Гүзәл Әдһәмова: «Китабы чыккан язучы – бәхетле язучы»

«Наласа авылы көе» дигәндә, Арча районындагы авыл, халык җыры гына түгел, шул исемдәге әсәр дә хәтердә яңара. Язучы Гүзәл Әдһәм-Шакированың якты әсәрләренең берсе бу. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең әдәби әсәрләр конкурсы җиңүчеләре арасында да аның исеме бар иде. «Үсмерләр әдәбияты» номинациясендә ул беренче, икенче урыннарны алды. Язучы бүген нинди уй-фикерләр белән яши? Әдәбият, бигрәк тә үсмерләр әдәбияты ни хәлдә? Без шушы һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.

– Китап белән укучы арасы ерагаямы, якынаямы?

– Ерагаю гына түгел, ул ара бетеп бара. Вазгыяте шундый. Ник дигәндә, китапны укучыга кечкенә чактан гына якынайтып була. Әйтик, безнең буын башлангыч сыйныфларда ук дәфтәр башлап, шунда укыган китапның авторын, кыскача эчтәлеген язып барды. Миндә язучылык, бәлки, шул чакта ук башланып киткәндер дә әле. Без, 20 бала, өченче сыйныфтан башлап, бер-беребезне уздыра-уздыра шул дәфтәрне тутыра идек. Аннан соң укытучылар, бәлкем, дәфтәр алып баруны таләп тә итмәгәндер, ә мин шактый еллар язып бардым әле. Бервакыт авылга кайткач, чормадан шул дәфтәрләрне табып алдым. Бер зур пакет иде ул. Бер карасаң, бик зур хезмәт инде. Хәзер исә мәктәпләрдә бер сәгать татар теле, бер сәгать әдәбият укытылганда, китап укуны, дәфтәр башлап язып баруны таләп итеп тә булмыйдыр. Укытучы ничарадан бичара фәнгә өстән-өстән кыскача күзәтү ясаса гына. Ә бит баланы иң башта китап укырга күнектерергә, укуны гадәткә әйләндерергә кирәк. Күнегеп китмәсә, ул инде кулына китап алып утырмаячак.

– Укучыны югалтмас өчен, язучы нәрсә эшли ала?

– Укучыга якынаю өчен, башта китабыңның чыгуы кирәк. Ә китабы чыккан язучы – ул бәхетле язучы. Минем китап та чыкмый бит әле. «Наласа авылы көе» дигән китабымны 2011 елда, үз хисабыма чыгардым. 2012 елда шул ук китапны Татарстан китап нәшрияты бастырды. 2017 елда балалар өчен «Әбием ни исемле?» дигән китабым чыкты. 2018 елда ул «Ел китабы» конкурсында иң күп укылган балалар китабы булып танылды. Ә инде шуннан соң әзерләп биргән китабым 8 нче ел чыкмыйча ята. Бу – бик кәефне төшерә торган нәрсә. Мин хәтта башка бернәрсә дә язмыйм дип ант итеп, өч ел кулыма каләм алмадым. Булган әсәрләрне социаль челтәрләргә урнаштыра башлаган идем, баксаң, кызыксыналар, укыйлар икән. Шуннан Татарстан Президенты каршындагы тел комиссиясенең бәйге игълан итүе күзгә чалынды. Тоттым да «үсмерләр өчен хикәяләр» номинациясендә үз көчемне сынап карарга булдым. Әсәрләрем беренче һәм икенче урынны алды. Стимул ул язучыга да, укучыга да кирәк. Язучы укучы ихтыяҗын матбугат аша да канәгатьләндерә ала. Бу җәһәттән миңа «Ватаным Татарстан», «Мәйдан» журналы хәерхаһлы булды. Укучыны югалтмас өчен, язучы бер генә нәрсә эшләргә – иҗат итәргә тиеш. Калганы – нәшрият, башка структуралар, шул ук укытучылар эше. Мин моны әдәбият укытучысы буларак та әйтәм.

– Сез әдәбиятка соңарып килеп кердегез кебек.

– Аның сәбәбен әйтсәң, кеше ышанмас та инде. Кечкенә вакытта мин яздым. «Яшь ленинчы», «Ялкын» журналларында хикәяләрем чыга иде. Әтием – укытучы, үзе дә каләм тибрәтә. Ул миңа, син язарга тиеш, дип, әйтә килде. Арча педучилищесында укыганда да яздым әле мин. Аны тәмамлагач, Казан дәүләт университетына, Гүзәл яза да ул, бәлки язучы булып китәр дип, юллама бирделәр. Университетта укыганда исә язуым бөтенләй тукталды. Каләмгә мин 2008 елда гына тотындым. Чөнки университетта укыганда театр белән җенләнүем шулкадәр көчле булды: мин артист булырга тиеш дип, төрле театр түгәрәкләренә йөри башладым. Спектакльләрдә катнаштым, концертлар алып бардым. Юллама белән Актаныш районына барып чыккач, үзебез халык театры оештырып, ун ел буе спектакльләр куеп йөрдек. Аннан гаиләбез белән Алабугага күчендек. Анда да укытучылар коллективы белән театр оештырдык. Балалар студиясен булдырдык. Ахыр чиктә ике вуз дипломым булса да, Алабугада яшәп, ничек инде театр бүлегендә укымаска дидем дә, анда укырга кердем. Ул чакта өч бала анасы идем инде. Әмма Алабугадагы бер күренекле кешенең мине сәхнәгә чыгарасы килмәде. Хәтта концерт барышында, инде сәхнәгә чыгарга әзер булып торганда, сезне сыздылар, дип килеп әйткәннәре булды. Әлбәттә, мин аңа хәзер рәхмәт укыйм. Ник дигәндә, ул миңа энергиямне әдәбиятка юнәлтергә мөмкинлек бирде. Камал театры «Яңа татар пьесасы» конкурсын игълан иткәч, пьеса яздым. Шул ук елны нәфис фильм сценариена конкурс игълан иттеләр. Анда Фәнис Яруллин белән миңа өченче урынны бирделәр. Шуннан дәртләнеп киттем. Аннан килеп, минем бит төп эшем укытучы. 30 елдан артык педагогик эшчәнлегемдә, 20 ел Алабуга педагогия институтында доцент, филология фәннәре кандидаты буларак хезмәт куйган кеше. Ә артист булу хыялыма, күрәсең, нокта куелмагандыр. Менә быел да «Татар сүзе»ндә сәхнәгә чыктым һәм «Проза» номинациясендә беренче урынны алдым. Узган елны «Мәсәл» номинациясендә икенче урынны алган идем.

– Сезнең иҗатыгызда документаль әсәрләр шактый. Әйтик, Әлифба авторлары Рәмзия Вәлитова белән Сәләй  Вәгыйзов истәлегенә багышланган повестегыз бар.

– Һәр әсәрдә документаль җирлек була. Әйтик, «Наласа авылы көе» дигән әсәр шушы җырны тарихта калдыру өчен язылды, дисәк тә ялгыш булмас. Аны әтинең тормышындагы вакыйгаларга бәйләп чыгардым.

Минем әти Донбасста туган. Әби белән бабай әтигә 10 яшь булганда гына авылга әйләнеп кайтканнар. Бу гайре табигый хәл түгел. Безнең авыл кешеләре өчен кышка таба Донбасска чыгып китү гадәти булган. Әби белән бабай да шулай итеп озын берлек артыннан чыгып киткәннәр. Әти үзенчәлекле кеше иде безнең. Нинди уен коралында уйнарга теләсә, шунда уйный ала иде. Әле дә хәтерлим: мин икенче сыйныфта укыганда, капка-коймалары җимерелеп диярлек беткән иске генә йортыбызга Казаннан пианино алып кайтып куйды. Һәм шул пианинода уйнарда да өйрәнде. Авыл кешеләре «Әдһәмнең зур гармуны»н карарга дип, безгә киләләр иде. Пианиноны әнә шулай, «зур гармун» дип атадылар. Аннан соң скрипка алды, анда да уйнарга өйрәнде. Курайда уйнау, гармунның төрлесен алып, аларда уйнау – барысын да булдырды. Әби дә гармун уйнаган. Донбасста чакта баракларны җыештырганда, берәүнең гармунын  кулына алып, шыпырт кына өйрәнгән булган. Сугыш вакытында әбинең тальянын бәрәңгегә алмаштырганнар. Әти кич белән безне авылны урап кайтырга алып чыга иде. Түбән Аты тавының бер урынына җиткәч: «Әни менә шушы урында авылга карап гармун уйнады», – дип, гел искә ала иде. Ул гармун кайда икән, исән микән дип, үзенең әллә ничә төрле уен коралы булса да, гел шул гармунны уйлады. Әбинең авылга карап гармун уйнавы әсәргә әнә шулай кереп китте.

Әлифба авторлары Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия апа Вәлитова шәхесләренә багышланган әсәрем – «Меңнәрнең берсе» повесте. Әти Сәләй Вәгыйзовта укыган, мин педучилищега кергәндә, ул инде лаеклы ялга чыккан иде. Әти аңа, яратып, Сәләй Гатич дип эндәште. Әтидән нинди генә эштә ярдәм сорама, ул булыша. «Кайдан беләсең син  моны?» – дисәң, «Безне бит Сәләй Гатич укытты!» – дип җавап бирә иде. Тагын бер генә сүз: әти белән әни үзләре дә картаеп, пенсиягә чыккач та, Сәләй Гатичларны ел саен Укытучылар көне белән котлап кайталар иде.

– Тизлек заманында яшибез, бу иҗатка да кагыламы? Яхшы әсәр ничә көндә языла?

–  Иң тиз дигән хикәям өч көндә язылды. Андый әсәрләрем бер-ике генә. Мин бик озак язам. Туктап торган, аннан яңадан тотынган әсәрләрем дә бар. Язылып беткәч тә, ул әле ята, суына, аннан иң кызу эш башлана. Мин бик җентекләп редакциялим. Кемгә ничектер, миңа тизлек шаукымы кагылмый. Вакыт дигәнең язганда бөтенләй онытыла.

– Сез – Язучылар берлеге әгъзасы. Андагы хәлләрне күзәтеп барасызмы? Татарстанда Россия бүлеге оешуга карата фикерегез нинди?

– Берлек эшчәнлегендә актив катнашам дип әйтә алмыйм. Чакырсалар, әлбәттә, кире какмаячакмын. Ә берлекләрнең үрчүенә мин бик сагаеп карыйм. Безнең бер, әмма берәгәйле берлегебез бар. Татар язучылары болай да күп түгел бит инде. Ә инде Мәскәү берлеге безгә отышлырак, ул өстенлекләрне күбрәк бирә, дигән сүзләргә шәхсән үзем ышанмыйм. Алар үзләрендә генә дә берничәгә таркалган… Хәер, бу мәсьәләдә мин – кечкенә кеше инде.

– Татар әдәбияты ни хәлдә?

– Татар әдәбияты элек тә начар түгел иде, хәзер дә хәлебез әйбәт. Элек тә төрле дәрәҗәдәге әдәби әсәрләр туа иде, хәзер дә шулай. Һәм аларның бөтенесе дә кирәк. Дөрес, кайбер жанрлар сүнеп бара. Әйтик, үсмерләр әдәбиятына кытлык сизелә. Ә бит ул – үсеп килүе буынга иң зур йогынты ясый ала торган өлкә. Бигрәк тә хәзер, балалар кечкенәдән кырыс булып үскән заманда үсмерләр әдәбияты алга чыгарга тиеш, минемчә. Күңелләрен нечкәртү, мәрхәмәтлелек орлыгы салу өчен кирәк ул. Юкса бит, компьютер уеннары, синең әле берничә гомерең бар, дигән фикерне сеңдерә. Ә бит гомер бер генә, аның кадерен белеп, барысына да җитешергә тырышып яшәргә кирәк. Телевизордагы ни кеше, ни җан иясе булмаган геройлар бала психикасын нишләтә? Матурлыкны күрергә өйрәтәсе юкса…

Блиц-сораштыру

– Холкыгыз буенча сез – нинди кеше?

– Күндәм. Артист буласым килә, дигәч, әни: «Кызым, укытучы – артист инде ул», – диде. Һәм  мин күндем. Укытучы булу нияте белән, башта педучилище, аннары Казан университеты, рус теле укытучысы булырга тәгаенләнгәч, педагогия институтын тәмамладым. Без әти-әнигә каршы сүз әйтмәскә дип тәрбияләнгән буын. Шуңа күрә, берничә мөмкинлек чыкса да, театр юнәлешенә кереп китмәдем.

– Иң зур теләгегез нинди?

–  Минем яшьтәге хатын-кызның теләге бер генә була: балалар, гаилә имин булсын. Минем ирем бик әйбәт, мин аңа көненә ун тапкыр яратам дип әйтәмдер, мөгаен.

– Татар кешесе яратуын кычкырып әйтергә кыенсына бит ул.

– Ихлас сүзләрне кычкырып әйтүдән оялмаска кирәк. Балалар әти белән әнинең бер-берсен яратуын тоеп, күреп үссен. Минем әти белән әни әйбәт яшиләр иде. Әмма алар азрак кына ачуланышса да, бик бәләкәй чагымда, үлсәм ярар иде, дип теләгәнем истә. Имеш, мин үләм дә, алар шул кайгыдан татулаша. Менә шуңа күрә яратам дип әйтүдән кыенсынмаска кирәк.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү