304 баллы Динә Тимербаева: «БДИда 100 балл туплау сере – көн саен тырышу нәтиҗәсе»

КФУның милли бүлегенә кабул итү турында сөйләшкәндә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Теләче районыннан Динә Тимербаева турында сокланып сөйләгән иде. Аның өч имтихан нәтиҗәсе һәм вуз кушкан өстәмә баллары 304кә җиткән. Без дә әлеге сәләтле укучыны эзләп таптык.

Динә Теләче урта мәктәбен тәмамлаган. Җәмгыять белеме сынавын – 100, рус телен – 94 баллга, татар теленнән вуз билгеләгән эчке имтиханны 100 баллга тапшырган.  Укудагы уңышлары, кызыл аттестат өчен аңа тагын берничә балл өстәгәннәр. Шулай итеп, «отличник» кыз татар филологиясе һәм журналистика бүлеген сайлаган.

– Генерал булу турында хыялланмаган солдат булмаган кебек, мин дә, бары «5ле»ләргә генә укучы буларак, иң югары нәтиҗәләргә ирешергә теләдем, – дип сөйли Динә. – Нәтиҗә көтү халәтен аңлатып бетереп булмый. Унбер ел буе тырышып укыган әрәмгә китмәскә тиеш! Билге түбән булса, нишләрмен? Оятка гына кала күрмәсәм ярар иде…  Иң курыкканым шул булды. Компьютерны ачсам, ни күрим: рус теленнән – 94, җәмгыять белеменнән исә – 100 балл. Шатлыктан башым әйләнеп китте. Бу мизгелне беркайчан да онытмаячакмын. Дусларым да сөенде, котлаучылар да күп булды. 100 балл туплау сере – көн саен тырышу нәтиҗәсе, – ди 100 балл иясе.

Динә белемен аклап, «отличник» булу бәхетенә ирешкән. Үзен мәктәптә беркайчан да  «ак карга» итеп хис итмәгән. «Ботан» дип үртәүчеләр дә булмаган, чөнки сыйныфта «5ле»гә укучылар өчәү бит. Ә менә «отличник синдромы» дигән нәрсә хас булуын яшерми. Башкалар җәйге каникулда ял иткәндә, ул энә белән белем коесын казуын дәвам иткән.

– БДИ фәннәрен сайлаганда, бик озак уйланырга туры килде. Төрле шәһәрләрдәге университетларны карадым. Еракка да китәсе килми, үзебездә мөмкинлекләр аз түгел бит. Милли җанлы кешеләр республикага да кирәк. Шул вакытта күзем КФУның татар филологиясе һәм журналистика факультетына төште. Зөлфия Әсәдуллина башлангыч сыйныфларда ук татар теленә карата мәхәббәт уяткангамы, икеләнеп калмадым. Әһә, мин әйтәм, татар теле укытучысы булачакмын! Журналистика да бик кызыклы өлкә кебек тоела. Анда керү өчен җәмгыять белеме, рус теленнән сынау бирергә кирәк. Тимерне кызуында суктым, июньдә үк әзерләнә башладым, – ди тәвәккәл Динә. – Әзерләнү авыр булгач, сентябрьдә онлайн мәктәпкә язылдым. Атнага өч тапкыр икешәр сәгать шөгыльләндем. Мәктәптән тыш, укуга көн саен уртача 10–12 сәгатемне багышлаган чаклар да булды. Репетитор яллау – һәр кешенең шәхси эше. Дәрестән соң репетитор белән әзерләнүнең бернинди зыянын да күрмим.

БДИдан кала, татар теле һәм татар әдәбиятыннан олимпиадаларга әзерләнгән. 6 нчы сыйныфтан башлап республика күләмендә узучы бәйгеләрдә ел да призлы урыннар алып килә ул. Белем биргән укытучыларына да рәхмәтле. Тик Динәнең күңелен төшерергә теләүчеләр дә аз булмаган. Янәсе, татар теле сәгатьләре кимеде, бу һөнәр сиңа нигә? Мондый чакларда әти-әнисе, абыйсы аны үсендерүдән туктамаган. Татар теленнән бердәм республика сынавын (БРИ) сайламавы да аңа исе китмәүдән түгел. Башта имтиханнарга яхшылап әзерләним, вузга баргач, татар телен тапшырырмын, дигән.

– Күпләр укырга кергәч кенә дөрес юнәлеш сайламавын аңлый. Шул сәбәпле мәктәпләрдә һөнәр сайлау буенча психологлар балалар белән очрашулар уздырсын иде. БДИ баллым кая җитә, шунда барам, дип кенә булмый бит. Үзең теләгән җирдә укырга кирәк, – ди ул, мәктәп системасындагы проблемаларга тукталып.

Динә үзе  рус мәктәбенең рус сыйныфында укыган. Аның фикеренчә, татар мәктәпләрен тәмамлаучылар бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлырак та тапшыра. Ике телне дә камил беләләр. Бу синең белемең ким дигән сүз түгел.

– Динә, авылда хәзер кечкенә балалар да русча сөйләшә бит. Моңа эчең пошмыймы? –дип сорыйм аннан.

– Монда сабыйның гаебе юк. Бу бит җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле. Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләрен арттырсыннар, урамнарда аралашу өчен ихтыяҗ тудырсыннар.  Менә шул чакта укучыларның да туган телгә карата омтылышы артыр, бәлкем. Әти-әниләр дә, балам вузга укырга керә алмый, дип саташудан туктар, – ди Динә Тимербаева.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү