Хәзерге вакытта Казанның «Пирамида» концертлар залында XXV тапкыр үткәрелүче «Бәллүр каләм» тантанасының иң зур бүләген бик күп журналистлар әзерләгән, КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллинга бирелде.
– Мин бу бүләкне журналистларны әзерләүче укытучыларга,остазларга хөрмәт билгесе дип кабул итәм,- диде ул.