Ревакцинация кирәкме?

В гепатитына каршы прививка ясатканнан соң ревакцинация кирәкме икән? Аңлатып китмәссезме?

Суфия В. Казан

Сорауга медицина фәннәре кандидаты, табиб дерматовенеролог Юлия Тихонова җавап бирде:

— Юк, ревакцинация кирәкми. Вакцинация курсын узгач, кешедә, ким дигәндә 20 елга җитәрлек иммунитет формалаша.

В гепатиты — иң мәкерле инфекцияле авыруларның берсе. Ул кан яки биологик сыекча, яисә җенси юл белән күчә ала. Моннан тыш ул стериль булмаган эш приборлары аша да күчә ала. Шуңа күрә аны теш табибына, яисә тырнак, татуировка ясатырга барган җирдән дә эләктереп кайтырга мөмкин.

Әлеге вирус бавырны эштән чыгара. Вакытында чарасын күрмәсәң, ул вируслы хроник гепатитка, хәтта бавыр яман шешенә үк әверелергә мөмкин.

2001 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы В гепатитына каршы вакцинаны прививкалар календаренә кертте. Шул рәвешле хәзер әлеге вирусны алдан кисәтергә мөмкин. Аның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле, куркынычсыз булуы да күптән расланган. Аның тискәре йогынтысы да сирәк күзәтелә.

Әлеге прививка 55 яшькә кадәрге һәркемгә бушлай ясала. Сабыйларга бу вакцина бала тудыру йортында ук ясала. Алга таба ул балага бер ай, алты ай тулгач ясала. Өлкәннәргә, тугач та шушы прививка кадалмаган балаларга исә ул 0-1-6 (ай) эзлеклелегендә ясала. Ревакцинация кирщкми.


Фикер өстәү