Россиядә артык азык-төлекне бушлай таратуга корылган «фудшеринг» юнәлешен законлаштырмакчылар. Бу үз чиратында бер миллион тоннага якын ризыкны чүплеккә чыгарып ташлауны туктатырга мөмкинлек бирәчәк, утильләштерү мәшәкатен дә киметәчәк. Үзенә күрә хәйрия чарасы да. Кайбер зур сәүдә челтәрләре бушлай ризык таратуны башларга әзер икән инде. Сынала торган төбәкләр – Мәскәү, Чиләбе һәм Санкт-Петербург. Исрафлыктан бу гына коткарырмы?
Чишмә башы
Язмабызны саннардан башлыйк. Ел саен 1,6 трлн сумлык 17 млн тонна азык-төлек чүплеккә һәм полигоннарга ташлана. Белгечләр сүзенә ышансаң, кулланылмаган бу продукция 2,5 млн тонна аммиак, углекислый газ һәм метан бүлеп чыгара. Шул ук вакытта Россия халкының 11 проценты яшәү минимумыннан түбәнрәк суммага көн күрә. Ташланган азык-төлек 30 млн кешене ашатырга җитәр иде.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы шушы көннәрдә зур сәүдә челтәрләрендә фудшеринг программасын җәелдерү тәкъдимен хуплап чыгыш ясады. Ягъни кибетләр куллану вакыты чыгарга күп калмаган азык-төлекне мохтаҗларга бушлай таратачак. Сүз кешеләр турында гына бармый. Мохтаҗ дигәнне киңрәк тә карарга мөмкин. Билгеле, таратылачак ризыкның сыйфаты да, барлык белешмәләре дә тәртиптә булырга тиеш.
Фудшеринг турында күптән сөйлиләр, хәйриячелек буларак аның белән халык азмы-күпме шөгыльләнә дә. Әмма ул закон белән беркетелгән юнәлеш саналмый. Тик юлда таш булып яткан сәбәпләр бу гына түгел.
Закон кибетләрдән яраклылык вакыты чыккан продукцияне утильләштерүне таләп итә. Министрлык тәкъдимендә барысы да яхшы кебек, әмма сәүдә итүчеләр өчен түгел. Фудшеринг программасы аркасында алар акча югалтачак. Утильләштерүдән дә кыйммәткәрәк төшәчәк әле ул. Хәйрия чарасы буларак азык-төлек тарату да аны салымнан азат итми. НДСны барыбер түлисе. Бу, күпчелек очракта, товар бәясенең 20 проценты диярлек. Шуңа күрә дә кибетләргә бушлай таратканчы чүплеккә чыгарып ташлау отышлырак. Ризыкны юк итеп, акт нигезендә компенсация дә алырга мөмкинлек бар бит.
Шулай да Федераль салым хезмәтендә законнарга карата кирәкле төзәтмәләрне быел көзгә карарга вәгъдә итәләр. Фудшерингка багышланган закон проектын исә Дәүләт Думасының көзге утырышында кабул да итәрләр дигән өмет бар.
Кайбер сәүдә челтәрләре закон үзгәрешләрен көтеп тормаска булды. «Магнит» һәм «X5 Group» ритейлеры («Карусель», «Пятерочка», «Перекресток» кибетләре керә. – Авт.) азык-төлек таратуны сынау рәвешендә башламакчы инде. Дөрес, Россиянең барлык шәһәрләрендә дә түгел. Әлегә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Чиләбедә сынап караячаклар.
«Магнит» кибетенең тотрыклы үсеш буенча идарәсе җитәкчесе Надежда Галактионованың рәсми сайттагы җавабыннан аңлашылганча, сәүдә ноктасының мохтаҗларга азык-төлек өләшү буенча волонтерлык оешмалары белән эшләү тәҗрибәсе бар. Әйтик, пандемия чорында гына да илнең 24 төбәгендә яшәүче аз керемле гражданнарга 350 меңләп азык-төлек тупланмасы таратылган. «Моны фудшеринг кысасында да башкарып була. Мохтаҗларга ярдәм итүдән тыш, бу әле калдыклар күләмен киметергә мөмкинлек бирәчәк», – дигән кибет вәкиле. Димәк, кибет үзе азык-төлек тарату белән шөгыльләнмәячәк. Аны хәйрия фондларында волонтерлар таратачак.
Кадере артырмы?
Фудшеринг ике куянның койрыгын бер юлы тотарга мөмкинлек бирәчәк. Казан федераль университетының табигатьне тергезү һәм су ресурсларын файдалану кафедрасы ассистенты, мөгаллим, эколог Наил Назаров шундый фикердә.
– Азык-төлекне рациональ куллану ягыннан һәм фәкыйрьлек белән көрәшү күзлегеннән, бу фикерне бик дөрес дип саныйм. Экологик яктан да, минемчә, файдалы булырга тиеш. Чөнки бу чүплекләрдә органик калдыкларны киметергә ярдәм итәчәк. Бу исә, үз чиратында, мондый калдыклар белән тукланучы синантроп биологик төрләрнең артык үрчүен чикләячәк һәм шәһәр мохитен сизелерлек дәрәҗәдә яхшыртачак. Аңлатып үтик: синантроп төрләр кешеләр күпләп яши торган урыннарда очрый. Мәсәлән, күселәр, тычканнар, чәүкәләр һәм каргалар. Чүплекләрдә тукланып, алар авыл-шәһәрләрдә бик күпләп тупланалар, саннары табигатькә кирәгеннән бик күпкә артып китә. Бу кешеләр һәм хайваннар арасында кайбер йогышлы авырулар таралуга да сәбәп була, – дип аңлатты белгеч.
Эколог әйтүенчә, куллану вакыты чыгып бара торган азык-төлеккә башкача да икенче гомер бүләк итәргә мөмкин. «Чит илләрдәге күп кенә кибетләр куллану вакыты чыгарга бер тәүлек калган ризыкларны зур ташлама белән сата яки бушка бирә. Шулай ук, вакыты чыккан ризыкларны, аларның химик составына карап, авыл хуҗалыгы тармагында кулланалар. Әйтик, хайваннар өчен биологик өстәмәләр (биодобавки) һәм комбикормнар җитештерүдә. Бу – ризыкны икенчел эшкәртү һәм куллануның бик отышлы ысулы», – ди ул.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының тәкъдименә политконсультант Дарья Полянкина да үз фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, хәйриячелек юлына басам дип, әлеге идеяләрне тормышка ашырачак төп кеше – Россиядә яшәүче исәпкә алынмый. Төгәлрәге, илдә яшәүченең менталитеты.
– Дәүләт аңа куллану вакыты менә-менә чыгам дип торган бушлай азык-төлек рәвешендә социаль ярдәм тәкъдим иткәндә, россияле үзен ничек хис итәр соң? Бу аның иҗтимагый һәм хакимият институтларына мөнәсәбәтендә нинди чагылыш табар? – дип уйлана белгеч. – Министрлыкның бу тәкъдиме күп сораулар калдыра. Иң элек – этик мәгънәдәгеләрен.
Эко-блогер Анастасия Приказчикова фудшеринг хәрәкәтен хуплаучылар рәтеннән. Аныңча, экологик проблемаларны хәл итүгә һәм артык куллануны киметүдә һәр кеше үз өлешен кертә ала. Кайбер кагыйдәләрне дә үтәргә кирәк.
– Иң гади киңәш – ашый алган кадәр генә сатып алырга, ашарга, мөмкин кадәр азрак ризыкны ташларга кирәк. Монысы өчен көндәлектә кулланырлык кагыйдәләр дә бар. Әйтик, калдык азык-төлекне үтәкүренмәле, ә иң яхшысы – пыяла савыт-сабада, контейнерларда саклагыз. Савыт төбендә күпме ризык калганын күреп торгач, аның турында оныту ихтималы да кими. Димәк, йә ашап бетерәчәксез, йә башкача кулланачаксыз. Моңа мөмкинлек биргән азык-төлекне туңдыргычта саклагыз. Хәзер махсус пакетлар да бар, шуларга салып, катырырга куярга мөмкин. Бүген һәм тиз арада ашап бетерергә кирәк ризыклар өчен суыткычта махсус урын билгеләп куегыз. Мин, мәсәлән, өске катны шуның өчен тотам. Яңа ризык әзерләр алдыннан, шул катка игътибар итегез. Бәлки, әле ашарга яраклы берәр нәрсә калгандыр, – дип уртаклашты ул.
Истә тот!
1. Фудшеринг – мөмкин булганча күбрәк ризыкны чүплектән «коткару» юнәлеше. Фриганнар белән бутамаска. Сүз уңаеннан, «ВТ» әлеге ике юнәлеш турында да язма әзерләгән иде. Фриганнар – чүплектә казынып, аннан азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар табып, шулар хисабына яшәүчеләр. Алар да исрафлыкка каршы чыга.
2. Фудшеринг белән шөгыльләнү – мохтаҗ, фәкыйрь булу дигән сүз түгел. Моның бернинди дә ояты юк. Кулланырга яраклы ризыкны чүплеккә чыгарып ташламыйча, исраф итмичә, җәмгыятькә дә, экологиягә дә файда китерергә була. Мәсәлән, бер бутербродны чүп чиләгенә ташлау – канализациягә 90 л су агызуга тиң.
3. Зур шәһәрләрдә фудшеринг белән шөгыльләнүчеләрнең махсус төркемнәре бар. Аларны социаль челтәрләрдә табарга мөмкин.
4. Исраф кылмау, башкалар белән бүлешү – мәрхәмәтлелек үрнәге дә әле ул.
Сан
Фудшеринг Россиядә елына 7 мең тонна азык-төлекне чүплектән коткарырга ярдәм итә.
Чулпан Гарифуллина