Ел башыннан 12 мең татарстанлы ана капиталын проактив режимда алган

2020 елның апрель уртасыннан Пенсия фонды ана капиталын ата-аналардан мөрәҗәгать кабул итмичә генә – проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Беренче һәм икенче бала туган гаиләләргә мондый форматта 65,5 меңнән артык сертификат бирелгән, шуның 12 меңгә якыны 2022 елда рәсмиләштерелгән. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсе хәбәр итә.

Пенсия фонды сертификатны электрон рәвештә рәсмиләштерә һәм ата-ананың Пенсия фонды сайтындагы һәм дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрә. Шуннан соң кабинет аша сертификаттан файдалану турында гариза бирергә һәм күпме акча калганын контрольдә тотарга мөмкин. Шулай итеп, гаиләнең бала туганнан соң клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә сертификатны рәсмиләштерү һәм аннан файдалану мөмкинлеге бар.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елдан ана капиталын алу һәм аны сайланган максатларда файдалану тизләтелде. Сертификатны рәсмиләштерү срогы 5 эш көненә кадәр, аннан файдалану вакыты — 10 эш көненә кадәр кыскартылды.


Фикер өстәү