“Ватаным Татарстан” уйнаткан тандырны отучы: «Мондый зур бүләк отуыбызга үзебез дә, авылдашлар да ышанмадык»

“Ватаным Татарстан” чираттагы бүләге – тандырны Зәй районының Дүрт Мунча авылында яшәүче Хәсәншиннар гаиләсе отты.

Бүген редакциягә улы белән Әнисә Хәсәншина килде.

– Иртәнге биштә юлга чыккан идек инде. Бигрәк зур бүләк икән бу. Гомеребездә мондый зур бүләк отканыбыз юк иде, шуңа аптырап калдык. Тандырны күргәч, машинага салгач кына ышандык. Безгә авылдашлар да ышанмаган иде. Квитанция җибәреп тә торма, җиңүчесе бардыр инде дип тә әйттеләр. Мин бәйгенең гадел икәненә ышандым. Күңелем белән отасыбызны сизгән идем. Мең рәхмәт сезгә, – ди Әнисә апа.

Ә без исә Хәсәншиннар гаиләсенә исәнлек-саулык телибез. Шул тандырда пешкән ризыкларны сөенеп ашарга язсын!

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 «ВТ» бүләген откан Әнисә ханым: «Безгә эләгер димәгән идем»


Фикер өстәү