Сыерга да ут кирәк

Күптән түгел генә газетабызга «Су кадерен… сусыз белә» дип, авылда яртышар көн тирәсе су бетеп торгач килеп чыккан кыенлыклар, замана уңайлыкларына тәмам күнегеп бетүебез турында язган идем. Төп фикерем аларның кадерен белү, исраф итмәү турында уйлану да иде. Әлеге язманың «аягы» җиңел булды: узган атнада авылда әле су, әле ут белән мәшәкатьләр килеп чыкты.

12 июль көнне күрше Биктәштә Питрау бәйрәме узды. Ут өзелүнең сәбәбен шуннан күрдек. Үзебезнең авылның түбән очында багана алыштырганнар булып чыкты. Бер сәгать эчендә кабат тоташтырдылар. Иртән торып чыксак, тагын ут юк. Монысы бик күпләргә өстәмә мәшәкать тудырган булып чыкты. Авылларда бит хәзер күпләр берничә сыер асрый, һәр хуҗалыкта диярлек аппарат… Ул көнне сөт җыйнаучылар көндәгедән иртәрәк килде, күрше биктәшлеләр сыерларын сава алмаган, сөт тапшыручылар аз булды, диделәр. Бездә дә сәгать дүрттән иртәрәк абзарга чыгучылар гына аппарат белән саварга өлгергән булып чыкты. Электрчылар эшне тиз тотты үзе. Бер сәгать эчендә тотыштырып та куйдылар. Ике көннән көтү кайтыр алдыннан берьюлы өч авылда ут бетте. Линиядә нәрсәнедер яшен суккан булып чыкты. Бу юлы кичке унберенче киткәнне көтәргә туры килде.

15 июльдә исә сусыз калдык. «Торба тишелгән, су берәр сәгатьтән була», – дип язды су кудыру насосын карап эшләтүче Гөлүзә. Кичен исә, бик нык яшенләп-күкрәп яңгыр килгәч, әллә районнан ук өзделәр, әллә үзебезнең трансформатордагы автоматлар атты – ярты төнгә кадәр ут булмады. Болытлы булгач, өйдә дә караңгы: гадәттәгечә, фонарьлар «җыйдырылмаган» – ярый әле берсе «сафта». Әле ярый шәм запасы бар. Күп тәрәзәләрдә яктылык юк иде, димәк, аларда мондый «хәзинә» булмаган. Кичтән тоташтырсалар да, иртәнге өчтә инде авыл группасына: «Нишләп тагын ут юк ул?» – дип яздылар. Иртәнге тугызларда бу авариянең шактый җитди икәнлеге ачыкланды. Әмма, рәхмәт төшкере, җитәкчеләр чарасын күрде: хуҗалыкның машина-трактор паркындагы генераторны эшләтеп, вакытлыча-вакытлыча булса да, ялгап тордылар. Кичкә кадәр гаебен эзләде электрчылар. Шөкер, көтү кайтышка төзәтеп өлгерделәр. Халык тизрәк сыерларын савып калырга ашыкты.

Ул көнне: «Бездә ут юк әле», – дисәк, танышлар: «Һай, суыткыч-туңдыргычларыгыз нишли инде?» – диде. Тик урамдагы эсселектән дә бигрәк кешеләрне сыер саву күбрәк борчыды. Үч иткәндәй, ут нәкъ менә иртән һәм кичен сыер савар чак җиткәч бетеп тилмертте. Күрше салавычлылар генератор алганнар, шуның белән сауганнар, дип тә, безнең авылда да түбән очта кемдәдер генератор бар икән, шуның белән сауганнар, дип тә әйттеләр. Әмма күпчелек кул белән сауды. Дөресрәге, газапланды. Аппаратка өйрәнгән сыерлар бит әле кул белән саудырмый да, сөтен дә биреп бетерми. Чүмечләп саудык, диюче дә, аппарат белән сауганда чиләктән артык сөт бирә иде, тулып та җитмәде, диюче дә булды. «Без кул белән сыер савудан бизгәнбез икән инде, бер сыерны аппарат белән савып калган идем, берсен сауганчы бармаклар шеште, кулның хәлләре бетте», – дип аптыраучы да, сыер савышырга туганын чакыручылар да булды. Күп сыерлылар ток булганны көткән булып чыкты.

Күрше Фәйрүзә исә: «Бүген тагын синең аппарат белән саудык, Гөлсинә апай», – ди. Кул белән саудык, диюе. Авылда инде бер сыерлы өч кенә хуҗалык калды, аларның да икесендә аппарат бар. Бер сыерлы, аппаратсыз без генә. Авылда бер мин генә сыерны кул белән савам икән, дигән идем, түбән очта Гадилә апа әле биш сыерның дүртесен кул белән сава, диделәр.

Сүз уңаеннан: алтмыш хуҗалыклы авылымда бүген 18 хуҗалыкта гына сыер асрала, шуларның икесе сыерларын көтүгә йөртми. Уналты хуҗалыктан 37 сыер малы көтүгә йөри, әле өйдә торганнары да бар. Бер бетергән кеше кабат сыер асрамый, малны, сөт бәяләре тотрыклы торганга, күбрәк асраучылар гына арттыра.

…Тулы бер атна әнә шулай әле су, әле ут көтеп үтте. Шөкер, зур борчулар булмады, артык озакка китмәде. Бүген әле узган атнада алган сабаклар  онытылмады: су акрын килә башлаган кебек тоелса, мунча бакларына, буш савытларга су тутырабыз, фонарьларның да, телефоннарның да зарядларын карап кына торабыз. Аларын шәм белән алыштырып булмый.

Гөлсинә Хәбибуллина     


Фикер өстәү