Миллиардерлар бөлә, валюта депозитлары яна

Россиянең Үзәк банкы өметле белдерү ясады: өченче квартал нәтиҗәләре буенча икътисад түнтәрелеше 7 процент булачак. Икенче кварталда түбәнәю 4,3 процент булган. Икътисад ныграк егылыр дип көткәннәр иде, вазгыятьнең оптимизмы менә шунда.

Әйе, әйе, авыр хәлдәге тармаклар бик күп. Металлурглар, мәсәлән, җитештерелгән продукцияне кая куярга белми, чөнки Көнбатыш базарларына үтеп керү мөмкин түгел диярлек. Икенче кварталда экспорт 20 процентка кимегән. Эчке базарда да металл куллану кими, бәяләр төшә. Дөнья икътисады акрынаю сәбәпле, экспортка саткан металл да аз табыш китерә, чөнки аларда да бу төр чималга хакны аз түлиләр. Россия Президенты Владимир Путин тармак проблемаларына кагылышлы махсус киңәшмә үткәрде, эчке базарда ихтыяҗны арттырырга чакырды.

Экспортның табышсыз булуының тагын бер сәбәбе бар: финанс хакимиятләре сумны күпме генә йомшартырга тырышмасын, теләгән нәтиҗәгә ирешә алмыйлар. Доллар һәм евро курсының түбән булуы кайчандыр кыйммәтле валютаны депозитка салган халыкны гасабиландыра. Россия банклары депозитта валюта саклаган өчен тискәре процентлар кертергә тырыша, чит илгә акча күчергәндә дә шактый зур комиссияләр алалар. Җитмәсә валюта курслары доллар-евро ияләре өчен зур югалтулар китерә торган. Белгечләр доллар һәм евро Россиянең эчке базарында 30 процент кыйммәтен югалттылар дип бәяли. Кайчан гына әле рәсми финанс хакимиятләре дә россиялеләргә акчаларын сумнарда, долларларда һәм евроларда сакларга киңәш итә иде. Хәзер бу киңәш искерде, актуальлеген югалтты. Бердән, Көнбатыштагы югары инфляция ике резерв валютасының да сатып алу көчен юкка чыгара. Икенчедән, доллар-евро курслары рубльгә карата бик түбәнәйде. Шуларга өстәп, Үзәк банк банк хисапларындагы валютаны алуга чикләүләрне киләсе елның мартына кадәр озайтты. Халык кулында 85 миллиард доллар кәгазь валюта бар дип фаразлана, депозитларда 90 миллиард доллар акрын гына сыза-яна, диләр. Депозиттагы валюта кертемнәре өчен процентлар түләнми, аны саклаган өчен депозит ияләреннән комиссия түләтү белән яныйлар.

Хәзер банклардагы валюта кертеме ияләре бер генә нәрсәгә өметләнә: хөкүмәт йомшартуга йөз тоткач, сум доллар-евро каршында көчсезләнми калмас, диләр. Долларны 70–80 сумга җиткерү планы бар бит. Әмма әлегә сум ул планга бик буйсынып ук бетми. Сум инфляциясенең зур булуы да, төп ставканы түбәнәйтү дә тиз генә нәтиҗә бирми. Импортны арттыру сумны йомшартыр дигән өмет бар, тик анысы да әле тиз генә  тормышка ашардай түгел кебек. Резерв валюталары шулай итеп инвестиция инструменты булудан туктап баралар.

Россияле миллиардерларга да җиңел түгел. 2022 ел башыннан олигархлар 60 миллиард доллар акча югалтты. Россияле миллиардерлар клубында исемлек шактый зур, бүлгәч югалтулар, бәлки, түзәрлектер. Әмма байларга бер тиен югалту да катастрофа булып тоела, анысы да бар.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү