Исәнмесез / Сала̀м лѝйже: «ВТ» журналисты бик үзенчәлекле мари авылында булып кайтты

Кукмара районының Починок-Кучук авылында бу сүзне өч телдә дә бертигез әйтәләр. Мари, татар, урыс, удмурт һәм хәтта украин, чуаш, вьетнам, казах, азәрбайҗан халкы вәкилләре дә дус-тату яшәп ята монда. Авыл халкының яртысын тәшкил итүче марилар үз телләрен, йолаларын, традицияләрен, җыр һәм биюләрен ничек саклый? Нәрсә өчен борчылалар? Шушы сорауларга җавап эзләп, Починок-Кучук авылына юл тоттык. Анда безне «Салам лийже!» дип, үзләренә генә хас кунакчыллык белән каршы алдылар.

Җырлы авыл

Марилар яши торган Починок-Кучук авылына печән өстенең иң кызган чорында килдек. Тракторлар чабыша, халык – бакчада, басу-кырларда. Элек-электән кеше җиргә тартылган монда, шуның белән көн күргән. Күпләп терлек, умарта тоткан авыл халкы. Хәзер дә умартачылар шактый, шулай ук һәр йортта кәҗә булса да асрыйлар.

Починок-Кучукка XVI гасырның икенче яртысында ук нигез салынган. Бу җирләргә Кучук атлы кеше килеп төпләнгән дип исәпләнә. Починок исә башлангыч дип тәрҗемә ителә. Хәзерге вакытта Починок-Кучук җирлегенә сигез авыл карый, 400ләп хуҗалык бар. Шуларда барлыгы 1030 кеше теркәлгән, ә авылда яшәүчеләрнең саны – 840. Авыл җирлеге башлыгы Риналь Гыйниятов сүзләренә караганда, монда яшәүче марилар һәм татарларның саны бер тигез, 47шәр процент. Калганнары – урыс, удмурт, украиннар. Бер чуаш, казах, вьетнам, азәрбәйҗан да шушы җирлектә гомер кичерә. «Авыл өлкәннәр кулына калып бара. Кызганыч, яшьләр күбрәк каланы сайлый. Ләкин барысы да түгел. Үзебездә калучылар да бар, өметне өзмибез», – ди башлык.

Мозафаровлар йорты

Авылның мәктәбе, мәдәният йорты урнашкан үзәк урамнан Мозафаровлар яшәгән йортка таба атлыйбыз. Мари теле укытучысы, юлдашыбыз Ирина Вячеславовна авыл белән таныштыра. Элек марилар һәм татарлар төрле урамнарда яшәгән икән. Хәзер инде мондый бүленеш юк, катнаш никахлар да шактый, ди Ирина ханым.

42 ел бергә гомер кичерүче Маргарита Захаровна белән Сергей Николаевич – авылның хөрмәтле кешеләре. Икесе дә – укытучылар. Маргарита Захаровна лаеклы ялда булса, Сергей Николаевич әле дә балаларга физика һәм информатика фәннәреннән белем бирә.

Гаилә башлыгы – күршедәге Мамадыш районыннан. «Мин үзем шушында тудым, шушында үстем. Сергейның безнең яндагы Нырты авылында укытучы булып эшләгән мәле. Ә мин шунда кичке уенга барган идем. Янымнан узып китүе булды, шунда ук, менә бу минем булачак ирем, дип уйлап куйдым», – дип искә ала Маргарита ханым.

Язмыш үзе очраштырган инде аларны. Икесе дә укытучы – бер-берсен яхшы аңлыйлар. Алай гына да түгел, икәүләп авыл тарихын, мари халкының гореф-гадәт һәм традицияләрен өйрәнергә һәм укучыларына шуны өйрәтергә алына алар. «Барын да күреп үссәк тә, истә калмаган шул. Балаларга өйрәтер алдыннан үзебезгә өйрәнергә туры килде. Күпме байлыкны кулдан ычкындырганыбызны шунда гына аңладым… Авылдан-авылга йөреп, җырлар, әкиятләр, гореф-гадәтләрне барларга, тупларга туры килде. Хәзер инде аларны белгән кеше бик сирәк», – ди башлангыч сыйныфларны укыткан Маргарита Захаровна. Яшь буынга милли традицияләрне «сеңдереп» калырга теләсәң, тиешле мохит тудырырга кирәк дигән фикердә ул. Шуңа да балаларга алар турында сөйләп кенә утырмаганнар, төрледән-төрле бәйрәмнәр уздырганнар.

Берникадәр вакыттан соң Мозафаровлар тырышлыгы белән мәктәптә туган якны өйрәнү музее да ачыла. Экспонатларны шактый озак тупларга, бик күп көч куярга туры килә аларга. «Өйдән-өйгә йөрдек, кайберәүләрдән ялынып сорарга туры килде. Әле дә тарих белән «янып» йөргән чагыбыз. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбызны барлыйбыз. Сугышка башка җирдән киткәч, безнең авылныкы булып саналмаганнар. Интернетны ачып карасак, солдатларыбыз бик күп булган икән. Инде 1000ләп яңа исем теркәдек. Шушы эшне дәвам иттерергә сәламәтлектән аермасын инде», – ди Маргарита ханым.

Безнең Маргарита!

Авылда аны «безнең Маргарита» дип йөртәләр. Сергей Николаевич белән ничәмә-ничә бәйрәм уздырган алар. Әле дә милли бәйрәмнәргә сценарийлар яза Маргарита ханым. «Киңәш, ярдәм сорап килгән кешене кире борганыбыз юк. Сөенәбез генә! Бездә Сурем – Изге аланда корбан  бәйрәме бар. Аның рәтен өйрәнеп, дәфтәргә язып куйдык. Хәзер менә бездән сорыйлар», – ди Сергей Николаевич.

Мари гына түгел, татар халкы бәйрәмнәрендә дә актив катнашалар. «Сабантуйны көтеп алабыз. Гает икән, таба исе чыгарып, коймак пешерәбез. Азан әйткәндә яки бәйрәмнәрдә эшләми торабыз. Киявебез – татар милләтеннән. Шуңа күрә йортта татар, урыс, мари сүзләре бертигез яңгырый. Ә башкача була аламыни? Күрше хакы бит ул!» – ди Маргарита Захаровна.

Тел, милләт, традицияләр яши алырмы? Әлеге гаиләне дә борчый бу сорау. «Бик күп уйланам бу турыда. Кайчак хәзерге буын белән безнең арада упкын бар сыман тоела. Ләкин өметне өзәргә ярамый. Яшьләрне көчләп өйрәтеп, менә моны эшлә, дип булмый. Аларны кызыксындырырга, кечкенәдән бәйрәмнәрдә катнаштырырга кирәк. Күреп кенә түгел, «татып» та үссеннәр өчен», – ди Маргарита Захаровна.

Бии-бии кавышалар

Шуннан соң без авылдагы мәдәният йортына юл тоттык. Монда безне куас, коймак, якты йөз һәм тәмле тел белән каршы алдылар. Аннан авылны дөнья күләмендә таныткан «Кна вел» ансамбле белән таныштырдылар.

«Кна вел» мари халык ансамбле 1985 елда ук оеша. Шул вакыттан бирле, җырга-моңга төреп, 200ләп кешене тәрбияли ул. Еллар узса да, максатлары бер – бәһасез рухи мирасны буыннан-буынга тапшыру. 

Хәзерге вакытта ансамбльгә 40лап кеше йөри икән. Әле генә мәктәп бусагасын атлап кергән балалардан алып 80 яшьлек әби-бабайларга кадәр җырлый, бии, халык уен коралларында уйный «Кна вел»да.

– Ансамбльне Моисей Ямбулатов белән бергә оештырдык. Аңа кадәр кайбер татар авылларында Кукмара районында марилар яшәвен белмәүчеләр бар иде хәтта. Ул вакыттан бирле күпме сулар аккан инде, ничә буын алышынган, – ди ансамбльнең җитәкчесе Леонид Искаков. Ул шулай ук бу җирлекнең карты (мариларның дин әһеле – каһине шулай атала) булып тора.

1992 елда «Кна вел» халык ансамбле статусын ала. Эстония, Финляндия, Казахстан – кайда гына булмый алар. Мари Иле, Киров өлкәсе, Удмуртия, Татарстанны аркылыга-буйга йөреп чыгалар.

– Чит илләргә, төбәкләргә еш чакыралар безне. Эстониядә генә дә, ялгышмасам, өч мәртәбә булдык. Үзебездә уза торган бәйрәм-фестивальләрне дә калдырмыйбыз, – дип сөйләвен дәвам иттерде әңгәмәдәшебез.

Хәзер төп игътибарны яшь буынга бирәләр икән. «Еллар буе туплаган тәҗрибәне, гореф-гадәт һәм йолаларны, традицияләрне ике арада күпер салып кына саклап калып була», – ди Леонид Искаков.

– Без инде яшәрмибез, үзебезгә дәвамчылар әзерләргә кирәк. Бүген мәктәп укучыларының күпчелеге безнең ансамбльгә йөри. Марилар гына түгел, татар миләттеннән булган яшьләр дә бар араларында. Кызыксынып киләләр, дөбер-шатыр бииләр. Без ата-бабаларыбыздан өйрәнгән кебек, алар бездән күреп, белеп үсәргә тиеш. Кызганыч, авылда яшьләр калмый диярлек, эш эзләп, читкә китәләр. Бар өмет – мәктәпкә, – ди ул.

Телне саклауда да өлешләре зурдан аларның. Әңгәмәдәшебез әйтүенчә, балалар белән дә, үзара да мари телендә сөйләшәләр.

– Башка төбәкләрдә яшәүче мариларның үзара урысча аралашуына исем-акылым китә минем. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә сөйләшми бит үз телләрендә! Мари иленә барып, бер кәлимә мари сүзе ишетми кайткан чаклар булды. Әле ярый мәктәбебездә мари теле дәресләре укытыла, гаиләләрдә аралашалар, – ди Леонид Искаков.

«Кна вел» эшләү дәверендә 13ләп мари биюен сәхнәгә чыгарган. Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче мариларның үзенчәлекле җыр-биюләрен өйрәнеп һәм яшьләргә өйрәтеп, бүген дә күз карасыдай саклыйлар аларны.

– Кукмара мариларының горурлыгы – «сигезле» биюе. Аны дөрес итеп бездә генә бии беләләр. Әби-бабаларыбыз шул биюдә үзләренә пар тапкан, кавышканнар. Парлы бию бит ул, егет кеше күзе төшкән кыз каршына басып тыпырдый. Шуннан кызның җавабын көтә. Ул да егетне ошатса, бергә бииләр. Хәзер инде халык биюләре сәхнәгә менде. Алай да, безнең ансамбльдә табышып, кавышкан парлар байтак, – дип сөйли әңгәмәдәшебез. – «Кна вел»да бии-бии кавышып, бүген инде әби һәм бабай булган  парлар да бар. Иң сөендергәне – балаларын да алып киләләр, – ди ансамбль җитәкчесе.

Менә шулай яшәп ята алар. Починок-Кучук авылы уртасындагы мәдәният йортына берничә авылдан җыелып, эш-мәшәкать, дәрес-фәлән дип тормыйча, яше дә, карты да җыр-бию, уеннар телендә аралашып, Леонид әфәнде әйткән күперне ныгытып торалар. Мәдәният йорты мөдире Ольга Евгениевна әйтмешли, күп авылларда сүнәргә өлгергән мәдәният учагына җан өреп яшиләр.

Бар да телдән башлана

Кайда гына барсак та, бу сүзләрне еш ишетәбез. Починок-Кучук авылы халкы да шулай ди. Шуңа да өйдә дә, урамда да, балалары белән дә, гомумән, кая гына барсалар да, үз телләрендә сөйләшергә тырышалар.

Билгеле, бу мәсьәләдә мәктәп тә зур роль уйный. Починок-Кучук урта мәктәбе – райондагы мари теле укытыла торган бердәнбер белем йорты. 2021–2022  уку елын барлыгы 65 бала тәмамлаган. Шуларның яртысы – марилар, калган яртысы – татарлар.

– 2017 елдан 1–11 сыйныфларда мари теле дә, татар теле дә туган тел буларак укытыла башлады. Бүген балалар атнага өчәр сәгать үз телләрен өйрәнә, –ди мәктәп директоры Алмаз Фәйзрахманов.

Ләкин моның белән генә чикләнми алар. Телгә карата мәхәббәтне милли бәйрәмнәр, фестивальләр аша да тәрбиялиләр. Мәктәптә мари һәм татар халкының төп бәйрәмнәрен уздыралар, барысын да укучылар үзләре әзерли. Узган уку елында төбәкара мари мәдәнияте фестивален дә башлап җибәргәннәр.

– Дәресләрне дә уен формасында уздырырга яратам. Укучылар үз телләрен теләп, кызыксынып өйрәнә, – ди мари теле укытучысы Ирина Родыгина.

Мәктәп директоры сүзләренә караганда, туган телне белүдә әти-әниләрнең өлеше зур. Балаларына үз туган телен өйрәтмәүче, мәктәптә дә аны сайламаучы әти-әниләргә шаккаталар монда, андый хәлләр белән бер дә очрашканнары юк.

Ләкин тел өйрәнү теләк белән генә чикләнми шул. Тиешле әсбаплары да кирәк.

– Төп проблемабыз һәм иң авырткан урыныбыз – яңа дәреслекләр булмау. Мари теле дәреслекләре Мари Иле Республикасында басыла. Ел саен заказ бирәбез – нәтиҗәсез. Иң яңа дигән дәреслекләребез 2015 елгы иде. Узган ел көч-хәл белән бишәр данә 2018 елгы дәреслекләр табып алып кайттык. Ләкин бу бик аз, – ди Алмаз Фәйзрахманов.

Дәреслекләр генә түгел, мари теле һәм мәдәниятенә багышланган интернет чыганаклар да бик аз. Ирина ханым шулай ди.

– Әйтик, урыс теле укытучысы теләсә кайсы китап кибетенә кереп, үзенә кирәкле дәреслек, методик кулланма таба ала. Туган тел укытучылары, нинди генә телне алсаң да, мондый мөмкинлеккә ия түгел. Интернетта да мәгълүмат табу бик кыен. Миңа калса, хәзерге заманда мондый проблема, гомумән, булырга тиеш түгел, – ди ул. – Заман укытучыларын берләштерә торган тагын бер проблема бар. Алар үзләренә ышанмый, хәтта туган тел дәресләренең әһәмиятен дә аңлап бетерми. Шуңа да укучыларга үз фәнен тиешле дәрәҗәдә өйрәтә алмый. Укытучының үзен һәм укыта торган фәнен нинди позициягә куюыннан да күп нәрсә үзгәрә.

Туган телне ничек сакларга? Иң беренче чиратта, үз телеңдә сөйләшергә кирәк.

– Ни дәрәҗәдә белүең мөһим түгел – сөйләш кенә. Иң гади һәм әһәмиятле кагыйдәсе шул аның. Сөйләшүдән туктыйбыз икән, мәктәпләрдә укытылуыннан бернинди файда булмаячак. Туган телебездә сөйләшү һәм язу – безнең буынның төп бурычы. Чөнки туган телебез – ата-бабаларыбыз белән безне бәйләп торучы күпер ул. Туган теле, мәдәният һәм фольклоры сакланган милләт кенә милләт була ала, – ди бу хакта мари теле укытучысы.

Коман мелна (катлы белен)

Мозафаровлар безне коман мелна дигән милли ризыклары белән каршы алды. Марина Захаровна әйтүенчә, аны иң кадерле кунаклар өчен генә әзерлиләр. Ә рецепты болайрак.  Камыр өчен 1–1,5 стакан җылы су, бер чеметем тоз, 1,5 аш кашыгы үсемлек мае һәм каймак, бер чеметем разрыхлитель һәм он кирәк булачак. Камыры кыстыбыйныкына охшаган. Камырны җәеп, коры табада пешереп алырга кирәк.

Эчлек өчен 1 кило эремчек, 4 йомырка, тәменчә шикәр комы, бер чеметем тоз, бер уч тирәсе манный ярмасы, 1,5 аш кашыгы үсемлек мае һәм каймак, бераз сөт кирәк. Шушы эчлекне әзер камыр өстенә сылыйбыз да, йөзе килгәнче, мичкә яки духовкага озатабыз. Әзер беленнәргә эретелгән атланмай сөртәбез.

Сүзлек

Исәнмесез! – Сала̀м лѝйже!

Сәлам! – Салам!

Хәерле иртә! – По̀ро эр!

Хәерле көн! – По̀ро кѐче!

Хәерле кич! – По̀ро кас!

Сау бул! – Чевѐрын!

Рәхмәт! – Та̀у!

Хәлләрегез ничек? – Кузѐ пашада̀ кая?

Туган тел – Шо̀чмо йы̀лме.

Әни – Авай.

Әти – Ачай.

Мин сине яратам! – Мый ты̀йым йöратѐм!

Лилия Гыймазова

Исәнмесез / Зечбуресь: «ВТ» журналисты бик үзенчәлекле удмурт авылында булып кайтты

 Исәнмесез / Шумбратада: «ВТ» журналисты бик үзенчәлекле мордва авылларында булып кайтты

 

 

 


Фикер өстәү