Үзебезнеке булсын. КФУ галимнәре уйлап тапкан яңалыклар чит илләргә бәйлелектән котылу белән бергә, нәтиҗәлерәк эшләргә дә мөмкинлек бирә. Әйтик, яңа алымнар куллану экологиягә зыян күләмен киметәчәк. Федераль университет карамагындагы Дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни үзәк (НЦМУ) белән таныштырганда, журналистларга әнә шул хакта сөйләделәр.
«Планетаның сыек углеводород запасларын нәтиҗәле үзләштерү» Дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни үзәк Россия Хөкүмәте карары буенча «Фән» илкүләм проектын тормышка ашыру кысасында булдырылган. Биредә ил икътисадын арзанлы һәм экологик нефть белән тәэмин итүгә юнәлтелгән тикшеренүләр алып барыла һәм эшләнмәләр уйлап табыла. КФУдан тыш, Россиянең нефть-газ ятмаларын өйрәнү һәм нефть чыгаруның яңа технологияләрен булдыру өлкәсендә алдынгы саналган тагын өч университетында фәнни үзәкләр эшләп килә.
Нефть чыгаруның нәтиҗәлелеген арттырудан тыш, фәнни үзәк углеводородларны эзләүнең заманча ысулларын булдыру, нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү, авыр нефтьне чыгару мәсьәләләре белән шөгыльләнә.
– Безнең эшләнмәләр Россиянең алдынгы нефть компанияләрендә, Татарстанның кече һәм зур предприятиеләрендә кулланыла. Төрле нефть компанияләре белән эшлибез. Төп партнерыбыз – «Татнефть». Безнең эшләнмәләрне Көньяк Америкада, Кубада, Якын Көнчыгышта, Кытайда куллану тәҗрибәсе дә бар. Шактый кирәкле, димәк. Әлеге продуктлар һәм технологияләр нефть-газ секторы өчен бик мөһим, – ди фәнни үзәкнең нефть бирүчәнлеген арттыру алымнары юнәлеше җитәкчесе Михаил Варфоломеев.
Шулай итеп, Россиягә карата санкцияләр кертеп, илне заманча технологияләрдән аерырга омтылу әлеге үзәкнең әһәмиятен тагын да арттыра. Моңа кадәр чит илләрдән сатып алынган химикатлар һәм башка матдәләрне НЦМУда ясарга тырышалар.
Фәнни үзәк белгечләре әлеге проектка яшьләрне дә җәлеп итүне мөһим дип саный. Шул максаттан КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында өстәмә белем бирү, сыйфат менеджменты һәм маркетинг үзәге оештырылган. Биредә Россия һәм чит ил белгечләрен алдынгы нефть-газ технологияләренә өйрәтәләр.
Сыек углеводородларны үзләштерү буенча дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкнең лабораторияләрендә нефть чыгару шартларын җиңеләйтергә мөмкинлек бирүче җайланмалар эшләнә. Үзәкнең фәнни җитәкчесе, КФУның нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану һәм җир турындагы фәннәр юнәлешләре буенча проректоры Данис Нургалиев нефть чыгару һәм эшкәртү, нефть химиясе өлкәсендәге заманча эшләнмәләр турында сөйләде.
– Россиядә нефть запасы гаять күп. Әмма нефтьнең күп өлеше зур авырлык белән табыла, аны чыгару кыенлаша. Шуның өчен без төрле технологияләр кулланабыз. Нефтьне чыгару өчен күбрәк химик ысуллар куллануга игътибар бирәбез. Проектларны Россия компанияләре өчен генә түгел, чит ил компанияләре өчен дә эшлибез. Алар бик кызыксына, – ди ул.
Данис Нургалиев әйтүенчә, ике ел эчендә университет галимнәре нефтьне чыгару һәм җитештерү буенча төрле инновацион җиһазлар булдырган. Шуларның берсе – катализатор. «Катализаторлар нефть чыгару коэффициентын арттырырга мөмкинлек бирә. Бу уникаль җиһазлар көнбатыш аналогларын да алыштырырга сәләтле», – ди галим.
Ләйсән Сафина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat