Кызыл карлыган белән бөтнектән – желе ясау ЫСУЛЫ

Римма Сибаева рецепты.

Кирәк булачак:  2 кило кызыл карлыган, 1,5 кило шикәр комы, 3 бөтнек ботагы.

Карлыганны юып, суын саркытабыз. Блендерга әз-әзләп салып, пюре хәленә китерәбез. Вак тишекле иләк аша чыгарып, төшләре һәм тышчасыннан арындырабыз. Кәстрүлгә салып, шикәр комы һәм бөтнек (базилик та ярый) өстибез. Утка куеп, болгата-болгата, күбеген җыябыз. Кайнап чыкканнан соң бер минут узгач сүндерәбез. Бөтнекне алып ташлыйбыз. Желены парландырылган банкаларга тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз һәм суынганчы бүлмә температурасында тотабыз.

Мондый рецепт белән ясалган желе бик куе һәм тәмле була.


Фикер өстәү