Тайваньмы, Косовомы: кайда учак ягарлар?

Үткән атна нервларны соңгы чиккәчә киеренкелеккә китергән зур вакыйгалар белән төгәлләнде. Планета халкының сәяси яктан актив өлеше әнә-менә Өченче Бөтендөнья сугышына тиң конфликтка старт бирелә дип көтте. Хәл, чынлап та, җитди иде, чөнки зур чатнау нәтиҗәсендә Көнчыгышта да, Көнбатышта да глобаль икътисади кризис зур ярыклар хасил итәргә җыена. Аның дәһшәтле адымнарын туктатып булмый инде. Җир шарында вазгыять 1913–1914 еллардагыга һәм 1930 нчы еллар ахырындагыга нык охшаш, тик технологик кораллар белән шыплап тулган планета куркынычрак хәлдә.

Шимбә кичендә АКШ конгрессының вәкилләр палатасы спикеры Нэнси Пелоси  – Вашингтондагы хакимият пирамидасындагы өченче дәрәҗәдәге зат – Азия илләренә рәсми сәяхәт ясау өчен, самолетка утырып, күккә күтәрелде. Сәясәтченең Кытай Тайванена да рәсми визит белән тукталыш ясарга нияте булу турында хәбәрләр алдан ук таратылды. Пекин, андый визит була калса, кискен чаралар күрәчәген игълан итте, Көньяк Кытай диңгезендә масштаблы хәрби өйрәнүләр башлады, Тайваньга иң якын булган Фуцзянь провинциясенә калканлы техника агылды, Тын океанның Тайвань бугазы акваториясен япты. Газета хәбәрчесе Кытай Халык Азатлык армиясенең 72 бригадасы карамагындагы Harbin Z-19 вертолетларының һавага күтәрелүен онлайн режимда таң калып күзәтте: күктә иксез-чикесез булып тоелган армада чайкала иде. Пекин тарафыннан Пелоси утырган самолетны бәреп төшерү турында рәсми хәбәрләр яңгырады. Регистрация номеры 09-0540 булган Boeing C-40C очышына дистә меңләгән кеше Flightradar сайтында (күктәге һәрбер очкычның хәрәкәтен шул сайт аша күзәтеп торып була)реаль режим вакытында текәлде. Очкыч Гавайга төшеп утыра башлагач, барыбыз да җиңел суладык. Әмма тукталыш ягулык салу өчен генә булырга мөмкин иде, шуңа күрә киеренкелек дәвам итте. Төбәккә «Рональд Рейган» очкыч йөртүче корабы җитәкчелегендәге Америка хәрби флоты төркеме дә юл алды. Тайвань да Han Kuang кодлы исем белән хәрби өйрәнүләр башлаган һәм аз гына ялгыш хәрәкәт тә Бөтендөнья фаҗигасенә тиң драмага старт бирергә ихтимал иде. Кытайның да, Тайваньның да һава һөҗүменә каршы тору чаралары сугыш хәленә китерелеп җәелдерелде. Шундый хәтәр мизгелләр булды: АКШ хәрби очкычы Кытай самолетларына якын гына оча иде. Интрига Пелосиның Япония, Көньяк Корея, Сингапур һәм Малайзиягә генә визит ясаячагы турындагы рәсми белдерүе яңгырау белән кимеде. Исемлектә Тайвань булмау киеренкелекне йомшартты. Әмма көтелмәгән визит ихтималы саклана.

Якшәмбе кичендә исә Көнбатышта яңа сугышка старт бирә яздылар. Сербия – Косово чигендә кораллар чыңлады. Сербия ике ил арасындагы чиккә регуляр армиясен һәм хәрби һава көчләрен тупларга тотынды. Ил президенты Александр Вучичның, Косовода сербларны кыссалар, Сербиянең һөҗүм башлаячагы һәм җиңәчәге турында мөрәҗәгате яңгырады. Косовоның да төньяк муниципалитетларында мобилизация игълан ителү турында хәбәрләр күренде. Эш шунда: Косово хакимиятләре үзләренә килгән сербларның документларын танымаулары, аларга махсус Косово документлары бирәчәкләрен әйткәннәр иде. Яңа тәртип 1 августтан гамәлгә керәсе булганга, зур янгын чыгара яздылар да инде. Әмма АКШның Приштинадагы илчесе яңа тәртипне 1 сентябрьгә кадәр кертми торырга үтенгәч, ут чыгарырга тиешле очкынны әлегә сүндереп тордылар. Сербия – Россия тарафдары, Косово исә Көнбатышны гәүдәләндерә. Сугыш чыга калса, эш зурга китәргә мөмкин иде.

                            Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү