Бурычка яшәү. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтен түләмәүчеләр арта

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтен түләмәүчеләр артканнан-арта бара. Күп кенә йортларның подъездына бурычлары булган кешеләрнең исем-фамилияләрен дә язып эләләр. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 1 июльгә булган мәгълүматларына караганда, республика халкының коммуналь хезмәтләр өчен 8,79 млрд сумлык әҗәте җыелган. Түләмәүчеләр кемнәр? «ВТ» журналисты әнә шуны ачыкларга тырышты. 

– Кешеләрнең пандемия аркасында тормыш хәле катлауланды, – ди Казанда бер идарәче оешмада техник-инженер эшче Гөлсинә Миңнебаева. – 2020 елда күп кенә кешеләр эшсез калды. Авырып китүчеләре, эчүчелеккә сабышучылары да бар иде. Мин еш кына түләмәүчеләрнең өйләренә барып йөрим, алар белән уртак тел табарга тырышам. Әмма кайчак аларны кызганып, елап та кайтам. Мине бигрәк тә ялгыз аналар борчый.

Хәер, үзебез яшәгән йортта да бар ул түләмәүчеләр. Эзләп тә азапланасы юк. Беренче катта белдерүләр тактасында исемнәре эленеп тора. Арадан берсе белән сөйләшеп тә йөрибез. Язма әзерләргә кирәк булгач, әкрен генә кылларын тарттым. Ә аңа шул гына кирәк тә булган. Эчендәге бар хәсрәтен, борчуын түкми-чәчми сөйләп бирде.

– 2010 елда ирем һәм ике балабыз белән социаль ипотекага фатир алып күчендек. Ирем башта ук, иң элек кредитын түлибез, аннары коммуналь хезмәтләрен капларбыз, диде. Тик минем бәхетсезлегемә, 2020 ел ахырында үпкәсендә яман шеш булып, ирем үлеп китте. Бик авыр хәлдә калдым. Әле ярый, туганнарым ярдәм итеп, кредитны ябып бетердек. Ә коммуналь хезмәт өчен бурыч өелеп калды. Иремнең машинасын сатып, мин аның бер өлешен түләгән дә идем инде. Әмма тагын 180 мең сум бирәсем бар әле, – ди Гөлия Шакирҗанова. – Ике балага кием-салым да, ризык та күп кирәк. Бер теләк: фатирдан гына чыгармасыннар.

Гөлия идарәче оешма белән дә сөйләшеп куйган. Бурычларымны түләргә тырышырмын, урамда гына калдырмагыз, дигән.

Урам дигәннән, соңгы арада берәүне дә фатирыннан куып чыгаручы юк икән. Андыйларны кечерәк фатирга күчерү тәҗрибәсе бар. Күп очракта зур фатирны кечерәккә, хәтта тулай торак бүлмәсенә дә алыштыралар. Фатирны сатып, бурыч түләүчеләр дә бар.

– Күп кенә түләмәүчеләргә ай саен пеня өстәлә, димәк, бурыч тагын арта, – ди «Мой дом» идарәче оешмасы хезмәткәре. – Эше булган, уйлап эш йөрткән кеше аны вакытында түли. Әгәр ике ай түләмиләр икән, без андыйларны судка бирәбез. Кешене башкача өйрәтеп булмый. Күпләр судка чакыру кәгазе килгәч кенә йөгерә башлый. Күп еллар күзәтәм: акчасы булмаган, бер пенсиягә яшәүче өлкәннәр иң элек коммуналь хезмәтләр өчен түләп куя. Кайберләренең яшәрлек, дарулык акчасы да калмый хәтта. Әмма алар шулай тәрбияләнгән. Ә хәзерге буын артык аптырамый. Бурычлары күпме җыелганны да белмәүчеләр бар. Күпләр чит илгә җыенганда гына бу хакта исенә төшерә.

Чит ил дигәннән, кешеләрнең диңгез күрү теләге шулкадәр көчле: алар нәкъ менә сәфәр алдыннан бурыч каплый башлый икән. Бу хакта  шушы көннәрдә Казанда Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең алты айлык эшчәнлегенә нәтиҗә ясаган коллегиясендә дә әйттеләр. Әҗәтләрне кайтартып алу өчен, бурычлыларның мөлкәтенә, банк карталарына арест салына. Хезмәт хакының күпмедер өлеше дә тотып калынырга мөмкин. Милек рәсмиләштерүгә рөхсәт бирмәү, Россиядән чыгуны тыю һәм административ җаваплылыкка тарту да каралган. Быелның алты аенда суд приставларында торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы 35649 производство эше теркәлгән. Шуларның 7163е уңай хәл ителеп, 323 миллионнан артык акча кайтарылган. Суд приставлары бурычлыларның машиналарын да ала. Шушы көннәрдә генә 160 мең сумнан артык әҗәте җыелган иргә карата шундый чара күргәннәр. Тиз арада бурычын ябып, машинасын килеп алган.

Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәгенең әйдәп баручы белгече Любовь Лапаева бурычны вакытында түләргә, аны җыеп тормаска киңәш итә. Кайберәүләр, бу хезмәт миңа кирәкми, түләмим, дип махсус түләми икән.

– Безгә күбрәк квартплата кәгазендәге суммадан риза булмаучылар килә. Аларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Ә менә бурычлы кешегә без берничек тә ярдәм итә алмыйбыз. Кайвакыт җәйге айларда фатирда тормадым дип 10–15 мең сум бурыч җыйган кешеләр килә. Кайчак 300–400 мең сум әҗәте җыелганнар да очрый. Әле менә берәү килде. 800 мең сум  бурычы бар. Әлеге кеше үзенә килгән суммалар белән килешмәгәч, түләп тормаган. Түләмәгәч, пеня җыелган. Шулай итеп, бурыч артып кына торган, – ди Любовь Лапаева. – Капиталь төзекләндерү миңа кирәкми дип, шушы хезмәт өчен еллар буе махсус түләмәүчеләр дә шактый. Болай итү дөрес түгел инде.

Любовь Лапаева, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли алмасаң, нишләргә икәнен дә аңлатты.

– Хәзер бурычларны кайтару белән коллекторлар түгел, идарәче оешма шөгыльләнә, –диде ул. – Кеше матди хәле аркасында түли алмый икән, шундук идарәче оешмага барып, бу хакта аңлатып, гариза язып калдырырга тиеш. Аның хәленә кереп, пенялар өстәмиләр. Әҗәт җыелган икән, бу очракта да идарәче оешмага барып, сумманы үзеңә уңайлы итеп түләү өчен килешү төзеп була. Сиңа хәзерге ай түләве һәм җыелган бурычның үзең сайлаган түләрлек суммасын исәпләп җибәрә торган булалар. Болай эшләү тагын да күбрәк әҗәт җыелмаудан саклый. Бурычлыларны идарәче оешма 20 көн алдан кисәтеп куярга тиеш. Аннары өенә килеп, утны өзә һәм су китү юлларын яба. Әлбәттә, бу бик күңелле хәл түгел. Мондый хәлләргә тарымас өчен, вакытында түләргә кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү