Базар көн. Анда ниләр саталар?

Ул көнне бөтен район гөрләп тора. Киштәләрдә ни генә юк: яңа аертылган бал, сөт өсте, җиләк-җимеш, кайнар икмәк кенә түгел, эт-мәчеләр, хәтта бозау белән сыер да саталар. Районнарда үтүче «базар көн»дә халык әнә шулай сату итә. «ВТ» журналисты республиканың берничә районында сату итүчеләр белән сөйләште.

«Муравейник»

Апаста атнаның һәр дүшәмбесе һәм җомгасы көнне базар гөрли. Сатучыларга район үзәгеннән урын бирелгән. Халык телендә аны «муравейник» дип йөртәләр.

– Монда ни генә сатмыйлар. Берни алмыйм дип чыккан кеше дә товарсыз кайтып китми, – ди Апаста яшәүче Гөлсем Хәлиуллина. – Тирә-як районнар да безгә килеп сату итә. Күрше Чувашия Республикасыннан бозаулар китереп саталар. Халык бик теләп ала. Базар – базар инде ул, бәясе дә кибетнеке кебек булмый. Сатулашырга, бәяне төшертергә мөмкин. Әле үзем дә узган атнада күп итеп мүк җиләге сатып алдым. Язын үсентеләрне дә моннан алган идек. Энем, Мамадыштан килеп, шушы базардан мунча миче алып кайтып китте.

Аның күршесе Фирая Батыршина базарда үзе сата икән.

– Мин гөлләр үрчетәм. Базар көнне шуларны алып чыгам. Халык яратып ала. Юктан да акча эшләп кайтам. Кешене акчасыз димәс идем. Дүшәмбе көнне дә, җомга көнне дә базар шаулап тора. Кемдер сата, кемдер ала. Мондый көн бик кирәк иде ул. Әле ярый, җитәкчеләр каршы килмичә, безгә сату өчен махсус урын бирде, – ди Фирая апа.

«Күршеләр» рәхәтләнә

Әтнә базары элек-электән еракларга дан тоткан. Күшәр авылында яшәүче Гөлназ Гатина әнә шулай ди.

– Безнең әбиләр җомга саен базарга йөрер иде. Шушы гадәт калды. Әле дә базар көн дәвам итә. Мин үзем анда сатылган товарларны яратам. Рәхәт җир ул. Ни генә сатмыйлар. Авыл хуҗалыгы әйберләре, җиләк-җимеш, яшелчә, чебеш-тавык – бар да бар, – ди ул.

Әтнәдә яшәүче Фәридә Хәсәнова, сирәк кенә булса да, базарга чыккалый икән.

– Җомга көнне эштә булам. Ял туры килсә, әлбәттә, базарга кереп чыгам. Үзәк урамда урнаша ул. Күрше Киров өлкәсе, Мари Иле республикасыннан да сатучылар килә. Кировныкылар балык сата, марилар җиләк-җимеш алып килә. Район халкы да читтә калмый. Алар үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итә. Сөтен дә саталар, каймагын да, казылыгын да, балын да. Акчаң гына җитсен, – ди ул.

Районныкын беләләр, авылныкын юк әле

Балтачта узучы базар көннең дә даны еракларга киткән. Чәршәмбе көнне узганга, аны «четверг базары» дип тә йөртәләр. Кайбер  җирдән товарларын сатар өчен Казанга килсәләр, монда киресенчә, башкала сатучылары үзләре кайта. Куныр авылында яшәүче Гөлназ Шакирҗанова «четверг базары»нда сигез елдан артык сата икән инде.

– Бу базарда җаның ни тели, шул бар. Халык та күп йөри. Базарга район кешесе генә түгел, башка шәһәрләрдән дә сатып алырга дип киләләр. Кыскасы, ул көн матур бер бәйрәмгә әйләнә, – ди Гөлназ. – Атнакич булгач, базар иртән эшли башлый. Без, гадәттә, иртәнге биштә үк районга чыгып китәбез. Үзебезнең сатып алучыларыбыз бар. Килгәнебезне көтеп торалар. Ел әйләнәсе бал сатабыз.

Базарга Кукмара итекчеләре дә килә икән. Күрше республикадан да килүчеләр бар, ди. Сатучылар әйтүенчә, ул көнне акчасы да әйбәт керә.  Ике ай элек шушындый базарны Чепья авылында да ачканнар. Хәзер күп кенә авыллар берләшеп, атнаның һәр сишәмбесендә шунда сату итә икән.

– Авылларда әлегә мондый сатулар оештырылмый иде. Халык сорагач, район хакимиятендәгеләр эшләп карарга булганнар. Ихтыяҗ булса, дәвам иттерәчәкләр. Ә без –  сәүдәгәрләр өчен мондый базарлар бик кирәк. Авыл кешесенә үзе җитештергән продукциясен сатарга бер дигән җир бит, – ди Гөлназ.

Арчада да чәршәмбе һәм шимбә көнне базарда халык аеруча күп була икән. «Базар көн» дип аталмаса да, кешеләр бу көннәрдә үзенә кирәкле бар нәрсәне алып буласын белә.

– Бездә базар көн дә эшли. Кем нәрсә сата ала, шуны алып чыга. Базар бәясен арзан димәс идем.  Әлбәттә, сыйфатлы товар өчен түләргә кирәк. Кеше бакчасында үстергән яшелчәсе өчен  тиешле бәя алырга тиеш. Шуңа да мин әбиләр күпме сораса, шуның кадәр акча түлим. Сатулашып та тормыйм, – ди Ләйлә Гарипова.

Кукмарада – көн дә базар

Бер сәяхәтебез вакытында Кукмара базарын аркылыга-буйга йөргән идек. Анда да ни генә юк! Үз гомерендә бары тик шушы базарда сатып кына көн күрүчеләр дә байтак. Әнә Николай Сафронов Кукмарага Нократ Аланыннан килеп сата.

– Кыш һәм җәй буе пешкән яшелчә сатам. Кырып алып бетерәләр. Кешеләр ялкауланды бит хәзер. Чөгендерне дә, кишерне дә пешереп кенә өлгер. Тозлаган кыяр белән кәбестә дә алып киләм. Хатыным тозлауга оста.  Килеп сатып йөрү үзен үзе аклый. Яшелчәләрдән акча әйбәт керә, – ди Николай дәдәй. – Үзегез уйлап карагыз әле: чөгендер орлыгын 14 сумга алган идем. Ул бер түтәлгә җитте. Аннан чыккан чөгендерне үлчәп тормадык. Пешкәненең килосын 100 сумнан сатабыз. Дүрт чөгендер керә инде ул килога. Шулай итеп, бер чиләк чөгендердән 2 мең сумга якын акча җыела. Кәбестә дә акчалы итә. Аны да үзебез үстерәбез. Орлыктан кәлшә әзерләгәч, кыйммәткә чыкмый. Тозлауның берние дә юк. Су да тоз гына кирәк. Кеше шул кәбестәне егылып ала. Аның килосын 120–150 сумга бирәм.

Николай дәдәйнең күршесендә сату итүче Гөлниса Мансурова гомере буе чәчәк үсентесе сата:

– Иренмәсәң, акча эшләп була. Берәүгә дә китереп бирмиләр. Пенсиям күп түгел.  Әнә шуңа базарга йөрим инде. Бездә базар көн дә эшли. Ял көне юк. Теләгән кеше үз-үзенә ял ясый. Мин инде язын көн дә эшләдем. Җәйгә бераз туктап торам да көзен тагын күпьеллык чәчәкләр сатарга тотынам. Минем «бизнес» – шул чәчәк инде. Үз йортың, бакчаң булгач, рәхәтләнеп акча эшләп була.

«Безгә  базар кирәкми»

Биектау районында да базар көн оештырмакчы булалар. Мәмдәл авылында һәр чәршәмбе базар эшләп тә китә. Дөбьязда да үз продукциясен җитештерүчеләрне җыеп, базар оештырырга телиләр. Әмма никтер ул барып чыкмый. Авыл җирлеге башлыгы үзе һәркемгә шалтыратып чакыра, тик халык килми. Безгә базар кирәкми, дип җавап бирәләр икән.

– Мине дә чакырганнар иде. Үз продукцияң белән кил, диделәр. Әмма мин алай өйрәнмәгән. Ниндидер өстәл артына кереп, сатып тора алмыйм, уңайсызланам. Базар минем өчен түгел, – ди Биектау районының Ташсу авылында яшәүче фермер Айгөл Бикмуллина. – Җитештергән продукциямне үз алымым белән сатам. Сатып алучыларны социаль челтәрләр, телефондагы «Ватсап» төркеме аша табам. Сөт, эремчек, авыл йомыркасы, корт, казылыклар, тавык-чебешләр, казлар – кыскасы, бакчамда ни үсә, абзарымда нәрсә асрыйм, бөтенесен сатабыз. Алучыбыз җитәрлек.

Базар – икенче өебез

Базарлар турында язып, Чаллы – Казан юлы өстендәге «Сайкичү»не онытсаң, гөнаһ булыр кебек. Ничәмә-ничә кешене ашаткан, күпме гаиләне ашлы иткән урын бит ул. Үземә дә шушы базарда бераз сату итәргә туры килде. Безнең якларда шунда барып, нидер сатмаган кеше ялкау булып санала. Һәрхәлдә өйдә шундый тәртип иде. Каникул вакытында шунда акча эшләгән вакытлар истә калган. Баштарак  термостан кофе саттыралар иде. Югары сыйныфларда өчпочмак пешереп, шуны сата башладык. Бер ягы бар: саткан акчаң үзеңә була. Елына бер тапкыр шәһәр күргән балага ул акча нәрсәгә кирәк булгандыр инде. Шөкер, шул күрергә тилмергән шәһәр коткарды безне.  Без китүгә, базарга тәртип тә салынды. Элеккеге төсле килеп тә туктарга өлгермәгән машинага йөгереп барулар бетте. Халык шәхси эшмәкәргә әйләнеп, үзенә урын алып, соңрак сату ноктасы ачты.

Мондагы базар бөтен республикадагы базар көннәрне берләштер кебек тоела миңа. «Сайкичү»нең эше туктап торганы юк. Тәүлек, ел әйләнәсе халык агыла монда. Юкса заманында мәрхүм Хәтирә апа Мулләхмәтованың, юл буена чыгып, тозлы кыяр белән бәрәңге сатуыннан башланган эш булган инде ул. Ә хәзер зур бер ял урынын тәшкил итә. Монда ни генә юк. Ризык сатучылар нәрсә пешерә беләләр, шуны саталар. Рәт-рәт ысланган балык, кыстыбый, өчпочмак, мантый, чебурек янында чәкчәк тә, гөбәдия, төрле пироглар да саталар. Кемгә нинди чәй кирәк – шуны ясап бирәләр. Мәтрүшкәле чәй  өчен чишмә суы самавырда кайнап утыра.

– Шушы базар бик нык ярдәм итте. Эше күп булса да, ризык акчага әйләнгәч, күңел үсә иде. Пенсиягә чыкканчы, шунда саттым. Юлаучылар һәр ризыгымны мактап кына ашады. Күп кенә җырчылар белән дуслашып беттем. Миңа килеп ашаучы үз кешеләрем бар иде, – ди Баскан авылында яшәүче Гөлнара ханым. – Хәзер җәйләрен җиләкне шунда сатам. Машиналар ял итәргә туктагач, анда алучы күп.

Җиләк-җимеш дигәннән, «Сайкичү»дә аның нинди генә төре юк. Сезонны каен җиләгеннән башлыйлар, чия белән тәмамлыйлар. Әлегә халык кура җиләге һәм карлыган сата икән. Хәтта яшел борчак сатып та акча эшләүчеләр бар.

– Мәтрүшкә, бөтнек, каен себеркесе сатып, 100 мең сум эшләдем. Гөмбә дә сатам. Быел урман чикләвеге күп. Тиздән шуңа тотынабыз. Байлык – аяк астында. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп, җыясы да сатасы, – ди исемен күрсәтмәүне сораган абзый. – Кыш көннәрендә районда узган ярминкәгә барып, үзебез үстергән казны сатып кайтам. Хатын кышка әзерләгән кыяр-помидорларны да сыпыртып алалар. Миләш белән баланны да җыеп катырып куябыз. Анысын да алучы күп. Кыскасы, кайда нинди генә базар ачсалар да – сатучысы кирәк. Ә сатып акча эшләр өчен тир түкмичә булмый.

Кыскасы, авыл халкы нәрсәдер сатып, акча эшли алуына бик сөенә. Мөмкинлек кенә бирсеннәр! Пешерә дә, төшерә дә, кайната, тозлый, малын тота, сөтен дә сава авыл кешесе. Акчаның артыгы юк, ди алар. Сатып алучысы гына булсын! Иң зур теләк әнә шул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Базар көн бәяләре

Балның 3 литрлы банкасы – 1600–1800 сум;

Яңа тотылган балык (кг) – 200 сумннан башлап:

Сөт (литры) – 80–100 сум

 

 


Базар көн. Анда ниләр саталар?” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