Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII  корылтае узачак: читтә яшәүче милләттәшләребез нинди  өметләр белән килә?

Тагын бер атнадан Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII  корылтае узачак. Анда  37 илдән  1500 кунак көтәләр. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез нинди  өметләр белән киләчәк? «ВТ» хәбәрчесе аларның  уй-хыялларын белеште.

Билгеле булганча, корылтай биш елга  бер мәртәбә үткәрелә. Гадәттә, анда 1 мең делегат катнаша. Быел ул конгрессның 30 еллыгына  багышлана, кунаклар саны да 500гә күбрәк. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  әйтүенчә, соңгы биш елда иң зур вакыйгаларның берсе – милли стратегияне язып,  кабул итү. Хәзер аны тормышка ашыру буенча эш алып барыла. Икенчесе – Татарстанның оешуына 100 ел тулу.

– Без  бу датаны республикада гына түгел, барлык өлкәләрдә дә зурлап бәйрәм иттек. Читтә яшәүче һәр  татар өчен Татарстан туган якка әйләнде. Аларның  горурланып кайтуын күрү – безнең өчен зур сөенеч. 8 миллион татар (шуның ике миллионы Татарстанда яши), Казаныбызны, Президентыбызны төп итеп күрергә ияләнде,  – диде Васил Шәйхразыев.

Очрашуда журналистлар: «Җыенда  нинди  проблемаларны хәл итәргә җыенасыз?» – дип тә кызыксынды. Дөресрәге, сүз мәктәпләрдә туган тел дәресләрен укыту, тел мәсьәләсе турында иде.

– Безнең каршыда проблемалар юк, бурычлар бар. Әгәр без һәр проблемага кереп китәбез икән, аннан  чыга алмаячакбыз. Кемгәдер китап, кемгәдер гаилә, кемгәдер бала исеме җитми… Без бүген вазгыятьтәге хәл ителеп бетмәгән эшләрдән чыгып бурычлар куябыз, – диде Васил Шәйхразыев. – Татар мәктәпләренә китаплар җибәрәбез. 43 уку ярдәмлеге бар, шуларга сертификат алырга кирәк.  Өстәмә дәресме, якшәмбе мәктәпләре, «Ана теле» программасы дибезме – алар бар. Җитәме, җитмиме, кирәкме, кызыкмы, түгелме – анысын әйтә алмыйм. Татар сыйныфлары, татар гаиләләре бар. Сүз сәгатьләр белән генә чикләнми бит. 11 нче сыйныфта  татар теле имтиханнары  бар,  аны бирсәләр, кая барырга мөмкин… Бүген Мәгариф министрлыгы Конгресс белән бергәләп, халык  тәкъдимнәренә колак  салып, закон нигезендә эшләргә өйрәнергә тиеш. Җитми икән, бурычларны чишү ягын карарга кирәк.

Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе  Зәкия Вәлитова  Казанга  киләсе көннәрен саный.

– Казан ул – безнең өчен кыйбла. Шуңа  йөз тотып яшибез. Конгресс ярдәм  итеп, безне бер йодрыкка берләштереп тора. Без – бик  бәхетле татарлар.  Ел саен  ниндидер бер өлкәдә очрашабыз. Кайда бар әле андый  халык? Бездә башка бер милләткә дә  китаплар җибәрмиләр. Сөенечтән күзләргә яшьләр килә.  Менә шушы җепләр өзелмәсен иде дип телим, – ди ул, горурланып.

Үзе ул – Чүпрәле районыннан. Сахалинга комсомол юлламасы белән өч елга дип  җибәрелгән 19 яшьлек  кызның  бу төбәктә яши башлавына 40 ел мизгел кебек үткән дә киткән. Зәкия ханым туган  нигезенә елга берничә тапкыр кайтып килергә тырыша.

– Татарлар Сахалинга  беренче тапкыр 1928 елда килә башлаган. Аларны икътисадны күтәрергә дип шахтага, авыл хуҗалыгы, диңгезгә  эшкә җибәргәннәр. Алар арасында хәрбиләр күп булган. Сугыштан соң 1946–1947 елларда татарлар бик күп килгән. Бүген бездә  5 меңгә якын татар яши. Тик безнең исәпләүләр буенча, алтынчы буын татарлар саны  25 меңләп булырга тиеш,  – ди якташыбыз.

Анда элек бер татар мәктәбе дә булмаган, Сабантуйлар хакында хыялланырга гына калган. «Туган тел» оешмасы булдырылгач кына боз кузгалып киткән.  2006 елдан башлап ел саен Сабантуй үткәрелә. Балалар Сабан туе  уздыру да күркәм гадәткә әйләнгән. Көньяк Сахалинда татар мәктәбе ачылган. Барлыгы 32 укучы белем ала икән.  Татар теле укытучылары җитә. Соңгы елда Конгресс аша ике студентны Казан вузына укырга  җибәргәннәр. Бер ел элек Тукай исемендәге этнографик музей ачылган. Татар әбиләре иске дини китаплар китерә икән. 2016 елда  Сахалин белән Татарстан арасында  килешүләр яңартылган. Үзгәрешләр бар бит.

Оренбург өлкәсендә 90 татар авылы бар, анда 151 мең татар яши һәм бу сан арта бара. Татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Илдус Дәүләтов  әнә шулай ди.

–  Бездә 39 мәктәптә татар теле укытыла. Кайсында 2–3 сәгать, кайсында түгәрәктә – бер сәгать. Министрлык туган телләрне укытуга каршы түгел. Тик мәктәп директорлары гына төрле сәбәпләр эзли. Татарстан  дәреслекләр белән тәэмин итеп тора. Казанда узган татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездыннан  мөгаллимнәребез канатланып кайтты. Корылтайга бездән 25 делегат барачак. Нәрсә көтәсез дисезме? Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре күбрәк укытылсын иде, – ди Илдус  Дәүләтов.

Делегатлар Казанга  30 июль көнне килеп җитәчәк. Бу  көнне  «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивален тамаша кылсалар, икенче көнгә Болгар җиренә экскурсия планлаштырылган. 1 августта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Милли Шура утырышы узачак. Анда «Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә – 1100 ел. Татар дөньясы һәм ислам дине», «Милли мирас. Татар мәдәнияте: бүгенгесе һәм киләчәге», «Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек», «Гаиләнең, балалар бакчасы һәм мәгариф системасының роле» һәм башка темаларга фикер алышырга мөмкин. 2 августта узачак пленар утырышта Президент Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

Милли Шураның яңа рәисе  сайланып, яңа бурыч куелачак. Бүген Шурага 75 кеше керсә, Васил Шәйхразыев әйтүенчә, яңа составта 10–15 кеше алышыначак.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү