Янгын чыгып 4 кызы белән урамда калган Рәдиф Гыймадиев: «Нәрсә язган, шул булыр»

Питрәч районының Шәле авылында яшәүче Рәдиф Гыймадиев хуҗалыгында ут чыгып, йорты, каралты-курасы, тавык-чебешләре, хәтта ишегалдындагы машинасына кадәр янып бетә. Дүрт кызын берүзе тәрбияләүче иргә ярдәм кирәклеге хакында хәбәр социаль челтәрләрдә тиз таралды. «ВТ» журналисты Рәдифнең үзенә шалтыратты.

Фото: социаль челтәр

Өйдә янгын чыккан көнне алар Лаешка кунакка барган. Диләрәнең өйдә каласы килгән, йоклаган.  Алай да аны уятып алып киткәннәр. Хәзер Рәдиф шуңа сөенеп туя алмый.  Йортка ут кабу сәбәбен әле ачыкламаганнар иде.

Хәзер Рәдиф дүрт кызы белән аның әти-әнисендә яшиләр. Өйләре зур булмаса да, сыйганнар инде. Әтисе, авырып, урын өстендә ята икән.

– Алга таба ничек тә йорт та салыр идем. Аллаһы Тәгалә нәрсә язган, шул булыр, дип сабыр итәм. Безнең гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләргә рәхмәтле булыр идем, – ди Рәдиф.

Гыймадиевлар гаиләсенә булышырга теләүчеләр өчен олы кызы Энҗенең  89393883372 телефон номеры Саклык банкы картасына беркетелгән.

 

 

 


Фикер өстәү