2 августта казанлылар һәм шәһәр кунаклары Казан Кремле музейларына бушлай бара алалар. Бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
10.00 сәгатьтән «Эрмитаж-Казан» үзәгендә, татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда, Татарстанның Табигать тарихы музеенда, Пушечный двор музеенда, «Манеж» күргәзмәләр залында була алалар.
Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә була.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat