Владимир Путинның матбугат секретаре аның Герхард Шредер белән очрашуы турында әйткән

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков Германиянең элекке канцлеры Герхард Шредерның Мәскәүгә визиты барышында Владимир Путин белән очрашканлыгын раслаган.

“Әйе, Шредер, Мәскәүдә булды, Путин белән очрашты. Ул кризиска карата зур борчылуын белдереп, Путиннан килеп туган хәлләрне аңлатуны сорады. Югыйсә барысы да бик гади генә: без бик күп газ җибәреп килдек – 167 млн куб. Хәзер бу сан 30 чамасы гына калды, чөнки санкцияләр кертелде. Украина уйлап чыгарылган сәбәпләр белән бер “тармак”ны туктатты. Шуңа өстәп, турбинага бәйле хәлләр килеп чыкты”, – дигән матбугат секретаре.


Фикер өстәү