Машина йөртүче таныклыгын ни өчен 2025 елга кадәр алыштыруның хәерлерәк булуын аңлатканнар

Өч елдан соң ЮХИДИдә яңа документ алырга теләүчеләр саны артачак.

“Права”сы быел гамәлдән чыгарга тиешле машина йөртүчеләргә таныклыкны тизрәк алыштыру ягын карау әйбәтрәк. Юрист Мария Спиридонова “Прайм” агентлыгына шулай дип белдергән.

Белгеч әйтүенчә, чиратлардан котылу өчен кирәк бу. Өч елдан соң ЮХИДИдә яңа документ алырга теләүчеләр саны бермә-бер артачак.

— Таныклыгының гамәлдә булу срогы озайтылганнарга гына түгел, гамәлдә булу вакыты баштан ук 2025 елга кадәр билгеләнгәннәргә дә документларын алыштырырга туры киләчәк. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә “права”ларын алданрак алыштырып куярга киңәш итәм, – дип билгеләп үткән Спиридонова.
Таныклыкларны срогыннан алда алыштыру берни белән дә янамый. Чөнки документның икесе дә бер үк төрле юридик көчкә ия була, дигән белгеч.


Фикер өстәү