Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев: «30 ел эчендә халкыбыз өчен шактый игелекле эшләр кылынган»

1992 елның июнендә Татарстан РеспубликасыПрезиденты карары нигезендә Бөтендөнья татар конгрессы оеша һәм аның беренче съезды уза. Агымдагы елның 30 июль 2 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы VIII съезды узачак. Өч дистә елдан соң конгрессның татар дөньясында тоткан урыны, максатлары үзгәргәнме? Бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Гаяз улы ШӘЙХРАЗЫЕВ белән сөйләшәбез.

Васил Гаязович, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең төп максаты нидән гыйбарәт?

– Бөтендөнья татар конгрессы – татар иҗтимагый берләшмәләре берлеге – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә төзелгән 450дән артык милли-мәдәни оешманы берләштерә. Безнең максат – халкыбызны берләштерү, тарихыбыз, телебез, динебез, мәдәниятебыз, әдәбиятыбыз, милли мирасыбызны саклау һәм баету. Менә 30 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы шуны юнәлештән тайпылмыйча эш итә. Дөньяга сибелгән халкыбызны бер мәйданга туплау, алар белән эзлекле эш алып баруыбыз илкүләмендә дә игътибар үзәгендә. Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров Бөтендөнья татар конгрессының чит илләрдәге Россия ватандашларын алга этәрү һәм аларның мәнфәгатьләрен яклау эшенә зур өлеш кертүенассызыклады. «Бөтендөнья татар конгрессы чит илләрдә Россия Федерациясенең барлык халыкларының мәнфәгатьләрен алга этәрү буенча «йомшак көч»нең мөһим инструментларыннан берсе булып тора. Казан чит илләрдә ватандашлар эшләре буенча хөкүмәт комиссиясенең бик актив катнашучысы буларак тәкъдим ителде, шулай ук Татарстаннан килгән дусларыбыз да Россия Федерациясе субъектлары башлыклары советында актив катнашалар, ул Россия Тышкы эшләр министрлыгы каршында эшли», – дип билгеләп үтте. Димәк, конгресс тарафыннан башкарылган эшләр эзсез үтми.

Бөтендөнья татар конгрессы нинди этапларны кичерде? Һәм хәзер ул нинди этапта?

– Гомумән алганда, татар җәмәгатьчелеге белән эшчәнлек Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы һәм ярдәмендә яңа халыкара берләшмәне формалаштыруга бәйле. Беренче этап – Бөтендөнья татар конгрессы структураларын формалаштыру, программа һәм устав документларын эшләү һәм теркәү берлек эшчәнлегенең беренче биш – ун елына туры килә. Бу чорда илдә сәяси вазгыять, икътисад һәм финанслар катлаулы хәлдә иде. Нәкъ менә шул вакытта Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хакимият органнары арасында вәкаләтләрне чикләү турында килешү төзелде. Татарстанның федераль үзәк һәм төбәкләр белән хезмәттәшлеге мәсьәләсендә татар факторы роль уйнады.

Икенче этап – ил икътисадында һәм социаль үсешендә яңа цикл башлану, базар мөнәсәбәтләрен ныгыту. Ул Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Татарстан җитәкчелегендәгеэшчәнлегенә бәйле. Президент татар җәмәгатьчелегенә һәрвакыт ярдәм итә, безнең проектларны тормышка ашыруга хәер-фатихасын бирә. Татарстан һәм татар дөньясы бер-берсенә таяна, ил һәм халык файдасына конструктив хезмәттәшлек итә. Бу чорда (2005–2010 еллардан башлап) төбәк татар үзәкләренең һәм иҗтимагый берләшмәләрнең, ассоциацияләрнең (яшьләр, хатын-кыз, эшмәкәрлек, дин әһелләренең) гамәли эшчәнлеге җайга салынды.

Хәзерге этап төбәкара элемтәләрне үстерүгә һәм татарлар яшәгән төбәкләрнең хакимият органнары белән хезмәттәшлекне үстерүгә багышланган. Бу чорда 1000 һәм аннан да күбрәк кеше катнашында зур масштаблы чаралар, форумнар, россиялеләрне патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән халыкара конкурслар үткәрелә. Эпидемияләр, кризислы төбәкләрдә катлаулы халыкара вакыйгалар татар дөньясы өчен дә сынау булып тора. Татарларның милли җәмгыятьләре илнең һәм дөньяның төрле төбәкләрендә урнашкан. Шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессы хәзерге катлаулы шартларда позитив булырга омтыла, чөнки без сәламәт, патриотик көчләр, конструктив һәм гуманлы бурычлар тирәсендә берләшергә тиешбез.

