Владимир Путин ана капиталын баланы шәхси балалар бакчасына йөртүгә түләү өчен тотуга рөхсәт биргән

Россия Президенты Владимир Путин ана капиталын шәхси эшмәкәрләрнең белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә тоту мөмкинлеге бирердәй законга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.

Мода кадәр Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин аңлатып үткәнчә, закон ата-аналарның сабыйларын балалар бакчасына йөртү мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән. Менә хәзер алар ана капиталы белән шәхси эшмәкәрләр ачкан балалар бакчалары өчен түли алачак.
Исегезгә төшерәбез: Дәүләт Думасы 15 июльдә ана капиталын лицензияле мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәтләре өчен түләүгә файдалану мөмкинлеге турында закон проектын кабул иткән иде.


Фикер өстәү