Татарстан ЮХИДИ камералары саны буенча Россиядә абсолют лидер булган

Татарстан ЮХИДИ камераларының саны буенча Россиядә абсолют лидер булган. Республикада 4723 камера бар, бу Мәскәү белән чагыштырганда 754кә күбрәк. Россия башкаласында барлыгы 3669 камера урнаштырылган.

Рейтингта өченче урынны Свердловск өлкәсе алган, аның территориясендә 2705 камера урнаштырылган. Элегрәк өченче урында озак вакыт дәвамында Мәскәү өлкәсе торган иде.


Фикер өстәү