Өч дистә ел эчендә Бөтендөнья татар конгрессында иң төп казанышлар нинди булды?

– Әйткәнемчә, Бөтендөнья татар конгрессы безнең барлык милләттәшләребезне берләштерү үзәге һәм таянычы булып тора. Бу еллар эчендә без бөтен дөнья буйлап татарларның этномәдәни үзенчәлеген, милли үзенчәлеген саклау утрауларын булдыра алдык. Күпьеллык системалы эшчәнлекнең иң мөһим нәтиҗәләреннән берсе – «Татарлар: гамәл стратегиясе» документын булдыру һәм кабул итү. Аның нигезендә гамәлдәге стратегияне гамәлгә ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре эшләнде. Йөзләгән милли оешма һәм мәдәни үзәкләр гуманитар процессларга этномәдәни йогынты ясау коралы алды.

Моннан 5 ел элек барлыкка килгән Милли Шура нинди роль уйный? Бу структура үзэшчәнлеген акладымы икән?

Милли шура булдыру татар милли үсешенеңмагистраль юлларын билгели һәм координацияли. Алар нигезендә татар җәмгыятьләре һәмоешмалары гуманитар юнәлешләр буенча гамәлиэш алып бара. Ә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, көчләрне мобилизацияләүне, кадрлар һәм оештыру мөмкинлекләрен һәмресурсларын координацияләүне тәэмин итә.

Васил Гаязович, Милли Шура рәисе булып сайлангач узган 5 ел сезнең тормышны, яшәешне, дөньяга карашны үзгәрттеме?

– Бик нык үзгәртте дип әйтә алмыйм. Беренчедән, мин бу эшкә татар кешесе буларак та, җитәкче буларак та әзер идем. Икенчедән, Бөтендөнья татар конгрессына килгәч, хезмәткәрләр белән бер команда булып эшли башлагач, эшнең асылына төшенергә авыр булмады. Җай гына татар дөньясы агымына кереп киттем.

Милли Шура сайлангач, Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәрелде. Россиянең башка өлкәләрендә, республикаларында милләттәшләребезне борчыган мәсьәләләрнең шактые уңай хәл ителде. Татар шәхесләренә һәйкәлләр куелды, истәлек такталары ачылды, музейлар төзелде, татар оешмаларының офислары барлыкка килде, милли үзәкләр, парклар төзелде…

Шушы биш ел эчендә сезнең тарафтан кайсы төбәктә башкарылган эшне зурысы, иң уңышлысы дип саныйсыз?

– Кайбер кешегә 1 сум бирәсең, ул сиңа гомер буе рәхмәт укый. Кемгәдер миллион бирсәң дә җитми яки ул аны оныта. Шуңа күрә минем үзем өчен дә һәм безнең команда өчен дә зур һәм кечкенә эшләр юк. Аннан, зур эшне ничек бәяләргә соң? Сумнар беләнме, квадрат метрлар беләнме?  Һәр эш чын күңелдән башкарылырга, йөрәктән чыгарга һәм халкыбызга файдалы булырга тиеш.

Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык тарихында халкыбыз өчен шактый игелекле эшләр кылынган. Беренче җитәкчебез – тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров 1992 елдан 2002 елга кадәр эшләп, татар оешмаларын берләштереп, бүгенге конгрессның нигезен һәм кирпечләрен сала. Аннан соң килгән җитәкче Ринат Закиров, шул фундаментка таянып, күп кенә проектларны тормышка ашырды. Мин килгәч, без шул проектларны дәвам итеп, баетып, регионнардагы милли оешма җитәкчеләребез һәм ул төбәкләрнең хакимиятләре белән берлектә эш алып бара башладык. Бу инде татар эшләрен оештыру нигезенә хөкүмәт ягыннан турыдан-туры ярдәм алу. Һәр этапның үз вакыты, үз эше бар. Әйткәнемчә, мин тормышка ашырылган эшне азга да, күпкә дә бүлмим. Үткән көн, нинди генә булса да, бәхетле булырга тиеш. Татар кайда гына яшәсә дә, без,Казаннан килеп, аларга ярдәм итә, файда китерә алабыз икән, шушы ярдәмне файдаланып халкыбызга уңайлык тудырабыз икән, безнең миссия үтәлгән дигән сүз.

Әңгәмәдәш Гөлназ ШӘЙХИ


Фикер өстәү