Ике яклы медаль: БДИда 70 балл җыймаган «отличник»ларны аннан мәхрүм итү кирәкме?

Белемеңне имтиханда күрсәтә алмасаң, «отличник» булып йөрүдән файда бармы? Быел республикада 2 меңнән артык укучы алтын медальгә лаек дип табылса, тагын 185е бик яхшы укучы дип саналып та, үз дигәненә ирешә алмаган. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин фикеренчә, бу – укыганда билгенең арттырып куелу нәтиҗәсе. Белгечләр исә медальнең ике яклы булуын әйтә.

«Син бит – мәктәпнең көзгесе»

Биектау районының Дөбьяз мәктәбе укучы Раян Шакиров рус теле сынавында 100 балл туплаган иде. Әмма егетнең медальгә исе китмәгән.

– Әгәр син 11 ел буе мәктәпнең көзгесе булгансың, «отличник» исемен йөрткәнсең икән, син имтиханда да белемеңне акларга тиеш. Менә шул очракта төпле бәя булачак. Имтиханда каушадым, белемнәрем онытылды, дигән акланулар булмаска тиеш дип уйлыйм. Син шуңа да «отличник» бит инде, – ди Раян Шакиров.

Динә Тимербаева – Теләче районы кызы. Ул мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. КФУда белем алырга җыена. Өч имтихандагы уңышлары янына өстәмә баллар да өстәлгәч, 304 килеп чыккан.

– Бәхәсле сорау бу. Мин үзем дә 70 балл җыя алмам дип курыктым. Минем өчен хурлык булыр иде бу. Миңа «отличник синдромы» дигән нәрсә хас. Бар да югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Укучылар болай да БДИны ничек бирермен дип ут йота. Медалистлар ике мәртәбә ныграк борчыла. Шуңа күрә әлеге чикне алсалар, яхшы булыр иде. Кулыма медаль алгач кына тынычландым. Җилкәдән тау төшкән кебек булды, – ди Динә.

Иләк аша үтәләр

Әмма мәктәп бусагасын күңелсез атлап чыгучылар да бар. Быел «Укудагы аеруча зур уңышлары өчен» медаленә дәгъва кылып, медаль алу хокукын расламаган укучылар 8,3 процентны тәшкил итә. Билгеле булганча, бу укучыларга рус теле һәм математика (профиль) сынауларында 70тән дә ким балл алмау таләбе куелган. Әгәр син шушы чикне үтә алмыйсың икән, димәк, медаль эләкми. 185 укучының үз белемен раслый алмавын Илсур Һадиуллин начар күрсәткеч дип бәяләми. Аның фикеренчә, димәк, мәктәпләрдә «отличник»ларның уку нәтиҗәсен бәяләү дәрәҗәсе арткан. БДИ нәтиҗәләренә багышланган брифингта министр медальгә дәгъва кылучыларны сайлап алуга гадел караган районнарны үрнәк итеп китерде. Болар – Мөслим, Чирмешән, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Актаныш, Минзәлә, Кама Тамагы, Баулы, Яшел Үзән, Әтнә, Баулы, Яшел Үзән районнары. Барлык укучылар да медальләрен тулысынча раслаган дигән сүз бу. Тик Ютазы, Тукай, Әлки, Буа районнарында хәлләр мактанырлык түгел. Анда медальлек белемен раслый алмаучылар 20 проценттан артып киткән. Чүпрәле, Әгерҗе, Тәтеш, Чистай, Азнакай, Менделеевск районнарында исә медальсез калучылар 12–16 процентны тәшкил итә.

– Димәк, белемнәрне бәяләүдә гаделлек юк, мәктәпләрдә билгеләр ясалма рәвештә арттырып куелган, – дип нәтиҗә ясады республиканың баш педагогы.

Аның каравы, «5ле»гә укучыларга бирелә торган аттестат һәм «Укудагы аеруча зур уңышлары өчен» медален алучы 2023 укучы үз белеме белән горурлана алачак. Узган елга караганда бу сан 432гә азрак, ләкин 2019 елгы дәрәҗәгә туры килә.

«Баланың гаебе юк»

Чүпрәле районының мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Халитов әнә шулай ди. Әлеге районда ике укучы, өметләнсә дә, белеменең медальлек булуын раслый алмаган.

– Бер балабызның 70 баллга ике баллы җитмәде. Медальне шул сәбәпле ала алмады. Имтиханда укучылар каушап та калырга мөмкин. Алар 1 нче сыйныфтан бирле тырышып укыган. Укытучыларда билгене арттырып кую дигән нәрсә юк, – дип кистереп әйтте Илсур Халитов.

Азнакай районында быел 34 бала медальгә дәгъва кылган, тик аны бишесе ала алмаган. Укучылар мондый очракларны авыр кабул итмиме?

– Мәктәптә гел тырышып укыган, җәмгыять эшләрендә актив катнашкан, алдынгы укучылар арасында имтиханда югалып калучылар да очрый. Мин моны 20 елдан артык мәгариф идарәсен җитәкләгән белгеч буларак әйтәм. Бер укучы: «Сынауда беренче рәткә эләктем, камерага карагач, бөтен белгәннәрем онытылды», – дип сөйләгән иде. Имтиханда кеше факторы исәпкә алынмаска да мөмкин. Гел «5ле»гә генә укучы «4ле»гә дә язарга мөмкин. БДИ бик үк гадел булмаска да мөмкин, диюем. Шуңа күрә һәр очракны аерым карарга кирәк. Мин һәрвакыт балалар яклы. Аларның белемен дә, укучыларның хезмәтен дә тәнкыйтьлисем килми, – ди Азнакай районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев. – Билгене арттырып куйган очраклар да булырга мөмкин. Әмма мөгаллимнәр, киресенчә, үз хезмәтенә дә, баланың фикерләвенә дә тәнкыйди карый. Арттырып куялар, дип әйтәсем килми.

Дамир Гыйләҗев фикеренчә, укучыларның сөмсере коелса да, мондый хәлләрне фаҗига итеп санамый. Белемле бала, вакыйгаларга үзенчә бәя бирә белә. Алар барысы да югары уку йортларының бюджет бүлегендә укыйлар. Анда тагын бер кат үзләренең «5ле»гә генә укуын раслыйлар. Шунысы да куаныч.

Медалистка имтихан кирәкми

Тәтеш районының Олы Тархан мәктәбен быел 4 укучы тәмамлаган. Дарья Россеева алтын медальгә ия булган. Бер укучы да аттестатсыз калмаган. Директор Расыйх Шагаев әйтүенчә, «5ле»гә генә укып, отличник булу – зур авырлык һәм җаваплылык. Әйтерсең, сине халык каршына бастырганнар да бөтенесе сиңа бармак төртеп күрсәтә, сине генә сөйли. Менә шундый хисләр кичерә алар.

– Отличникның психологиясе башка. Аңа гел «5»ле генә кирәк, «4ле» өчен дә бик нык борчыла. Үземнең кызыма да: «Бу әле чик түгел, алда «3ле»се дә, «4ле»се дә булыр, тормыш бер төрле генә бармый», – дип аңлата идем. Укучыларга да шуны төшендерәбез, – ди директор. – «Отличник» гел үрнәк булырга, алда барырга тырыша. Үзенең бала икәнен дә оныта. Шуңа күрә кабат сынауны бер дә кирәк дип тапмыйм. Мәктәп коллективына ышанырга кирәк. «5ле»гә генә укыган балага медальне бернинди имтихансыз бирсеннәр. «Медальне акламыйлар» – дип сөйләү белән дә килешмим. Алар болай да борчыла. Гаиләсе дә, укытучысы да хафалана. Моны фаҗигагә тиңләргә кирәкми. Ярар, булмаган икән, булмаган. Укырга керер, тормышта үз урынын табар, әллә нинди дәрәҗәләргә ирешер. Мәгариф өлкәсендә 50 ел эшлим. Һәрвакыт тикшерү, контроль, бәяләү һәм чагыштыру. Бу бер дә дөрес түгел. Моны гади авыл укытучысы буларак әйтәм.

Фикер

Марат Лотфуллин, физика-математика фәннәре кандидаты:

– Әти-әниләре укытучыга басым ясагандыр дип уйлыйм мин. Бу проблема тирәндәрәк ята. Мәктәптә «4ле» урынына «5ле» кую куркыныч әйбер түгел. Иң зур куркыныч – «2ле» урынына «3ле» кую. Бездә бит укучыларны төшереп калдыру системасы эшләми. Мин шушы проблеманы күтәрер идем. 185 баланың исә белемен акламавы – бик кечкенә күрсәткеч. Бу – мәктәп һәм укучы өчен түгел, мәгариф системасы өчен хурлык. Барысы да укытучыларның хезмәтен министрлык куйган билге белән бәяләүгә барып тоташа.

Министрлык уку сыйфатын бик җиңел хәл итәргә уйлый. Имештер, билгеләрдән ярыш ясый. Шуның нәтиҗәсендә ялган «5ле»ләр килеп чыга. Ялган «3ле»ләр тагын да куркынычрак. Безнең илдә югары белем алучылар 85 процентка җитте. Аны хәзер бөтен кешегә язып бирәләр. Югары уку йортларына 40 балл белән алу рөхсәт ителә. Бу бит бер дә дөрес түгел. Мәгариф министрлыгы БДИ күрсәткечләре буенча бәйге уздыра. Аның нәтиҗәләре чиксез үсә алмый. Чөнки ул баланың сәләтенә бәйләнгән. Минем фикеремчә, 85 балл җыя торган балалар – 9–10 процент, 70 балл җыючылар саны 25 проценттан арта алмый. Бу – социологиядә тикшерелгән әйбер. Ә балаларның 30 проценты  мәктәп программасын үзләштерә алмый. Алар башка төрле программа буенча укырга тиеш.

Медаль ияләренең БДИ буенча уртача баллары

 

Фәннәр    2020 ел   (уртача  БДИ 2021 ел     (уртача БДИ) 2022ел     (уртача БДИ)
Рус теле 86,34 87,61 87,13
Математика (профиль) 74,64 78, 54 80,35
Физика 73,1 73,43 74,71
Химия 74,8 78,9 79,26
Тарих 78,89 81,6 81,23
Җәмгыять белеме 78,29 81,13 83,10
Биология 69,54 73,37 74,25
География 80,36 86,82 80,54
Информатика 82,52 83,72 83,37
Рус әдәбияты 82,99 80,26 77,84
Инглиз теле 84,29 88,8 89,41
Немец теле 84   80
Француз теле 92   89,5
       

 

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү