Исәнмесез / Зечбуресь: «ВТ» журналисты бик үзенчәлекле удмурт авылында булып кайтты

Әгерҗе районында удмуртлар район халкының 6,4 процентын тәшкил итә. Без барып күргән Варклет-Бодья авылында яшәүче әлеге милләт вәкилләре тормышка карашлары, гореф-гадәтләре, йолалары белән башкалардан шактый аерыла. Күпчелек бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, тоткан кыйблалары бүгенгә кадәр кадерләнсә дә, телне саклау проблемасы аларда да бар…

Үзенчәлекле авыл

Авылның бик тә үзенчәлекле булуы аның керү капкасыннан  ук шәйләнде. Агачка төрле сыннар уеп ясалган зур элмә тактага «Инмар мед утёз!» («Аллаһы Тәгалә сакласын». – Авт.) дип язылган. Варклет-Бодья авылының килеп чыгышы, тарихы XVIII гасыр ахырларына барып тоташа. Халкы сөйләвенчә, әби-бабайлары көчләп чукындырудан качып, Кече Пурга һәм Кече Бодья авылларыннан шушында килеп төпләнгән. Авыл атамасындагы беренче сүз елга исеме белән аваздаш булса, «Бодья» сүзе нәсел төркемен аңлата.

– Без христиан түгел. Тәре такмыйбыз, чиркәүләргә йөрмибез. Безнең үз динебез, үз Аллабыз бар. Без аңа Инмар дип эндәшәбез. Ин – күк, мар  нәрсәдер дигәнне аңлата. Ягъни әлеге сүзгә күктә нәрсәдер дигән мәгънә салынган. Ир-атлар дога кылганда Аңа көньякка карап мөрәҗәгать итә. Бездә ислам, христиан диненнән аермалы буларак, язылган догалар юк. Һәркем күңелендәгесен укый, – дип аңлатты гомере буе шушы авылда яшәгән авылның иң хөрмәтле кешеләренең берсе Евдокия Михайлова.

Бүген авылда 280 кеше яши, аларның күпчелеге – өлкәннәр. Балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, мәдәният йорты бар. Юллары, урамнары төзек, матур. Тик балалар саны гына аз. Укучылар һәм балалар бакчасына йөрүчеләр барысы бергә 25кә дә тулмый. Халыкның бер өлеше «Ак барс» агрофирмасында эшли.

– Заманында гөрләп торган алдынгы хуҗалык иде югыйсә. Яшьләр авылда калды, йортлар салды. Тулы бер урам барлыкка килде. Хәзер хәлебез авыр, хезмәт хаклары түләнми. Ир-атлар, алай гына да түгел, гаиләләр эш эзләп авылдан чыгып китте, йортларда әби-бабайлар гына утырып калды. Гаиләләре монда калганнар да вахта белән эшкә барып йөри. Ул елларда мәктәпкә 100 бала йөри иде, хәзер 12 укучы укый. Нишләп шулай килеп чыкты? Үзебез дә аптырыйбыз. Колхозлар яшәсә, хәлебез бу кадәрле үк яман булмас иде, дип уйлыйбыз, – ди алар.

Авыл халкының күпчелеге өлкәннәр дисәләр дә, терлек асраучы урта буын да шактый булып чыкты. Мәсәлән, Матвеевлар гаиләсе генә дә унбишләп мөгезле эре терлек асрый. Аларның алтысы – савым сыеры.

– Әлегә авыл халкы сөтлебикәләр асрап тормыш итә. Күрше-тирә авыллардан аермалы буларак, бездә маллар күп. Тик көтүче таба алмагач, берничә ел көтү  чыкмый. Һәркем үзенекен үзе саклый, – ди алар.

Бәйрәмнәре һәм йолалары

Варклет-Бодья авылында яшәүче удмуртларның күпчелек бәйрәмнәре, йолалары безнең көннәргә кадәр сакланган. Шуларның иң зурысы – Быдзым нунал бәйрәме. Ул русларның Пасха бәйрәменә охшаш булса да, аермалыклар да шактый. Әлеге бәйрәмне ир-атлар – аерым, хатын-кызлар аерым бәйрәм итә. Пәнҗешәмбе көнне югары сыйныфларда укучы егетләр махсус киемнәр киеп, авыл буйлап ит, ярма, май һәм йомырка җыя. Кичен исә алар махсус билгеләнгән изге урында үзләре генә учак ягып, ботка пешерә, догалар укый. Бу малайның егет булып җитлегүен белгертә. Дөрес, бу вакытта өлкән ир-атлар да аларга ярдәм итәргә мөмкин. Ял көне исә – кызларныкы. Алар да милли киемнәрен киеп, шушы ук юлны уза. Тик, егетләрнекеннән аермалы буларак, кызлар пешергән ботканы бөтен авыл халкы бергә авыз итә.

– Әйе, еллар узган саен авыл, кешеләр үзгәрде. Ләкин бәйрәмнең асылы, мәгънәсе һәм тәртипләре шул килеш калды, – ди Евдокия Михайлова. – Безнең тормышны бик күп галимнәр, тарихчылар килеп тикшерде, хәтта чит илләрдән килеп, киноларга кадәр төшерделәр. «Без кайсы ягыбыз белән башкалардан аерылып торабыз икән?» – дип аптырый идек. Чөнки безнең өчен ул – гадәти күренеш. Чынлыкта бу гореф-гадәтләрне башкалар үтәми икән.

Моннан кала, язгы кыр эшләреннән соң Гырон-быдтон, Гершыт, Гербер бәйрәмнәрен уздыралар. Алары безнең Сабантуйга охшаган. Шулай ук уеннар уйныйлар, җырлыйлар, бииләр. Ахырда ботка пешерәләр.

Бала тугач, мәет җирләгәндә башкара торган йолалары да үзенчәлекле. Мәсәлән, сабый бала беренче тапкыр әби-бабай йортына кунак булып кайткан көнне үрдәк яки каз чалып, аннан ботка пешерәләр. Шуннан соң гаилә башлыгы савытка ботка салып алып, ишегалдына чыга һәм Инмардан баланы ярлыкавын сорый.

Мәетне озату, җирләү һәм аны искә алу белән бәйле йолалары бигрәк тә үзенчәлекле. Әлеге авылда яшәүче удмуртлар мәрхүмне кием белән җирли. Табутка исә сарык йоны, мендәр, яфраклар, савыт-саба, тиен акча (анысы урын сатып алыр өчен кирәк), гигиена кирәк-яракларын, өстәмә киемнәрен сала. Әгәр, мәсәлән, ул җәен мәрхүм булса, ризык янына кышкы киемнәрен әзерләп салалар. Кышын вафат булса, җәйге киемнәрен куялар.

– Без, удмуртлар, бала туса да җырлап каршылыйбыз, мәрхүмне дә җырлап озатабыз. Кемдер: «Мине озатканда шушы җырны җырлагыз», – дип теләген әйтеп калдыра, – диләр.

Мәрхүмнең өчесен, җидесен һәм кырыгын уздыралар. Биш елдан соң аларны тагын бер тапкыр зурлап искә алалар. Мәрхүм ир-ат өчен ат башын, тоякларын, эчке органнарын пешерсәләр, хатын-кызга – сыер. Ягъни теге дөньяда ир-атка ат – эшләр, ә хатын-кызга сыер савар өчен кирәк. Соңыннан сөякләрне изге урындагы су түбәнгә аккан урында үскән агачка алып барып элеп куялар.

– Кайвакыт мәрхүмнәр үзләре үк корбан сорап, якыннарының төшенә керә. Шулай ук гаиләдә бер-бер артлы бәхетсезлек булса, яки һич көтмәгәндә маллар үлә башласа да, шушы ук йоланы башкарырга вакыт җиткәнлекне аңлата. Юл фаҗигасенә очрап, кеше һәлак булган урында да терлек чалына. Шуңа күрә удмуртларның оҗмах белән тәмугы юк. Аларда бу һәм теге як тормыш кына бар,  – ди авыл халкы.

Моннан тыш, ир ягыннан туганнар җыелып, язын һәм көзен кисьтон (нәселдәге мәрхүмнәрне искә алу йоласы) башкара. Ул көнне табын кормыйча гына, камыр ризыклары пешерәләр, маңгайга йомырка бәреп ваталар. Шуннан соң ризыкларны ваклап, билгеле бер савытка салалар. Аларын ир-атлар изге урынга алып китә.

Иң кадерле кунак

Удмуртларда иң кадерле, иң зур хөрмәткә ия кунаклар – ир ягыннан туганнар. Алар боляк дип атала. Барлык бәйрәмнәргә, мәет озатуларга, туйларга, бәбигә исем кушу ашларына алар беренче булып чакырулы. Шуңа күрә удмурт хатын-кызы үз туганыннан бигрәк, иренең якыннары белән аралаша, йөрешә.

– Билгеле бер көнне шушы боляк табын янына җыелып, догалар кыла. Без аны Восьнерге дип атыйбыз. Элек елына 3–4 тапкыр шундый утырышлар була торган иде. Хәзер ир-атлар Пасха көнендә генә җыелалар. Элек һәр бәйрәм Восьнергедан башлана иде. Йорттан йортка кереп, кунак булу, сыйлану – матур йола, – ди Наталья Матвеева.

Әниләренең кадерле истәлеге булып торган, буыннан-буынга әманәт итеп тапшырылган изүләрен дә бик кадерләп саклый удмурт апалары. Дөрес, элек әлеге калын тәңкәләр белән бизәлгән матур, затлы, шул ук вакытта шактый авыр бизәнгечне һәр бәйрәмгә кигәннәр, тик хәзер туйларга, зур чараларга гына тагалар.

Изге урыннар

Биредә яшәүче удмуртлар өчен иң кадерле җир – изге урыннар. Элек алар һәр ишегалдында булган. Хәзер авыл халкы өчен бердәм булган берничә шундый урын бар. Биредә яшәүчеләр җыелып, үзләренең йолаларын башкара, догалар кыла, терлек чала, ботка пешерә. Чит-ятларга, мал-туарга аяк атлап керү, әлеге урыннарны кадерсезләү, пычрату, агачларын, хәтта агач яфракларын өзү дә катгый тыела. Теләсә нинди көнне авыл кешесенең анда ялгызы гына барып йөрүе дә хупланмый. Шулай да Кунян кенер дип аталган изге урыннарын безгә дә алып барып күрсәттеләр. Анысы авылдан ерак түгел, агачлыкта урнашкан иде. Берничә җирдә учак эзләре, күк белән утны тоташтыручы символ – агач корылма, урындыклар бар иде. Биредә июньдә бар халык биш көн дәвамында дога кылу циклын башкарган. Беренче көнне мәрхүмнәрне искә алып, сарык чалганнар. Ак җәймә өстендәге савытка ипи, май алып килеп, шунда калдырганнар. Өченче һәм бишенче көнне – ботка, дүртенче көнне аш пешереп ашаганнар, тезләнеп дога кылганнар. Ризыкларны бары тик шушы җиргә табынучылар, ягъни шушы авылда туып-үскән кешеләр генә авыз итәргә тиеш икән. Әлеге йола ел да яңгыр, боз явуга карамыйча, билгеле бер көннәрдә уздырыла.

Милләт яшәсен өчен тел кирәк

Авыл, анда кайсы гына милләт вәкиле яшәсә дә, авыл инде. Үз мәшәкатьләре, үз куанычлары, үз проблемалары белән көн күрә. Варклет-Бодья халкы әйтүенчә, соңгы 20–30 елда тормыш тамырдан үзгәргән. Моңа кадәр динне, йолаларны, тоткан кыйблаларын, телне саклап калыр өчен авылга хәтта чукындырылган кәләшләрне дә алып кайтмаганнар. Акрынлап бу язылмаган канун да җуелган. Хәзер авылда христиан динендәге хатын-кызлар да, балалар да күп.

– Моннан егерме-утыз еллар элек без әби-бабаларыбызның кагыйдәләрен, тәртипләрен тулысынча саклап яшәдек. Авылыбызда христиан динендәге бер генә кеше дә юк иде. Хәзер алай түгел шул. Бу мине бик борчый, әлбәттә, ләкин агымга каршы да барып булмый. Оныкларым арасында да христиан динендә булучылар бар. Кызганыч, миннән генә тормый шул, – дип көрсенеп куйды Евдокия Михайлова.

– Шул ук вакытта безнең дин беркемгә дә каршы килми. Әгәр изге урыннарыбызда дога кыласылары килә икән, беркемне дә читкә кагу юк, – дип өстәде Виктор Матвеев.

Варклет-Бодья авылында өлкәннәр дә, яшьләр дә үзара удмуртча сөйләшә. Дөрес, кечкенә балалар арасында русча аралашучылар да бар.

– Авылда тел саклана әле. Тик бездән соңгы буын белән ни булыр? Әйтү читен, чөнки барысы да телефонда, ә анда – бөтенләй башка дөнья, – ди Наталья Матвеева. – Тиздән сабыйларның теле удмуртча түгел, инглиз телендә ачылыр, ахры. Әле ярый мәктәптә удмурт теле укытыла. Дәреслекләр белән дә авырлыклар юк.

Евдокия Михайлова сүзләренчә, традицияләр саклансын өчен милләтнең яшәве кирәк, милләт яшәсен өчен телне саклау мөһим.

– Мәҗбүриләп бернинди дә нәтиҗәгә ирешеп булмый. Кеше килгәч кенә «спектакль» дә куярга кирәкми. Барысы да гаиләдән башлана. Әгәр әти-әни гаиләдә үз туган телендә сөйләшә икән, бала да аны онытмаячак. Гореф-гадәтләр белән дә шулай ук. Мин аларның барысын да гаиләдә күреп үстем. Кечкенә вакытта әти артыннан кабатлау ошамый иде, ләкин алар барысы да минем күңелдә иң матур истәлек булып саклана, – ди ул.

Авыл халкы үз телләрендә газета-журналлар уку проблемасы барлыгын да әйтте.

– Без аларны атнага бер тапкыр Удмуртия башкаласы Ижаудагы редакцияләрдән алып кайтабыз. Күрше авылларга да таратабыз әле. Чөнки безгә басма матбугатны почта аша тарата алмыйлар, – дип аңлаттылар.

 Тәмле булсын!

Табань

Табань ризыгы мичтә пешерелә. Сөткә чама белән чүпрә, май, тоз, йомырка салып камыр басыла. Һәм шуны табага салып, ике ягын да кыздырып алалар. Табынга китерелгәч, өстенә тоз сибәләр һәм май белән майлыйлар. Шунысы игътибарга лаек: табаньны бары тик ир-атлар гына кисәкләргә бүлгәли. Табань янына табынга зырет дип аталган соус чыгарыла. Анысы бер стакан сөткә ике аш кашыгы он һәм бер йомырка, тоз, ак май кушып тугланган, каймакны хәтерләткән соус.

Шунянь (чөгендерле балан пирогы)

4 стакан он, бер йомырка, бер стакан сөт һәм тәменчә тоз кушып, камыр басалар. Эчлеген түбәндәгечә ясыйлар. Баланны җыеп югач, шикәр, коры кесәл яки манный ярмасы белән болгатып, пешереп аласы. Шуңа чөгендер кушасы. Анысын кемдер пешереп, кемдер чи килеш кыргычтан кырып чыгара.

Сүзлек

Исәнмесез – Зечбуресь

Сау булыгыз – Зеч луэф

Рәхим итегез – Гажаса отиськ

Бәхетле булыгыз – Шудо луэ/ Шудбур!/ шуд но тазалык

Кунакка килегез – Куное вуэ/куное возьмалом

Авыл – Гурт

Милләт – Йоскалык

Рәхмәт – Тау

Гаилә – Эшъяськон

Татулык — Тупан/ тупаса улон/

Дуслык – Зеч луэ

Мәхәббәт – Яратон

Зөһрә Садыйкова

 Исәнмесез / Шумбратада: «ВТ» журналисты бик үзенчәлекле мордва авылларында булып кайтты


Фикер өстәү