Бурычка акча бирү һәм алуга бәйле 7 сорауга хәзрәт ҖАВАБЫ

Бурычлы үлмәс, якты көн дә күрмәс, ди халык. Әмма дөнья булгач, бурычка алырга да, бирергә дә туры килә. Хәзерге вакытта бу – бигрәк тә актуаль күренеш. Әҗәт кайчан кайтарылырга тиеш? Кул белән биргән бурычны аяк белән йөреп алмас өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Лаеш районындагы «Ихлас» мәчете имамы Мөдәррис хәзрәт Гыймранов белән шул хакта сөйләштек.

– Мөдәррис хәзрәт, ислам дине бурычка әйбер алу, бурыч кайтаруга нинди мөнәсәбәттә?

– Пәйгамбәребез  Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм бер хәдисендә: «Әгәр дә кеше үзе өчен башкалардан сорау, теләнү капкаларын ачса, Аллаһы Тәгалә мәшәкать капкаларын ачар», – ди. Бу кирәксә-кирәкмәсә бурычка әйбер алып тору, башкаларга ялвару, өметләнү кебек күренешләрне гадәткә әверелдергән кешеләргә кагыла. Ибраһим галәйһиссәләмне утка тыккан вакытта фәрештәләр аннан, ярдәм итикме, дип килеп сораганда да ул: «Миңа Аллаһы Тәгаләнең ярдәме җитә», – дигән. Шуңа күрә кешедән бурычка сораган вакытта да безнең иң беренче эшебез – Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорау. Пәйгамбәребез  тагын бер хәдисендә: «Бурычны алган вакытта кеше төпле, ихлас кайтару нияте белән ала икән, Аллаһы Тәгалә ул бурычны кайтарырга ярдәм итәр», – ди. Әгәр кеше бурычны алырмын да кайтармам дигән ният белән ала икән, Аллаһы Тәгалә аңа капкаларын ябачак. Шул рәвешле диндә бурычка әйбер алу рөхсәт ителгән. Әмма бу адымга кеше аңа дөрестән дә мохтаҗ, ул бик кирәк булганда гына барырга кирәк. Бер кирәкмәгәнгә бурычка бату хәерле булмас.

– Бурыч ничә көндә, айда кайтарылырга тиеш?

– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә «Нәҗем» сүрәсендә: «Бер-берегез белән килешүләр турында соралырсыз», – ди. Бүген бу – аеруча мөһим, актуаль мәсьәлә. Бурычны алган вакытта бирүче һәм алучы ничек килешәләр, әҗәт шул рәвешле һәм шул вакыт эчендә кайтарылырга тиеш. Әйтик, әгәр кеше: «50 мең сум акча алып торам, ай саен 5 мең түлим», – дип вәгъдә бирсә, бурычны тулысынча кайтарырга мөмкинлеге булса да, аны килешенгәнчә түләп тора ала. Бурычны җай чыгу белән шундук кайтарам дигән булса, монысы – икенче мәсьәлә. Бу урында шунысын да искәртергә кирәк: начар, гөнаһлы әйбер, гамәлләр, дингә каршы килә торган әйберләр өчен бурычка бирергә ярамый. Кешенең әҗәтне нинди максатта файдалану өчен алуын белмәгән вакытта, гөнаһы бурычка алучының үзенә булачак.

– Бурычны вакытында кайтармау гөнаһ саналамы?

– Бурычка бирү – бик зур савап. Ник дигәндә, кеше бу адымга, гадәттә, авыр хәлдә калганда, ниндидер җитди мәсьәләне хәл итәргә кирәк булганда бара. Әҗәтне бер сәбәпсез вакытында кайтармау гөнаһ санала. Әгәр әҗәтне алыр вакыт җитеп тә бурычны алган кеше аны кайтара алмаса, бирүче исә, аның хәленә кереп, вакытны чигерсә, Аллаһы Тәгалә чиксез күп әҗер бирер. Пәйгамбәребез  Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм бер хәдисендә: «Кем дә кем үзенең мөселман кардәшенең мәсьәләсен, дөнья мәшәкатен чишәргә ярдәм итсә, Аллаһы Тәгалә аның үзенең мәсьәләсен чишәр», – ди. Шуңа күрә дустыңа, туганыңа, кардәшеңә ярдәм иткән вакытта аңа ярдәм итәм дип түгел, үзеңә булышам дип уйларга кирәк. Әгәр кеше Аллаһы ризалыгы өчен кешенең бурычын гафу итә ала икән, Аллаһы Тәгалә каршында чиксез күп савапка ирешә. Бурычны кайтару вакытын кичектереп тору да савап.

– Бүген күпләр кирәкле әйберен кредитка алып яши. Бер уйласаң, бу шулай ук бурычка алу белән бер. Дин кредитка әйбер алуга ничек карый?

– Кредитка әйбер алу белән бурычка алу бер түгел. Ник дигәндә, биргән акчаны арттырып алу – хәрам. Пәйгамбәребез: «Риба (процент) белән кергән бер динар акча уналты зинага тиң», – ди. Шуңа күрә акчаны алып, аны арттырып түләү динебездә бик зур гөнаһ санала.  Аллаһы Тәгалә моны тыйды. Икенчедән, безнең бу дөньядагы максат – Аллаһы Тәгаләне риза итәрлек гомерләр кичереп, Аллаһы рәхмәте белән җәннәтле булу. Күпләр торыр җирем юк, кредитка фатир алам, ди. Әмма без бу дөньяга гомерлеккә килмәгән бит. Мөмкинлегең юк икән, фатирны арендалап тор, яисә әлегә авылга кайтып яшә. Моны кеше иманы, дине булган вакытта гына аңлый.

– Үлгән кешенең бурычларын кем түләргә тиеш?

– Кайбер төбәкләрдә бер шарт үтәлеп бетми. Кеше үлгәч, аның өстендә берничә бурыч (юу, кәфенләү, җеназасын уку һәм ләхет алынган кабергә күмү) бар. Җеназа укып бетергәч, имам яхшы кеше идеме, дигәннән соң: «Бу кешенең бурычлары юкмы?» – дип сорый. Бурычка биргән кеше шунда әйтергә тиеш. Юкса бу дөньядан бурычлы килеш китү, мәрхүмгә кабердә караңгылык, бер газап булачак. Мәрхүмнең бурычлары калган булса, аны туганнары күтәрергә тиеш. Шуңа күрә вакытлыча килгән шушы дөньяда әҗәтләргә чумып, кешедән калышмыйм дип дөнья куарга кирәкми. Бу дөньядагы бурычлар теге дөньяда кыйммәткәрәк төшәчәк.

– Кеше исән чакта аңа бурычыңны кайтарып өлгерә алмасаң, ни эшләргә?

– Әйткәнемчә, әҗәткә алган, биргән вакытта да килешүне дөрес төзергә кирәк. Кешегә бурычны үзе исән чакта кайтара алмау очрагы да әнә шунда хәл ителергә тиеш. «Бурычны миңа булмаса, минем тормыш иптәшемә, балаларыма кайтарырсың, яисә аны хәйрия итеп башка җиргә күчерерсең», – дип алдан әйтеп, килешеп куярга кирәк. Шуңа күрә үзе исән чакта кешегә бурычын кайтарып өлгерә алмаган очракта аның тормыш иптәше, балалары, якыннарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Әти-әни бурычка баласына акча биреп, тегесе кире бирмәсә, гөнаһ буламы?

– Әйе, гөнаһ була. Әти-әни акчаны кире кайтармау шарты белән биргән булса, бер хәл. Әгәр кире кайтару шарты белән, вакытлыча биргән икән, бу гөнаһ булачак.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү