Татарстанда хәләл ял: анда тәртипле кешеләрне генә кабул итәләр

Анда әдәпле кешеләрне генә кертәләр. Тәмәке тартырга, хәмер кулланырга, хатын-кызга кыска киемнән йөрергә ярамый. Балык Бистәсе районының Кама бистәсендә урнашкан  «Хәләл резорт» үзәгендә ял итү кагыйдәләре шундый. Тик бу әле мөселманнарга гына юл ачык дигән сүз түгел. Без экологик  ял үзенчәлекләре турында кызыксынып,  әлеге глэмпингка юл тоттык.

Саескан тавы аша Кама күперен үтеп йөрүчеләрнең  күбесе тау итәгендә чатырлар барлыгын белмидер әле. Шул ноктага менеп, елга аша судно-баржаларның хәрәкәтен күзәтеп була. Күпердән машиналар тыз-быз чапса да, тәгәрмәчләр тавышын ишетмисең. Балык тотарга теләсәң, кармагын бирәләр. Велосипедта йөрисең килсә, анысы да бар. Моның өчен сәгатенә 300 сум түлисе. Волейбол, бадминтон уйнарга мөмкин. Мунча яратучылар чабынып тәннәренә сихәт ала.

Тугыз йорт һәм чатырлар корылган. Кемдер аларга бөтенләй үтеп тә тормый, табын мәйданчыгында гына туктала. Монда дусларың белән гәпләшеп утырырга мөмкин. Никах мәҗлесләре, хәләл чаралар өчен дә сайлыйлар икән бу урынны.  Тик тамак ягын үзең кайгыртасы.

Без килгәндә, Башкорстандагы мөселман лагеренда ял итүче балалар остазлары белән җыелган иде.  Табын янында чәйләп алгач, иң кечкенә  малай азан әйтте. Дини бәйгеләрдә катнашып, осталыкларын сынадылар. Әлеге тыныч урын мөселманнар гына түгел, башка милләт вәкилләрен дә җәлеп итә икән.

– Мин рус милләтеннән идем, сезгә килергә ярыймы? – дип кыенсынып кына  шалтыратучылар да бар. Әлбәттә, ярый. Милләтләрне бернинди чикләү дә юк. Кагыйдәләрне аңлатабыз, алар аны үти. Кичке сәгать 10нан соң иртәнге 8гә кадәр тавышланырга ярамый, – ди глэмпинг администраторы Аделина Рамазанова.

Аделина эшкә Казаннан килеп  йөри икән. Атнага дүрт тәүлек эшлим, ди.  «Хәләл резорт»ның ачылуына  ике генә ел булса да, ул инде чит төбәктәгеләр, үзебезнекеләр өчен дә   җылы бер урынга  әйләнгән.

Үзбәкстан, Дагыстан, Әстерхан өлкәләреннән дә, Казан, Чаллы, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән дә туристлар күп килә икән. Бу сихри почмакны кемдер интернет, кемдер дус-ишләре аша таба.

– Ковид вакытында кешеләрдә табигатьтә ял итү ихтыяҗы туды. Глэмпинглар хәзер болай да популяр. Экологик ял күпләрне кызыксындыра. Халыкның  тормыш ыгы-зысыннан  качып,  тынычлап  ял  итәсе килә. Безгә шуның өчен киләләр. Эш көннәрендә – 10–15, атна ахырларында 30лап кеше җыела. Барлык шартлар да тудырылган. Намаз уку, тәһарәт алу бүлмәләре дә бар.  Көзгә кадәр эшләргә исәп, кышка ябылабыз, – ди Аделина.

Учак ягып, шашлык пешерергә дә рөхсәт ителә. Кирәк икән, үзләре хәләл ит тәкъдим итә. Чәй, тәмләткечләр, ризык пешерү өчен савыт–сабалар бушлай бирелә. Тик иртәнге аштан кала, башкасын үзеңә әзерләргә туры киләчәк.

Көндез һәркем үз тәртибе буенча яши. Теләгәннәр су коена, җиләк җыя.  Кичләрен  учак янына җыелышып, бер–берсе белән  рәхәтләнеп аралашалар. Глэмпингта ике телдә сөйләшәләр. Ачык һавада кино да күрсәтәләр.  Россия Ислам Университеты мөгаллимнәре, хәзрәтләр килеп, исламның актуаль темаларына вәгазьләр укый, уеннар уйнаталар икән.

Ял бәяләре аның формасына карап билгеләнә. Көндезге сәгать 12дән кичке 9га кадәр ял итү өчен   бер кешегә 1 мең сум түләргә кирәк. 5 яшькә кадәрге балаларга бушлай. Бу бары табигатьтә генә дигән сүз.  Чатырларның төрлесе бар. Әйтик, дүрт кешелеге гадәти көннәрдә – 4,5 мең, ял көннәрендә 5,5 мең сум тора. Алты кешелек йорт арендалау исә атна ахырында 15 мең сумга төшә. Башка вакытта өч мең сумга кимрәк.  Гадәттә бер тәүлеккә килеп, атна буена калучылар да юк түгел. Саф һава, тынлык, кыргый табигатьне  чит илгә дә, диңгезгә дә алыштырмый алар.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү