Чаллы табиблары бер хатын-кызның йөрәгеннән бик зур шеш алган

Операцияне ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары ясаган.

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (БСМП) табиблары 71 яшьлек хатын-кызга уникаль операция ясаган. Йөрәгендәге кечкенә генә тишектән гаять зур шеш тартып чыгарылгач, инде “күрмәгәннәре калмаган” табиблар да ах иткән, дип яза “Челнинские Известия”.

Медицина оешмасында билгеләп үтелгәнчә, шеш йөрәкне эчке яктан тулысынча диярлек каплап, үтә дә мөһим митраль клапанны кыскан. “Безнең докторлар шешне алудан тыш, йөрәкнең эштән чыккан өлешен – митраль клапанны да алыштыруга иреште”, – дип аңлаткан БСМП белгечләре.

Уникаль операцияне кардиохирурглар Ришат Иргалиев һәм Рәмис Якупов ясаган. Хәзер сырхауның гомеренә берни дә янамый.


Фикер өстәү