«Ватаным Татарстан» уздырган «Безнең авыл имамы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Авыл – милли һәм рухи тормышыбызның чыганагы, дибез икән, ул чыганакны карап, тәрбияләп торучыларга да игътибар итәргә кирәктер. Нәкъ менә шуны күздә тотып, «Ватаным Татарстан» газетасы, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә, «Безнең авыл имамы» бәйгесен игълан итте. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган иде.

Бәйге кызу барды,  аңа килгән хатлар барыбызны да сөендерерлек булды. “Әдәп, әхлак һәм туган телебез сагында торган имамнар булганда, киләчәк өметле!” дигән фикеребез тагын да ныгыды.

Бәйгегә нәтиҗә ясар алдыннан иң яшь катнашучыбызны – Буа районы Татар Аксуы авылыннан 15 яшьлек Ләйлә Зарипованы билгеләп үтик. Имамны яшьләргә юл күрсәтүче, авылны яшәтүче дип язган яшь кызга рәхмәт хаты юллыйбыз. Шундый ук рәхмәт хаты белән иң өлкән катнашучыбыз – Әлмәт районы Елховой авылыннан Тәлгать Сәлахов та бүләкләнә.

Диния нәзарәтенең махсус премиясенә исә Буа районыннан Иске Суыксу авылы имамы турында язган Әлфинур Йосыпова лаек булды. Ул 10 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләнә.

Калган урыннар түбәндәгечә:

 1 урын –  «Бала күңеленә ачкыч», Илмира Салихҗанова (Казан);

2 урын   – «Зирекленең зирәк кешесе», Мәймүнә Хәйретдинова (Яңа Чишмә).

Жюри карары белән, 3 нче урынны өч авторга бирергә булдык. Алар барысы да 5 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Шулай итеп,

3 урын – «Бәхет юлы», Лилия Нургалиева (Кукмара)

«Универсал» , Ләйлә Хәйруллина (Питрәч, Шәле)

«Исеме үк зиннәтле», Рәшит Хәбибуллин (Буа, Килдураз).

 

 


Фикер өстәү