Эштән китсәң, пенсия артамы?

– Белүебезчә, эшләүче пенсионерга, хезмәт урыныннан киткәч, эшләгән чорындагы индексацияләрдән чыгып, пенсия күбрәк күләмдә түләнә башлый. Пенсиясе артканнан соң кабат эшкә керә икән, аның күләме инде кимеми. Әмма соңгы вакытларда, эшләгән вакыттагы индексацияләр исәпкә алынмаячак икән, дигән сүзләр йөри башлады. Ягъни пенсионер эшеннән туктаса да, пенсиясе шул ук күләмдә калачак. Дөрес сүзме бу?

Фәнисә Хәйретдинова. Казан

Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге:

– Чыннан да, гамәлдәге кануннар нигезендә, хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионер, эшләгән чорындагы барлык индексацияләрне исәпкә алып, акчаны арттырылган күләмдә ала башлый. Эштән туктаучыларның пенсиясенә бу өстәмә, эштән китеп, өч ай узгач (дүртенчесендә) бирелә. Бу эш болайрак башкарыла. Эштән киткәннән соң икенче айда пенсионерның элекке эш бирүчесе аның эштән китүе турында Россия Пенсия фондына мәгълүматлар (СЗВ-М формасы буенча хисап алынуга) тапшыра. Аннан соң киләсе айда Пенсия фонды пенсияне барлык индексацияләрдән (пенсия күләмен арттырудан) чыгып исәпли. Ә инде эштән китүенең өченче аенда пенсионерга пенсиясе өстәмә белән, ягъни эшләгән вакытындагы барлык арттырулардан чыгып исәпләнә.

Сезне борчыган имеш-мимешләргә килсәк, Пенсия фондында аларны дәлилләүче бер документ та юк.


Фикер өстәү