“Ватаным Татарстан” хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар

Бүген Казанда “Бәллүр каләм” журналистлар бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Төрле номинациядә җиңүчеләрдән тыш, журналистика өлкәсендә озак еллар эшләгән хезмәткәрләрне дә хөрмәтләделәр. Алар арасында “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе вәкилләре дә бар.

Хезмәттәшебез, танылган язучы Марат Кәбировка “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемнең күкрәк билгесен тапшырдылар. Баш мөхәррирнең икътисад буенча урынбасары Илсөяр Вәлиуллина Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Фикер өстәү