Лагерьда 30 бала агулаганнан соң, җинаять эше кузгатылган

Россия Тикшерү комитеты Чиләбе өлкәсе Миасс шәһәрендәге «Еланчик» сәламәтләндерү лагерында 30дан артык бала агуланганнан соң «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта РИА Новости күзәтчелек ведомствосының матбугат үзәгенә сылтама белән хәбәр итә.

Билгеле булганча, 8-17 яшьлек балаларның хәлләре начараеп киткән. Барысында да бер үк төсле билгеләр күзәтелгән. Хәзер моның сәбәбен ачыклыйлар. Әлеге факт буенча тикшерүне Тикшерү комитетының үзәк аппараты контрольгә алган.


Фикер өстәү