Зиначы, карак, кеше үтерүчеләрнең гөнаһы туры юлга басканда кичереләме?

Дүрт аяклы ат та абынганны, туры юлдан атлап барган инсанга да хаталану хас, билгеле. Бу тормышта берәү дә гөнаһсыз түгел. Шулай да, гөнаһ кылганыңны белеп, вакыт узганнан соң тәүбәгә килергә, тормышны ак биттән башларга соң түгел. Гөнаһның нинди төрләре бар? Гөнаһларың турында башкаларга сөйләргә ярыймы? Тәүбәгә килүне нәрсәдән башларга?

 Лаеш районындагы «Ихлас» мәчете имамы Мөдәррис ГЫЙМРАНОВ белән шушы һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

– Гөнаһның нинди төрләре бар?

– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ! Җәмгыять, кешелек дөньясын камилләштерү өчен шәригать кануннары, динебез бар. Болар һич кенә дә безнең тормышны авырайту өчен түгел! Гөнаһлардан арындырып, дөньялыкта да, ахирәттә дә уңышка ирешү, бәхетле булу өчен бирелгән алар. Гомумән, дин нәрсәгә кирәк? Гади генә итеп әйтсәк, дин – Аллаһы Тәгалә белән аның мәхлукларын бәйләп торган юл. Дин юлы – Аллаһы Тәгалә юлы. Фәкать дин генә, Аллаһы Тәгаләнең шәригате генә кешене аңа якынайта.

Конституция, төрле кодекслар, төрле дәрәҗәдәге кануннар бар бит. Берсе берсеннән өстен булган кебек, динебездә дә фарыз, ваҗиб, ике төрле мәкруһ, ике төрле сөннәт һәм башка гамәлләр бар. Шуннан чыгып, гөнаһлар да, гамәленә карата, төрле була. Әйтик, эшләсәң дә, эшләмәсәң дә яраклы гамәлләр бар, зур, кече гөнаһлар билгеле, әдәпсез гамәлләр бар.

– Гөнаһсыз кеше юк инде ул. Әмма соңгы арада аларның иң куркынычларын кылучылар арта. Моны ничек аңлатырга?

Рәсүлебез (с.г.в.) хәдисендә: «Һәр адәм баласы ялгышучан. Әмма ялгышканның да иң хәерлесе – тәүбә кылучысы, гафу үтенә һәм итә белүчесе», – ди. Гөнаһсыз кеше юк.

Соңгы арада иң куркыныч гөнаһларны кылучылар арта баруга килгәндә, бу   адәм баласының нәфесе, гыйлемсезлеге, шайтан коткысына бирелүенә бәйле. Динебезгә, Коръәнгә, галимнәр сүзенә карасак, гөнаһ кылуның ике сәбәбе бар. Беренчесе – нәфескә иярү, икенчесе – тәкәбберлек.

Аллаһы Тәгалә атабыз Адәмне бар кылгач, бөтен күк әһелләренә саҗдә кылырга, баш ияргә куша бит. Бер шайтан гына үзен яхшы санап, тәкәбберлек күрсәтеп, баш имәгән. «Мин аннан хәерлерәк», – дип уйлаган. Атабыз Адәм белән анабыз Һаваның, нәфесләренә алданып, җимештән авыз итүләрен беләбез.

Дөньядагы гөнаһларның асылында адәм баласының җан-калебендәге авырулары, чирләре ята. Матди дөнья турында гына уйлау, шул хакта гына фикер йөртү, ахирәт турында оныту, курыкмау, динсезлек, намуссызлык, оятсызлык үз җимешен бирә. Бүген кылынган гөнаһ җәмгыятьтә, киләчәктә зур бер шеш булып калкып чыгачак.

– Мин гөнаһлы инде, монда да, тегендә дә тәмуг миңа дип, үзгәрергә теләмәгән, нәрсәне дә булса үзгәртеп булганын белмәүчеләр, өметсезлеккә бирелүчеләр була. Зиначы, карак, кеше үтерүчеләрнең гөнаһы туры юлга басканда кичереләме?

Теләмәүчеләр белән белмәүчеләр арасында зур аерма бар. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Үзләренә үзләре зыян салып, гөнаһ кылган колларыма әйт! Беркайчан да Аллаһның рәхмәтеннән өметләрен өзмәсеннәр!»

Теләмәүчеләр ник теләми? Белепме, белмичәме? Аның сәбәпләре бар бит. Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзү, икеләнү – үзе үк гөнаһ. Аллаһы Тәгалә кичерми дип уйларга ярамый! «Минем колымның гөнаһлары җир белән күк арасын тутырса да, мин аны кичерәм», – диелә бер хәдистә.

Зиначы, карак, кеше үтерүчеләрнең гөнаһы да, димәк, туры юлга бассалар, кичерелә дигән сүз.

Нинди гөнаһлар кичерелми? Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Аллаһы Тәгалә үзенә тиңдәшлек кылуны гафу итми, тиңдәшлек кылудан башка гөнаһларны үзе теләгән кешегә гафу итә».

– Зур җинаять кылмасалар да, кеше тормышын бутап, сүз йөртеп, тәүбә итмәүчеләр зур гөнаһ кылганнардан өстенрәк саналамы?

Кеше тормышын бутау, сүз йөртү зур гөнаһлардан санала. Сүз йөртү – аеруча яман нәрсә. Ул – кабер газабына бер сәбәп. Сүз йөртү туганнарны талаштыра, дусларны дошманлаштыра, кабиләләрне пычак тотарга этәрә.

– Гөнаһлар кичерелсен өчен нишләргә?

Нинди гөнаһ кылганыңа карап. Әйтик, кайбер әдәпсез гамәлләребез өчен «әстәгъфируллаһ, кичер, Раббым» дип әйтү дә җитә. Зуррак кимчелек икән, ике рәкәгать тәүбә намазын укырга, кылган гөнаһың өчен үкенергә һәм башка аны кабатламаска вәгъдә итәргә кирәк. Бөтен җаның-тәнең белән шуңа омтылырга! Кимчелек кылдың икән, җомгага бар. Сәдака бирү, кешегә ярдәм итү дә хәерле. Аллаһы Тәгалә үз рәхмәтен кеше рәхмәтенә яшергән. Намаз уку да гөнаһлардан чистарта. Зикер әйтү, догалар уку – менә күпме мөмкинлек.

Дөньябыз безнең калебне шулкадәр пычраткан, без Аллаһы Тәгалә күрсәткән шансларны күрмибез дә. Ә дөньялыкта булган мөмкинлекләрне – ташламалы ипотека, акчалы эш, башкасы – күздән ычкындырмас идек. Аллаһы Тәгалә кылган гөнаһларыңны кичерәм дип тора бит! Гөнаһлар кичерелсен өчен, әлбәттә, аларны эшләүдән туктарга да кирәк. Белә торып, тырышлык күрсәтеп гөнаһ кылудан сакласын.

– Башка кешегә гөнаһларың турында сөйләү рөхсәт ителәме?

Юк. Бу тыела, гөнаһ! Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә әйтә: «Кыямәттә гөнаһларны кичермәскә бер сәбәп – аны кешеләрнең башка кешеләргә сөйләве».

– Тәүбәгә килүне ничек башларга?

Үкенүдән һәм аңлаудан башларга. Ата-ана да баласына, тегеләй итмә, болай эшләмә, дип, еш кына әйткәләп тора. Әлбәттә, кайгырганга, борчылганга күрә. Кеше бит, нәфесе, гыйлемсезлеге аркасындамы: «Башкалар шулай        яши ич әле», – дип, хаталы уйларга мөмкин. Моңа карап кына гөнаһ гөнаһ булудан туктамый бит. Син алай яшәмә! Син үзең өчен җавап бирәсең. Дөньядагы бөтен бәхетсезлек, явызлыкларның сәбәбе – гөнаһ. Кушканны үтәмәү, тыелганнарны, киресенчә, үтәү.

Шунысын да онытмыйк: гамәл-гыйбадәтләргә генә алданырга ярамый. Кемнедер гафу итүне, кемнәндер гафу сорауны кыямәткә калдырмыйк, моны дөньялыкта да кайгыртыйк.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү