Рәссам Гарри Шахназаров: «Өйдә ясау эш түгел»

Тәтештә яшәүче Гарри Шахназаровның гараж ишегенең төшкә кадәр беркайчан да ябылып торганы юк. Шундагы остаханәсендә көн саен 3–4 сәгать иҗат итә ул. «Комачауламагыз!» дигән язу да элеп куйган. Мәктәп урамыннан үтеп-сүтеп йөрүчеләр арасында төрле сорау бирүчеләр дә бар. Күзәткәнгә сүз әйтми, тик бүлдергәнне яратмый. Җиденче ел инде рәссамның картиналары әнә шулай урамда туа.

Гарри Шахназаров Кавказ якларында туган. Тик әрмән егетенең яшьлек еллары Бакуда үткән. Шуңа күрә ул азәрбайҗан телен туган теленә караганда да яхшырак белә. Рәсемне исә 5–6 яшьлек чагыннан ук ясый башлаган. Әти-әниләре аңа төсле карандашны, буяулар, альбомны беркайчан да кызганмаган. «Һәр диварда келәм эленеп тора, караватыма да түшәлгән ул. Мине хәтта көйләргә дә кирәкми иде. Шушы әкият дөньясында изрәп йокыга китә идем. Бизәкләрен кәгазьгә төшерәм. Келәмнәрдәге матурлык иҗатыма йогынты ясаган, димәк, – ди 66 яшьлек Гарри, бала чагын искә төшереп. – Диңгез янәшәсендә яшәгәнгәме, ярсу дулкыннарны ясарга ярата идем. Әти  миннән бөек рәссам чыгар дип хыялланды. Юк, андый үрләргә күтәрелә алмадым, әмма миннән ихлас рәссам килеп чыкты. Барлык картиналарны күңел аша үткәреп иҗат итәм.

Мәктәпне тәмамлагач, Гарри абыйсы киңәшен истә тотып, Чиләбе өлкәсендәге авиация училищесына юл тоткан. Тик анда җиде ай гына укыган. «Авиатехник булырга хыяллансам да, математика белән дуслашып китеп булмады. «2ле»ләр алгаладым. Нишләтәсең, интеграл, дифференциаллар башыма сыймады. Беренче елны бик тырышырга, түзәргә туры килде. Аннан армиягә киттем», – ди ул,  яшьлегенә кайтып.

Бакуда яшәгәндә Россиягә килеп, төзелештә акча эшләгән. Булачак хатыны Раиса белән Мәскәүдә танышканнар. Гаилә коргач, тормыш иптәшенең туган ягы Тәтешкә күченеп кайтканнар. Моның өчен Гарри бер дә үкенми. Үзенә шөгыль тапкан. Машина сатып алып, таксист булып хезмәт иткән.

Бер-берсен гомер буе яратып яшәгән парның әле дә хисләре сүнмәгән. Раисаның сәламәтлеге какшау да комачауламаган. Менә инде ничә елдан бирле рәсем ясап кына калмый, ашарга пешерә, өй җыештыра, хатынын тәрбияли.

– Өйдә ис чыгарып, рәсем ясау эш түгел. Беренчедән, хатынымны уйлыйм. Саф һавада ясыйм. Хатыным сәнгатьне ярата. Тәрәзәдән карап, миңа илһам биреп, мактап тора, – ди Гарри Шахназаров.

Тыштан җитди кебек күренсә дә, күңеле нечкә рәссамның. Ишектәге «Комачауламагыз!» дигән язуны да әллә кемләнеп элеп куймаган. «Карасыннар, тик игътибарымны гына читкә юнәлтмәсеннәр. Сәлам бирүчеләр белән исәнләшәм дә эшемне дәвам итәм. Рәсем ясау күңелемне тынычландыра», – ди әңгәмәдәшем. Кичкә калса, черкиләр комачаулый башлый. Шуңа күрә рәсемне көндез ясау аның өчен күпкә яхшырак.

Тәтештә рәссамнар тагын бар, әмма гаражда ясаучысы ул гына. Гарри  Шахназаров кешенең кәефен күтәрә торган җете төсләрне кулланырга тырыша. Гараж төбенә җыелучыларны да ул нәкъ менә шушы шатлык төсләре тартып китерәдер дип уйлый. Аның иҗатында табигать күренешләре, айлы кичләр, Идел елгасы, Вшиха, Кавказ таулары чагылыш тапкан. Вшиха тавы – Тәтешнең бик матур урыны. Шунда барып та иҗат итә икән. Бигрәк тә таң атканны, кояш баеганны сурәтләргә ярата. Әлеге дә баягы төсләр балкышы җәлеп итә аны. Иң яраткан төсе – зәңгәр. Монысы инде диңгезгә гашыйк булган малайның күңеленә сеңеп калган төс. Образларын төштә дә күргәли, тик андый очраклар сирәк. Гадәттә, кызыклы фильмнар, әкиятләр карагач, яңа идеяләр туа икән. «Кешенең хезмәтен кабатларга яратмый. Идеяләр – башта. Миңа пумала тотып иҗат итәргә генә кала, буяулар гына  җитсен. Бер картинаны ясар өчен 3 көн кирәк», – ди ул.

Иҗат эшләрен 600–1000 сумга тәкъдим итә. Сораучылар бар. Интернетны белми, шуңа күрә заказны күбрәк танышлары аша кабул итә.

Хыялы – тарихи темалар иҗат итү. Әнә бит Вшиха тавының тарихын ничек оста итеп сөйли. Безне дә шунда алып барып күрсәтергә риза хәтта. «Болгар ханлыгын ясар идем, тик чыгымнар күп сорый. Зур картина өчен бөтенләй икенче формат һәм буяулар кирәк. Биш төрле буяу белән генә тарихны җитди итеп чагылдырып булмый», – ди рәссам.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү