратада: «ВТ» журналисты бик үзенчәлекле мордва авылларында булып кайтты

Мордва авылына яшел «аю»лар ни өчен килә?  Милли бәйрәмнәрдә  ник төшкә кадәр өйдән чыгарга ярамый? Мукшы халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте, туган телгә мөнәсәбәте турында кызыксынып, Тәтеш районының Килдеш һәм Киртәле авылларына юл тоттык. «ВТ» хәбәрчесе аларны борчыган проблемаларны да ачыклады.

Үзгәреш

Тәтеш районында мордвалар район халкының 9,5 процентын тәшкил итә. Әлеге халыкның  мукшы, эрзя кебек этнотөркемнәргә бүленүен беләбез. Монда дүрт авылда – мукшылар, Бессоново авылында эрзялар яши.  Аларның сөйләм теле дә, яшәү үзенчәлекләре дә берникадәр аерыла.

– Мордва халкының милли киемнәре дә, ризыклары да, үз гореф-гадәтләре дә бар.  Аларның, милли көрәше юк, диләр. Көрәше дә бар һәм ул аерыла, – ди Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов. – Күптән түгел Килдеш авылында узган «Валда шинясь» дип аталган милли бәйрәмнәренә Саранскидан  тренер чакырттык. Павел Мигунов  «Тюштяның фин-угыр хәрби уеннарын яңарту» дигән мастер-класс күрсәтте. Модваларның утарын ясап куйдык. Милли бәйрәмгә 3,5 мең кеше җыелган иде. Саранскидан  ансамбльләрен чакырдык, ике сәгать концерт куйдылар. Игътибар булгач, халык бик  канәгать калды. Милли бәйрәмнәр  халыкны үзгәртә. Соңгы вакытта мордвалар милли киемнәренә, җырларына игътибар бирә башлады. Алар да үз мәдәниятен, телләрен сакларга тырыша.

Киртәле авылында мукшыларның милли мәктәбе булдырылган. Рәмис Сафиулловның аны район үзәгенә күчереп, милли мәктәп яки үзәк итү теләге дә бар, әмма  авылдагы милли мәктәп бетәр дип борчыла. Шуңа күрә бу эшне башларга ашыкмый.

Тәтеш районының Мордва милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Ирина Николаева белдергәнчә, районда 9 ансамбль коллективы бар. Әбиләр дә, балалар да, яшьләр дә мәдәнияткә тартыла. Аларны клуб, мәктәп каршында оештырганнар.

– Бездә усал кешеләр юк, барыбыз да кунакчыл, тырыш. Үзебез өчен генә яшәмибез, башкалар турында да уйлыйбыз. Тәкъдимнәргә дә каршы килүче юк, – ди Ирина  Ивановна.

Яшьләр шәһәргә кызыга

Килдеш авыл җирлеге башлыгы Виктор Исаев белдергәнчә, авылда 160ләп йорт бар, 320дән артык кеше пропискада тора. Мәктәп, медпункт, почта, парк, фермасы бар. Ике кибет эшли. Йортлар төзек, юлларына таш җәелгән, әмма кайбер урамнарны төзекләндерергә кирәк әле.

Заманында авыл чана, арба ясаучылары белән дан тоткан. Хәзер мондый һөнәрчеләр юк инде.  Башка авыллардан аермалы буларак, атна саен  базар оештыралар. Читтән килеп, халыкка төзелеш материаллары, продукция тәкъдим итәләр. Үзләренекен дә саталар. Димәк, халык акчасыз яшәми.

– Эшлим дигән кешегә эш бар. Хуҗалыкка механизаторлар кирәк.  Яшьләр Ульяндагы мебель фабрикасына барып эшли, атна ахырында кайталар. Вахта белән эшкә баручылар да бар,  –  ди Виктор  Исаев.

Каенана сүзе  – закон

Киленнәр дә ерактан килми хәзер. Әнә Зинаида Клементьева 45 ел элек авылга  Чувашиядән килен булып килгән. Буада мал табибына укыган кызны юллама белән күрше авылга эшкә җибәргәннәр. Менә шунда булачак ире  белән таныша да инде ул.

– Мукшыча бер кәлимә сүз дә белми идем. Ирем белән рус телендә аралаштык. Каенанам Мария: «Мукшы егетенә кияүгә чыккансың икән, телебезне өйрән!» – диде. Ярты ел эчендә сүзләрне аңлый, тагын ярты елдан сөйләшә үк башладым. Әлбәттә, җиңел булмады. Ярты ел үткәч,  каенанам: «Хәзер өйдәге барлык эшләрне дә үзең башкар», – диде. Суын да ташыдым, мичен дә яктым, мал-туарын да карадым. Элеккеге киленнәр сүз тыңлаучан иде. Каенанам белән 11 ел тату яшәдек.  Ирем  15 ел элек мәрхүм булды. Улымның да гомере яшьли өзелде, кызым Ирина атна саен кунакка кайтып йөри, – ди 65 яшьлек  Зинаида ханым.

Бик уңган хатын булып чыкты ул.  Үзем генә яшим дип моңаеп утырмый. Ишегалды ялт иткән, әрдәнәдә – утын өеме. Өй каршы чәчәкләр белән тулган, виноград та үстерә. Алма бакчасында гына 15ләп алмагач үсә.

Яшел аюлар ник килә?

Әлеге ике авыл бер-берсенә якын булса да, бәйрәмнәре аерылып тора.

– Троисын бәйрәменең икенче көнендә йортларга яшелдән киенеп, алты   «аю» килә. Алар өсләренә өрәңге ботаклары ябалар. Бу көнне  тәрәзә кашагаларын, ишегалдындагы коеларны да яшеллек белән бизиләр. Аю ул – безнең талисман.  Яшел «аюлар»,  һәр йорт янында туктап, маллары артсын, гаиләдә сәламәтлек булсын, дип теләк тели, – дип сөйләде безгә Килдеш авылы халкы.

Бу авылда Кач ману бәйрәме, ягъни 18 гыйнвар төнендә сәгать 12дә  Кирәмәт чишмәсенә барып юыну гадәте дә бар. Сафландырылган суны өйләренә алып кайталар.

«Валда шинясь» сүзе «кояшлы көн» дигәнне аңлата. Быел бәйрәм уза торган мәйданчыкка аю һәм циферблат рәвешендәге кояш сәгате куйганнар. Монда мордва халкының баһадиры Тюштя сыны тора. Мордва утарында агач йорт салганнар, анда  музей оештырырга җыеналар.

Гадәтләр онытыла бара…

Хәзерге авыл бөтенләй башкача яши, ди мукшылар. Урамда табын корып, җырлашып утырулар да  үткәндә калган. Балага исем кушу, туй һәм башка йолалар да үзгәреш кичергән. Тик мукшылар мәрхүм әби-бабаларын онытмый, елга 4 тапкыр зиратка барып, рухларын искә алалар.

68 яшьлек Клавдия Ишелева белән бергәләп йолаларны барладык. Ул 45 ел элек Киртәле авылыннан килен булып килгән.

Элек әби борчактан пирог пешерә иде. Бар, такмакла дип, мине ишек артына чыгарып җибәрә иде. Мин шунда җырлый идем, – дип искә төшерә ул бала чагын. – 7 гыйнварда Раштуада иртәнге сәгать 4тә өйдән-өйгә йөреп, акча  җыя, хуҗаларга теләк тели идек.

Бу йолага бәйле ырым-шырымнар да бар. Ишекләр  гел ачык булырга тиеш икән. Аннан ир баланың беренче керүе яхшыга юралган. Янәсе, шул йортта яшәүчеләргә байлык, иминлек керсен өчен бу. Иске Яңа елда, ягъни 14 гыйнварда төшкә кадәр берәүгә дә урамда йөрергә ярамый. Имеш, әгәр  йортка  берәр кеше керсә, аның хуҗасы яки мал-туары чирли. Дөрес, бу ышануларга яшьләр хәзер әллә ни игътибар бирми икән.

Туйларның ничек узуы белән дә кызыксындык. Беренче көнне егет ягы кызның кулын сорарга килә. Шәм яндырып, дога укыйлар. Кодагыйлар арасында дуслык нык булсын өчен, уң кулларына сөлге тотып күрешәләр. Өстәлгә акча салу өчен тәлинкә куела. Безнеңчә, мәһәр инде бу. Икенче очрашу: ярәшкән вакытта һәр йорттан бер кеше килә, алар туйда да катнашырга тиеш. Туй көнне исә туганнар, күршеләр җыелыша. Алар ботка, ипи алып килә. Хәзер андый нәрсә юк икән. Кәләш почмакта башын аска иеп утыра, битенә япкан шәлне ачарга ярамый. Кызны ике яктан  абыйлары алып чыгып, аны атка, машинага утыртып алып киткән. Кыскасы, элек кияүгә шушы тәртиптә биргәннәр.

Кемне яраталар, шуңа чыгалар

Киртәле авылында да йөздән артык йорт исәпләнә. Авылның кибете, клуб, мәктәбе, китапханәсе, фермасы да бар. Юлларына таш түшәлгән. Безне мәдәният йортында  авылның актив әбиләре каршы алды. Алардан башка бер бәйрәм дә узмый икән.

Татьяна Титовага – 67. Ул 16 яшьтән сыер сауган. «Фермада да эшләдек, чөгендерен дә эшкәрттек, печәнен дә чаптык. Тормыш җиңел хәзер», – ди ул.

Монда да эш юк, яшьләр авылда калмый. Аптырыйсы юк,  мукшы авылына гына хас проблема түгел бит бу. Бала табучылар булмагач, авыл картая инде. Татьяна Зермянкина әйтүенчә, элек мукшыга гына өйләнсә яки кияүгә чыксалар, хәзер андый таләпләр юк. Кемне яраталар, шуңа чыгалар. Катнаш никахлар да бар. Өлкәннәр өйдә туган телдә аралашса, балалар русчага каера.

Әбиләр хәзерге  мул тормыш өчен сөенеп бетә алмый. «Хәзер үзебез дә ялкауландык. Элек чигә, бәйли, тегә идек. Ипи дә пешермибез бит, пирогларны да кибеттән генә сатып алабыз. Әбиләребез милли киемнән йөрсә, алъяпкыч бәйләсә, без  андый түгел. Аны бәйрәмнәрдә генә киябез, – дип елмая замана әбиләре. – Өйдә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Пенсияне вакытында бирәләр. Безне рәхәттә яшәткән өчен ике Президентка да рәхмәт».

  Тел – мәдәният аша

Әлеге авылларда яшәүчеләр барысы да туган телен белә, тик  яшьләр урамда  русча сөйләшергә тырыша икән. Бу әле тел гаиләдә сакланмый дигән сүз түгел. Мәктәптә исә фанат укытучылар мукшы телен онытырга ирек бирми. Тик дәрес буларак, Килдеш мәктәбендә ул  укытылмый икән.

Килдеш урта  мәктәбенә дүрт авылдан килеп белем алалар. Алар арасында татар, рус, чуаш, мордва балалары да укый. Узган уку елында 54 бала белем алган. Башлангычта 12 бала укыган, монда ике сыйныфны бергә кушып укыталалар. Быел 1 нче сыйныфка 3 укучы барачак. Людмила Долгова – башлангыч сыйныф укытучы, «Минем кече Ватаным» берләшмәсе җитәкчесе.

– Бездә мукшы теле укытылмый. Элегрәк дәрестән тыш атнага ике  сәгать керә иде, хәзер юк. Хет түгәрәктә булса да сөйләм теленә өйрәтәсе килә. Әмма, кызганыч, укытучы юк. Балалар белән мукшы телендә сөйләшергә тырышабыз. Бергәләп авылның такмакларын җыйдык. Төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Авылда мәдәният күтәрелә бара, – ди укытучы.

Киртәле мәктәбендә мукшы теле укытыла. Анда укучыларның туган тел бәйгеләрендә җиңүләрен беләбез. Монда нибары 19 гына бала белем ала.  Укучылар саны урта мәктәп өчен бик аз булса да, милли мәктәпне саклыйлар. Галина Абраконова 21ел мукшы телен укыта.

– Туган тел атнага 3 сәгать керә, шуның  икесе –  мукшы теле һәм берсе – әдәбият. Бездә әти-әниләрнең барысы да туган телне саклый. Каршы килүче берәү дә юк. Быел 1 нче сыйныфка 1 бала барачак. Мордовиядән  дәреслекләр җибәреп торалар. Дәрестә милли мәдәниятне, уеннарны, костюмнарны да өйрәнәбез. Әдәбиятны өйрәнү өчен бер генә сәгать җитми анысы. Тагын арттырсалар да ярый. Шул ук вакытта безгә туган телләрне өйрәнү мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт әйтәсе килә. Хәзер вакытта  бер  егетебез  вузда милли юнәлеш буенча укый, – ди  Галина Абраконова.

Онытылган көрәш: ничек танытасы?

«Мордва халкының милли бәйрәмен булдырсак, үзебезчә бил алышу  гадәткә керәчәк һәм аның турында башкалар да  беләчәк». Саранск шәһәрендә яшәүче, милли көрәш, традицион фин-угыр уеннары «Тюштянь налксемат»ны («Игрища Тюшти») яңарту проекты җитәкчесе Павел Мигунов халык уеннарына игътибарны күбрәк бирергә кирәк дип саный.

Павел Мигунов күптән түгел Тәтеш районында узган «Валда шинясь»  бәйрәмендә  халык уеннары буенча мастер-класс та күрсәткән. Тренер Мордовиядә балаларга көрәш серләрен өйрәтә. Без аның белән әлеге юнәлешне үстерү һәм саклау турында сөйләштек.

– Бездә милли көрәш онытылган. Әгәр татарларның Сабан туе кебек  милли бәйрәм уздырылса, һичшиксез, танылган булыр иде. Хәзер шуны үстерү буенча эшлибез. Мордва ярышлары турында күбрәк сөйләргә һәм аны барлык төбәк чараларына кертергә кирәк. Мордва халкы элек бүрәнә күтәргән,  йодрык сугышлары оештырган, уктан аткан, ераклыкка агач шар ыргыткан. Болар бит – безнең мәдәниятнең бер өлеше. Милли бәйрәмдә иң мөһиме – катнашу. Кемнең отачагы мөһим түгел. Халык бәйрәмнән ләззәт алырга тиеш, – ди Павел Мигунов.

Павелның әтисе – Мордовиянең  Старые Селищи  авылыннан. Ул улына Троисын бәйрәмендә халык уеннарының ничек үтүе турында  сөйли торган булган. Анда «Игрища» дигән бәйрәм уздыру традициягә әйләнгән.

2000 елда Павел Мигунов көрәш ярышларында «Торама» фольклор ансамблен оештыручы Владимир Ромашкин белән очрашкан. Аның белән милли спорт ярышларын торгызу турында сөйләшкән алар. Шуннан соң бергәләп милли уеннарны торгызу буенча иҗат коллективы оештырганнар.

– Тюштя – мордва халкына юл күрсәтүче герой. Ул халыкны һөнәрчелеккә өйрәткән, дәүләтен барлыкка китергән. Мордва җиренә дошманнар килгәндә,  гаскәрләрен җыеп, сугыш сәнгатенә өйрәткән. Менә шуның өчен проектка шундый исем бирдек, – ди әңгәмәдәшем.

Мигунов үз халкының улларын көчле рухлы, мәдәниятен белгән зыялы итеп күз алдына китерә. Аның фикеренчә, спорт түгәрәкләренә милли-төбәк компонентын кертү, милли традицион уеннар буенча ярышлар оештыру, даими эшләүче этнолагерь оештыру мөһим. Моның өчен ниндидер зур чыгымнар кирәкми. Мәйданчыклар булса, үзе ул теләсә кайсы урынга барып, көрәш үзенчәлекләрен күрсәтергә әзер.

Тренер  «этно-кудо» музей-йорты тирәсендә чаралар еш уздыра икән. «Балаларга ярышлар бик ошый. Алар капчык белән сугыша, аркан тартыша,  аркан аша сикерә. Кызыксынуларын күргәч, күзгә яшьләр килә хәтта», – ди ул.

Сүзлек

Исәнмесез  – Шумбратада

Сау булыгыз – Няемозонк

Рәхим  итегез – Сада пара мяльса

Ашыгыз тәмле булсын – Танцтиста ярхцамс

Бәхетле булыгыз – Уледа павазуфт

Кунакка килегез – Сада инжикс

Авыл – Веле

Милләт – Нация

Рәхмәт – Сюкпря

Гаилә – Семика

Татулык – Ладяма

Дуслык – Ялгаксши

Мәхәббәт – Кельгома

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү