Яшәргә урыны булмаган ана яңа туган баласын юл читенә ташлап калдырган

Чиләбедә бер юл читендә яңа туган сабый мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Биләүсәдәге яңа туган кыз бала мәетен шул тирәдән узып баручылар күреп алган. Полиция хезмәткәрләре юл читен боҗралап алган. Килеп туган хәл буенча тикшерү башлап җибәрелгән. Аның барлык нечкәлекләре ачыклана.

Баланың анасын табулары мәгълүм. Ул йортсыз-җирсез хатын-кыз булып чыккан. Нарасыйның үлеменә китергән сәбәпләрне билгеләү буенча эш алып барыла.


Фикер өстәү