Марат Кәбиров: «Өзелмәсме ара?»

Без «китап» дип сөйләшергә гадәтләнгәнбез инде. Моны берничек тә үзгәртеп булмыйдыр сыман. «Кеше хәзер китап укымый», – дип зарланабыз. «Юньле китап юк», – дип тә җибәрәбез. «Хәзер китап уку модада түгел», – дип тә өстибез. «Китап…» – дибез инде. Безнең өчен нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән бөтен басма да – китап. Чынлыкта да шулай инде ул. Ләкин болай дип сөйләшү халкыбызның бер әйтемен дә искә төшереп куя: сукыр тавыкка бар да бодай.

Китап ул – гомум төшенчә. Аңа дәреслекләр дә, фәнни, мәдәни, әдәби, дини, фәлсәфи әсәрләр дә, башкасы да керә. Изге Коръәнне дә кайчагында «Китап» дип кенә атыйлар. «Китап сүзе» дигән тәгъбир дә шуның белән бәйле бугай.

Әле аның «әдәби китап» дигәне дә төрле төсмерләргә кереп яңгырый, төрләргә, жанрларга бүленә. Чәчмә әсәрләрдән торган китап, шигырьләр, пьесалар җыентыгы. Балалар китабы. Чәчмә әсәрләр үзләре үк жанрлар буенча бүленә: детектив, фантастика, һоррор, мәхәббәт романы һ.б. Барысын да санап чыгу өчен генә дә хәтсез вакыт кирәк.

Соңгы елларда «файдалы китап», «зарарлы китап» дип бүлгәләү дә ешаеп китте. Зарарлыларына халыкны контрольдә тоту органнары тарафыннан экстремистик дип табылган язмалар керә. Аның өчен судка бирергә дә, утыртып куярга да, төрле эзәрлекләүгә дучар итәргә дә мөмкиннәр. Файдалыларына нәрсәләр керә торгандыр, мин бик аңлап бетермим. Бездә «социаль әһәмияткә ия» дигәнрәк билгеләмә бар барлыгын да… Тик аның да чикләрен беркем дә аңлый алмый бугай. Югыйсә кешеләр укый ала торган һәрбер китап социаль әһәмияткә ия бит инде. Ул я сабак бирә, я гыйбрәт алдыра, яхшы китап икән,  эзсез, нәтиҗәсез генә үтми.

Соңгы чорда «аудиокитап», «электрон китап» дигән төшенчәләр дә киң кулланышка кереп китте. Исеме яңа булса да, аудиокитап дигәне бүген генә туган нәрсә түгел инде, элек радиода «әдәби укулар» дигән рубрика бар һәм анда күренекле язучыларның кызыклы әсәрләрен тапшыралар иде. Адәм тавышы белән укылган китап инде ул, кыскасы. Хәтта борынгырак чорда, бөтен кеше дә укый-яза белми торган дәвердә, гыйлемлерәк затның ниндидер китапны үз иптәшләренә кычкырып укуын да «аудиокитап» дип атарга мөмкиндер.

Ә инде «электрон китап» дигәне соңгы вакытта гына, компьютерлар белән бергә киң таралды. Электрон китап ул – компьютер, телефон, ридерлар һ.б. китап уку җайланмаларында укырга яраклаштырып эшләнгән махсус файл. Аны кулда күтәреп йөртеп тә, гадәти почта аша җибәреп тә булмый. Электрон китапханәләрдә яки китап кибетләрендә сатып алсагыз, ул сезнең электрон почтага килеп төшә һәм шәхси аккаунтыгыздан йөкләү өчен сылтама пәйда була. Электрон китапларны дөньяның бер почмагыннан икенче почмагына мизгел эчендә күчереп була. Ләкин бу да өр-яңа төшенчә түгел. Электрон китап идеясе 1930 елда барлыкка килә. Язучы Боб Браун, беренче булып, экраннан уку мөмкинлеге бирә торган җайланма Reader турында яза. «Бүгенге заман тизлегенә иярә алу өчен миндә уку машинасы булырга тиеш. Үземдә йөртеп, теләсә кайсы иске розеткага тыгып эшләтә ала торган гади уку машинасы. Бу машинада шрифтларны үзгәртеп, яктылыкны көйләп булырга тиеш…»

Менә шушыларны исәпкә алсаң, «Бүген китап укучы азайды», – дигән сүзләр беркадәр сәеррәк булып яңгырый. Бер яклап ул дөрес тә кебек. Менә дәреслекләрне алыйк, алар да китап бит инде. Элек гаиләдә бишәр-алтышар бала үскән. Димәк, бер Әлифба китабын гына да һәр гаиләдән бишәр-алтышар кеше укыган дигән сүз. Хәзер гаиләдәге балалар саны уртача ике генә. Хәзер Әлифбаны ике генә бала укый. Димәк, китап укучылар саны өч тапкыр азайган булып чыга. Башка дәреслекләр белән дә шундыйрак хәл. Өстәвенә хәзер компьютерлар киң кулланышка керде, күп нәрсәләрне дәреслекләр буенча түгел, ә электрон вариантта интерактив рәвештә өйрәнәләр. Димәк, китап укучыларның күбәюе-азаюы демографик хәл белән дә бәйле. Сез күбрәк бала үстерәсез икән, китап укучылар да күбәячәк, балалар саны азая икән – китап укучылар да азаячак.

Тагы бер нәрсә бар. Хәзер технологияләр күз иярмәслек тизлек белән үзгәрә. Әйтик, интернет эшчәнлегенә бәйле китаплар – СЕО (сайтны эзләгечләр аша таныту), СММ (социаль челтәрләр аша маркетинг) һ.б. шундый һөнәрләр буенча дәреслекләрнең бары тик электрон варианты гына актуаль була ала. Нәшриятларда кәгазь китап рәвешендә басылып чыкканчы алар инде искереп беткән була. Чөнки эзләгечләр алгоритмнары үзгәрә, бүген иртән генә әйбәт эшләгән алымнар кичке якка инде мәгънәсен җуя. Шуңа күрә интернет технологияләр белән бәйле басма китапларның укучыларын югалтуы бер дә гаҗәп түгел. Ләкин бу беркемгә дә «китап укучылар азая» дип әйтү хокукы бирми. Чөнки шул ук темага кагылган актуаль мәгълүматны кеше төрле сайтлар, электрон чаралар аша туплый. Бер сүз белән әйткәндә, бүген кеше актуаль мәгълүмат алуның барлык чараларын да куллана ала: видео һәм аудиоязмалар, текст һәм рәсем, инфографика… – барысы да кул астында һәм аның кәгазь китапка мохтаҗлыгы юк.

Хәтта тиз үзгәрми торган өлкәләрдә дә… Әйтик, әдәбият буенча осталыкны камилләштерү өлкәсендә роман, хикәя, сценарийлар язарга өйрәтүче әллә күпме онлайн-мәктәпләр бар. Анда берничә көн шөгыльләнеп, берничә дистә китап укып та, ала алмаган белемгә ия булырга мөмкин. Теорияне өйрәтәләр, гамәли күнекмәләр үткәрәләр, ахыр чиктә, нинди дә булса җитди әсәр язу кимәленә китереп җиткерәләр. Сәләте булган кешене, әлбәттә. Башка өлкәләрдә дә шундый ук мәктәпләр, семинарлар, вебинарлар эшли. Шулай булгач, кешенең үз һөнәре буенча китап уку ихтыяҗы да кими. Кими, дип әйтәм, юкка чыга, диясем килми, чөнки кайбер китаплар йөзәрләгән мәктәпне алыштырырга, өстәл китабы булып гомер буе яшәргә мөмкин.

Китерелгән мисалларның барысы да китап укучылар санын киметеп күрсәтүче нәрсәләр. Ләкин алар җәмгыятьнең түбән тәгәрәвен яки халыкның аң-гыйлемгә ихтыяҗы кимүне аңлатмый. Болар бары тик китапларда язылган белемне башка ысуллар белән алу мөмкинлеге дә барлыгын күрсәтә. Китап бүген гыйлем туплауның бердәнбер чыганагы булудан туктады һәм аны укучылар саны азаю да – табигый күренеш.

Шул ук вакытта, китап укучылар кимүнең җәмгыятьтәге кимчелекләргә бәйле очраклары да бар. Менә безнең мәктәпләрдә бүген БДИ дип аталган нәрсә хакимлек итә. Ә ул бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен китап уку, белем туплау бик мәҗбүри түгел. Тест рәвешендәге сорауларга җавап бирү өчен матур итеп сөйли белү дә, җөмлә төзү осталыгы да, фикер йөртү маһирлыгы да таләп ителми. Гадиләштереп әйткәндә, син «әйе-юк» дип кенә торырга да мөмкинсең, алай дияргә иренсәң, баш кагып-чайкап кына да җавап бирә аласың. Интеллектуаль киңлеге ике сүз яки ике хәрәкәт белән чикләнгән балага ни пычагыма кирәк ул китап? Кирәкми!

Бүген аңа хәтта белем дә кирәкми. Укуын кызыл дипломга тәмамласа да, аны яхшы урынга чакырып торучылар юк. Яхшы урынга эшкә керергә теләсә, аның кызыл дипломы түгел, ә дәрәҗәле чиновниклар белән бәйләнеше һәм шул йонлы куллы абзыйларга бирерлек акчасы яки бүтән кирәкле нәрсәсе булырга тиеш. Нибары шул гына. Ә белем – икенчел урында.

Димәк, китап укучылар азаюның бүгенге сәясәт белән бәйле сәбәпләре дә бар. Ничек кенә әле! Менә мин авылда әле, күзәтеп яшим инде барысын да. Дөнья кисәк үзгәреп киткәч, авыл халкы күп итеп бәрәңге, суган утыртты. Ни булып бетәсен беркем дә белми бит инде, ә бәрәңгең бар икән, һич югы ачлыктан үлмисең. Хәзер менә бакчада яталар. Шуннан печәнгә чыгалар. Нәрсәдер сүтәләр, нәрсәдер төзиләр. Ә төзелеш кирәк-яраклары берничә тапкыр кыйммәтләнде. Башка нәрсәләргә дә хак артып кына тора. Хезмәт хаклары артмый, алар турында уйлап та бирүче юк. Менә шундый вазгыятьтә кеше китап турында уйлыймы инде? Беренчедән, 500–600 сумга китап алырлык акчасы юк аның. Икенчедән, вакыты юк. Хәтта вакыт таба алган очракта да китап сатып алырлык мөмкинлеге юк. Интернет аша кайтартсаң, икеләтә кыйбатка төшә, район үзәгендә китап кибете табармын димә, ә Казанга бару… «Ни сөйлисең, өч көн буе тешем сызлап йөри, врачка да бара алмыйм әле…» Кайчагында миңа безнең илдә кешене китаптан, димәк, аң-белемнән, үзаллы фикер йөртүдән биздерү сәясәте дә барадыр кебек тоела. Ялгышамдыр инде…

Китап кебек үк, кеше дә – гомум төшенчә. Мәктәпне тәмамлаганнан бирле бер китап та укымыйча адәм булып йөрүчеләр дә бар. Өстән караучылар да җитәрлек. Үз наданлыгын, үз мескенлеген өстенлек итеп күрсәтүчеләр. «Бер китап укымасам да, мул тормышта яшим әле», – дип юана алар. Китапны буй җитмәслек биеклек итеп күрүчеләр бар. «Аңламыйм инде мин, аңлап укымагач, кызыгын тапмыйм», – диләр. «Кыйммәт, китап сатып алырга акчам җитми», – дип әйтүчеләр дә бик күп. Мин боларны аңлый алам кебек. Мин бары тик: «Укырлык китап юк», – диючеләрне генә аңламыйм. Ну, берничек тә… Коръән укы… Ул – укырлык китап. Конституцияне укы – файдалы китап. Кызыклысы кирәк булса, Гиннесс китабын укы. Ләкин «укырлык китап юк» диючеләрнең күбесе дөньяда андый нәрсәләр барлыгын да белми бугай.

Нишлисең инде, гомерендә бер китап та укымаган кеше ике китап укый алмаячак…

Марат Кәбиров

 


Фикер өстәү