Татарстан Президенты матбугат секретаре Лилия Галимова республикабызның Лисичанск шәһәрен шефлыкка алуын “Татарстан-24” телеканалы хәбәрчесенә шәрехләп, республика ярдәм кулы сузудан беркайчан да читтә калмый, дип белдергән.
Лилия Галимова сүзләренә караганда, Татарстан 1800гә якын мәҗбүри күченүчене үзенә сыендырды. Шул исәптән Луганск халык республикасына гуманитар ярдәм даими рәвештә күрсәтелеп килә. «Яңа рәсми карарлар кабул ителсә, хәбәр итәрбез», – дигән ул.
Алдарак Луганск халык республикасында (ЛНР) урнашкан Лисичанск шәһәре мэры Андрей Скорый Татарстанның бу каланы шефлыкка аласын әйткән иде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat