• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Кыен хәлдә калган ана: «Улымның бер ел утырасы калды… Кайтыр, ярдәм итәр дияр идең, дә, тик аның иректә торганы да юк»

    Кыен хәлдә калган ана: «Улымның бер ел утырасы калды… Кайтыр, ярдәм итәр дияр идең, дә, тик аның иректә торганы да юк»

    Татар балалары өчен «Бэтмен» белән «Супермен»ны кем алыштырыр?

    Татар балалары өчен «Бэтмен» белән «Супермен»ны кем алыштырыр?

    Рәниф Шәрипов: «Артык кыю язганымны үзем дә белми идем»

    Рәниф Шәрипов: «Артык кыю язганымны үзем дә белми идем»

    «Хәрәкәттә – бәрәкәт»: казанлылар бию батлында көч сынашты

    «Хәрәкәттә – бәрәкәт»: казанлылар бию батлында көч сынашты

    90 да да эштән туктамаган Наил Сабиров: «Бер-береңне аңлап яшәүләре рәхәт бит»

    90 да да эштән туктамаган Наил Сабиров: «Бер-береңне аңлап яшәүләре рәхәт бит»

    Ислам дине тынычлыкка һәм бер-береңә ярдәм итәргә, изгелек кылырга өнди

    Ислам дине тынычлыкка һәм бер-береңә ярдәм итәргә, изгелек кылырга өнди

    Айгөл Рәхимова: «Бәхетле кеше башкаларга начарлык теләми»

    Айгөл Рәхимова: «Бәхетле кеше башкаларга начарлык теләми»

    Риман Гыйлемханов: «Шәхес буласы килә»

    Риман Гыйлемханов: «Шәхес буласы килә»

    Казан Кремлендә битлек, яңа парк, Салмачы бистәсе хәлләре турында сөйләшү булды

    Казан Кремлендә битлек, яңа парк, Салмачы бистәсе хәлләре турында сөйләшү булды

    Госел алу ТӘРТИБЕ

    Госел алу ТӘРТИБЕ

    «Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесе телевизион форматта узачак

    «Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесе телевизион форматта узачак

    Суга төкерәсе түгел

    Суга төкерәсе түгел

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Акча саклау буенча хак ЛАЙФХАК

    Акча саклау буенча хак ЛАЙФХАК

    Коронавирус белән җиңелчә, әмма күп кеше авырый

    Коронавирус белән җиңелчә, әмма күп кеше авырый

    Кортизол: артуы куркынычмы, әллә кимүеме?

    Кортизол: артуы куркынычмы, әллә кимүеме?

    90 да да эштән туктамаган Наил Сабиров: «Бер-береңне аңлап яшәүләре рәхәт бит»

    90 да да эштән туктамаган Наил Сабиров: «Бер-береңне аңлап яшәүләре рәхәт бит»

    Татарстанда дарулар кытлыгы бармы? «ВТ» журналисты шуны ачыклады

    Татарстанда дарулар кытлыгы бармы? «ВТ» журналисты шуны ачыклады

    Помидор картаюны акрынайта, йөрәкне дәвалый, кәефне күтәрә

    Помидор картаюны акрынайта, йөрәкне дәвалый, кәефне күтәрә

    Бал сайлаганда исенә, төсенә һәм… күбегенә кара

    Бал сайлаганда исенә, төсенә һәм… күбегенә кара

    «Их, җәй!» салаты ясау ЫСУЛЫ

    «Их, җәй!» салаты ясау ЫСУЛЫ

    Йомырка турындагы 7 сорауга ҖАВАП

    Йомырка турындагы 7 сорауга ҖАВАП

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары
    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Икътисад

Соңгы Кытай кисәтүе

- ieditor
05.08.2022
- Икътисад
0
Соңгы Кытай кисәтүе
0
Карулар
Share on Twitter

Нэнси Пелосиның 2 август көнне Тайваньга визит ясаячагын һәм шуның белән бәйле матавыкларны без «Ватаным Татарстан»ның атна башындагы саннарында сөйләгән идек инде. Пелоси турында «Вашингтондагы хакимият пирамидасындагы өченче дәрәҗәдәге зат» дип язабыз икән, аның Тайбэйга килүе рәсми визит дип саналырга тиеш.

Чынлап та, бу юллар язылганда, АКШ конгрессының вәкилләр палатасы спикеры Тайвань администрациясе башлыгы (аны Президент дип тә йөртәләр) Цай Инвэнь белән очрашып сөйләште инде һәм утрау лидеры: «Тайвань бернинди янаулар, шул исәптән хәрби янаулар алдында да чигенмәячәк», – дип белдерде.

Чынлыкта 2 август кичендә дөнья безнең барыбызның да тормышын чәлпәрәмә китерәчәк зур конфликт алдында торды. Пелоси утырган самолетның Тайваньга таба очышын Flightradar сайты аша вакыт-вакыт 650 меңгә кадәр кеше онлайн режимда күзәтеп утырды. Сайт керүчеләрнең күплегенә чыдый алмыйча эленгәләп тә кала иде. Бөек держава статусына ия булган Кытай, үзенең сәяси лидерларының белдерүенә караганда, бу визитка юл куярга тиеш түгел иде. Бик аз дигәндә, чин хәрби очкычлары америкалы хатын утырган самолетны җиргә төшеп утырырга мәҗбүр итәргә тиешләр иде. Хәтта һава һөҗүме нәтиҗәсендә аны бәреп төшерү куркынычы да зур булды. Соңгысы бик зур хәрби конфликтка старт бирү һәм бөтен планетаны зур дәһшәт чолгап алу белән янады.

Әле кораллы конфликт булмаган килеш тә дөнья биржалары түнде, алтынга бәя күтәрелде. Күз алдыгызга китерегез: Пелоси зур максатлар өчен корбан ителсә, безнең тормыш бик караңгы зонага килеп керер иде. Вакыйгаларның кульминацион ноктасында Тайвань кораллы көчләре икенче дәрәҗәдәге сугыш хәленә китерелде, Суншань аэродромындагы һава һөҗүменә каршы тору системаларының маскировка тышлыклары салдырылды, япон Окинавасындагы АКШ базасыннан 5 ягулык салучы очкыч һәм 8 F-15 истребителе һавага күтәрелде, Кытай Халык азатлык армиясенең Су-35 истребительләре Тайвань бугазына юл тотты. Материк белән утрауны аеручы бугазда болай да гадәттән тыш зур хәрби көчләр пычакка-пычак килергә әзер тора иде.

Вакыйгаларның дәһшәтеннән йөрәкләр кысылырлык булды, чөнки Кытай сәяси олимпыннан янаулы авазлар сәгать саен кискенрәк яңгырады. Бер генә ракета очса да, март аендагы Россия кибетләрендәге паниканы без күңелле истәлек итеп кенә хәтерләячәк, тормышыбыз бик зур караңгылык һәм хаос эченә чумачак иде. Әмма без «Ватаным Татарстан»да Пелоси самолетка утырганчы ук: «газета хәбәрчесе фаразлый: искитәрлек берни дә булмас, мөгаен. Бәрелеш «тел сугышы» дәрәҗәсеннән узып китмәс», – дигән юлларны бер дә курыкмыйча яздык, чөнки ышана идек: бөтендөнья хаосына иртәрәк әле.

Сум белән чит ил валютасы: нишләргә һәм нишләтергә?

Хәзер эшнең асылы белән таныш булмаган укучыларга бераз шәрехлик: ни өчен утрау тирәсендә шулкадәр зур тавыш чыга? Кытайның континенталь өлешенең көньяк-көнчыгыш ярына якын урнашкан Тайвань утравы гасырлар дәвамында материк белән бер ил булып саналып килә, ягъни аерым Тайвань дигән дәүләт юк, бер Кытай гына бар. Ләкин 1895 елда утрауны японнар яулап ала. Оккупация 1945 елга кадәр дәвам итә. Япония Икенче Бөтендөнья сугышында җиңелгәннән соң, Тайвань яңадан Кытайга әйләнеп кайта. Тик ул вакытта материктагы Кытайның үз эчендә зур тарткалаш бара. Тарткалашучы якларның җиңелгәне – гоминдань төркеме, Тайваньга качып, анда аерым хөкүмәт төзи. Менә шул хөкүмәтне АКШ 1950 нче елларда үз канаты астына ала, анда үз гаскәрләрен урнаштыра. 1954 елда АКШ һәм Тайвань «үзара оборона» турында килешү төзиләр.

1970–1980 елларда американнарга Кытай базары кирәк була башлагач, Вашингтон Пекин белән берничә килешү төзи. 1982 елның 17 августында янкилар чиннар белән уртак коммюнике игълан итәләр, бер генә Кытай барлыгын таныйлар, Тайваньга корал сатуны акрынлап киметергә һәм туктатырга вәгъдә бирәләр. Вашингтонны Кытайның арзанлы эш көчләре һәм гаять зур базары кызыктыра. Үз технологик компанияләрен Кытайда урнаштырып, зур табыш алу максаты куялар. 1990 нчы елларга кадәр Тайваньда эш вәгъдә ителгәнчә диярлек бара, әмма аннан соң катлаулана башлый. Барлык нечкәлекләрен дә газета материалында биреп бетереп булмый. Бүген Тайвань, Кытай провинциясе булып саналуга карамастан, үз армиясе, үз сәяси идарәсе булган мөстәкыйль дәүләт булып яшәп ята. Пекин аны үз канаты астына тартып кертү өчен эзлекле көрәш алып бара.

Глобаль кризис адымнары кызулану белән, бу көрәш кискенләшә генә бара. Кытай хәрби очкычлары көн саен диярлек Тайвань һава һөҗүменә каршы тору көчләре контролендәге зонага үтеп керәләр, әмма ике як та эшне атышка ук китереп җиткерми. 2 август көнне югарыда без сөйләгән вакыйгалар зур хәрби конфликт башларга вәгъдә итә иде. Сугыш башлана калса, аңа Тын океан бассейнындагы АКШның барлык аркадашлары кушылып китү куркынычы бар иде. Европа державалары, аерым алганда Германия, Тайваньга хәрби ярдәм күрсәтәчәкләрен игълан итте. Россия дә читтә калмаячак иде. Бөтен шартлары үтәлгән Бөтендөнья сугышының старты әнә-менә башланып китәр төсле булды.

Тайваньмы, Косовомы: кайда учак ягарлар?

Кытай соңгы вакытларда шактый ук көчәеп, АКШка көндәшлек итә башлады, янкилар контроленнән чыкты диярлек. Әлбәттә, хәзергә бөтен дөньяда АКШ урнаштырган тәртипләр хакимлек итә. Без моны Кытайның Вашингтон Россиягә каршы урнаштырган санкцияләр кысасыннан чыкмый хәрәкәт итүеннән дә күрәбез. Әмма Пекин, акрын гына чөй кагып, Вашингтон гегемонлыгына аяк чала. Юань халыкара резерв валютасы булып мәйданга чыкты, долларны кысрыклый башлады. Украина конфликтында Кытай АКШ күрсәтмәләрен тулысынча үтәми һәм ул каршылыктан бик зур дивидендлар ала: арзанлы Россия чималына тиенә, үз технологик товарларын көндәшләрсез калган Россия базарына бик җиңел генә этеп кертә. Тын океандагы үз ярыннан ерак булмаган диңгез зоналарын АКШ өчен тыелган зоналарга әйләндерү өчен тырыша. Ләкин АКШ аның бу экспансиясенә каршы уңышлы хәрәкәт итә. Янкилар Япон архипелагы, Филиппин, Тайвань аша үтә торган шундый шартлы сызык булдырдылар: Кытай элемтә һәм күзәтү ситемалары тулысынча АКШ һәм аның аркадашлары контролендә. Әгәр дә 2 августта чиннар атарга җөрьәт итсә, аларның кораллы көчләрен параличлау һәм төгәл ракеталар ярдәмендә тар-мар итү американнарның хәленнән килә. Пекин үзенең сугыш машинасын камилләштерә, билгеле, әмма әлегә ул АКШ белән конфликтка керерлек дәрәҗәдә түгел.

Тайваньның кемнеке булуы киләчәкнең зур бәрелешендә хәлиткеч роль уйный ала. Шул сәбәпле янкилар аны ычкындырмаячак, ә чиннарның көч белән Тайбэйны үзләренә буйсындырырга мөмкинлекләре юк. Әлегә дип әйтик инде. Конфликт башлана калса, Россиягә кертелгән санкцияләр ысулындагы тыюлар кертеләчәк һәм бу Кытайда зур социаль тетрәнүләр китереп чыгарачак. Пекинда монысын да яхшы аңлыйлар. Чиннарның икътисади хәле болай да әйбәт түгел. АКШта да шундый ук хәл. Ике якка да әлегә үзара санкцияләр дә, сугыш та кирәк түгел. Илләрдә социаль тетрәнүләр кузгала башласа һәм аларны басып булмаса, иң соңгы уен картасы буларак кына сугыш мәйданга чыгарылачак. Әлегә вазгыять ул дәрәҗәгә җитмәде.

Менә шуларны белгәнгә күрә без Пелоси визитына бәйле куркыныч берни дә булмаячагын фаразладык та инде. Әмма янки хатыны Тайваньга тик торганда гына килмәде. Аның визиты Си Цзиньпин өчен махсус оештырылган тозак ролен үтәде. Пекин АКШ рәсми даирәләренең Тайбэйга визитын игътибарсыз калдыра алмый иде. Чөнки, бердән, АКШ белән андый визитлар ясамау турында килешү бар, икенчедән, болай да бит инде, Кытайныкы булган провинциягә ниндидер рәсми делегация Пекин рөхсәтеннән башка килеп төшү яңакка чалтырату, өстеңә менеп таптау буларак аңлашыла. Бу эчке мәгълүмат кырында да, дөньякүләм масштабта да шулай кабул ителә. Лидерның абруена суга. Си Цзиньпин өчен бүген рейтингның һәм абруйның югары булуы бик кирәк, чөнки борын төбендә генә компартия съезды, анда яңа җитәкчелек сайланачак. Вашингтонда Кытай лидерын алыштыру теләге бар. Кытай рәсми даирәләре арасында «комсомоллар» дип аталган төркем Си Цзиньпинга оппозициядә тора. Менә шул «комсомоллар»ны хакимияткә китерү һәм АКШка буйсынган идарә ясау – Америка хыялы.

Пелоси исән-сау гына Тайваньнан кайтып китсә (утрау Кытай гаскәрләре боҗрасында), Кытай лидерының эченә тибеп киткән кебек булачак. Си дәһшәтле итеп янады, тик барысы «пышш» иткән тавыш чыгару белән төгәлләнде. Шахматта «тотындыңмы – йөр» дигән кагыйдә бар бит әле. Си тотынды, әмма йөрергә курыкты. Кытайларның шулай дәһшәтле итеп, янап тын гына башны иеп калулары күптәнге традиция инде ул. «Соңгы Кытай кисәтүе» дигән гыйбарә дә ирония белән әйтелә. Байден администрациясе бу визит белән шактый гына очколар җыя, янкиларның әле һаман да йогынтылы көч булуларын раслый. Си съездда дилбегәне тотып кала алса да, халыкара лидерлар клубында абруен югалтачак.

Тайваньның АКШ өчен тагын бер стратегик әһәмияте бар. Тик монысы үзе бер зур тема аның.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Ана капиталыннан ай саен ничек акча алырга икәнлеген аңлаттылар

16:01

Казанда ясалма интеллект турында сөйләштеләр

15:25

Әгерҗедә төньяк балкышы күргәннәр

15:09

Татарстанда бер ир кунакка килгәч, танышларын балта белән чапкан һәм йортларына ут төрткән

15:01

Язучы Илдар Хәйруллин вафат булган

14:05

Татарстанда бер хатынга сыер һөҗүм иткәннән соң, ике литр кан суыртканнар

13:46

Казан-Екатеринбург трассасы төзелешенә 260 миллиард сум акча бүленәчәк.

13:07

Рөстәм Миңнеханов: «Беренче сыйныфка абыйның иске портфеле белән барган идем»

12:42

Марат Хөснуллин: “ Быел, күздә тотылганнан бер елга алданрак, М12 юлының тәүге 100 чакрымы кулланылышка тапшырылачак”

12:05

Татарстанда коронавирусның 109 очрагы теркәлгән

11:27

Чаллы зиратындагы хәлләрдән соң җирләү хезмәте күрсәтүчеләрнең һәммәсен тикшерәчәкләр

11:20

Шәхси мәгълүматлары читкә чыгудан зыян күрүчеләргә акча бирергә тәкъдим итәләр

10:48
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Кыен хәлдә калган ана: «Улымның бер ел утырасы калды… Кайтыр, ярдәм итәр дияр идең, дә, тик аның иректә торганы да юк»

19.08.2022

«100 мең түлим, авылга кайтасыңмы?»

16.08.2022

Алмаз Мирзаянов: «Ике көн алдан нәселебезгә кайгы килде. Бәйрәмне күчерсәк, абыебыз риза булмас, диделәр»

09.08.2022

Нияз Газизуллин: «Бездә сыерлар үзләре теләгәнчә яши. Шунлыктан сөтләре дә күп, ә савуын роботлар сава»

08.08.2022

3 гектар җирдә җиләк үстерүче Әхмәдиевләр: «8 сутыйдан башлаган идек»

28.07.2022

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 12 Авг 2022 - 12:51 ФирдавезСөтчелек тармагын бетерү максаты инде бу. Аз дигәндә 1л сөт өчен хуҗалыкка 45-50 сум түләнергә тиеш. Хөкүмәт катышсын, салым түләүчеләрнең…Кадерсез литрлар. Сигез районда сөт бәяләре кинәт төшкән
  • 12 Авг 2022 - 08:29 МаясорурЯ Аллам, сон ул акчаны сезнен кесәләрдән алып бирмиләрдер бит аларга? Бу нинди бер таныш түгел кешеләргә дә нәфрәтләнү сон?…«Гомер итүебезгә 60 ел, безгә акча тиешме?»
  • 12 Авг 2022 - 07:44 МаяПримпресска ышанырга ярамый, аларга иярмәгез“5 елга арттыралар”: пенсиягә чыгуны кичектерүнең яңа нечкәлекләре мәгълүм булды
  • 11 Авг 2022 - 21:17 РузиляПсихологка бар дип әйтергә кирәк. Теш сызласа, стоматологка барган кебек ич инде.Авыр хисләрдән арыну өчен 7 КИҢӘШ
  • 9 Авг 2022 - 15:47 СакинаДорестән дә, якыннарына юатырлык сүз табу момкин түгел.Кыска гына гомерендә ак кунелле булып яшәп, ак кунел белән бакыйлыкка китте балакай.Урыны…Татарстанда 27 яшьлек кыз поезд астында калып һәлак булган (ВИДЕО)

СОРАШТЫРУ

Бәрәңге утыртасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!