Үзеңнеке – үзәктә. Соңгы арада бу фикерне еш ишетергә туры килә. Казанда узган Машина төзелеше оешмалары координацион советының X утырышында да еш яңгырады ул. Анда авиатөзелеш тармагында импорт алмаштыру турында сөйләштеләр. Утырыш бу көннәрдә башкаланың «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр мәйданында узучы «Авиакосмик технологияләр, заманча материал һәм җиһазлар» дип исемләнгән авиация форумы кысасында үтте.
Утырышта катнашкан белгечләр фикеренчә, бүген авиация техникасы төзегәндә кулланылган зур булмаган кайбер компонентларны да үзебездә җитештерә башларга кирәк. Күп кенә оешмалар бу максатны тормышка ашыруда саллы гына эшләр башкарган да инде. Уралның авиация заводы, әйтик, бу урында ДА-42Т очкычын мисалга китерә ала. Очкычларны өйрәткәндә кулланыла торган әлеге самолетны төзегәндә кулланылган барлык җиһазлар да үзебездә җитештерелгән.
– Безнең күп кенә проектларда чит ил оешмалары катнаша иде. Килеп туган вазгыять аркасында җиһазлар базарын яхшылап өйрәндек һәм алар арасында үзебездә җитештерергә кирәк булганнарының исемлеген төзедек. Авиация техникасы төзегәндә кулланылган җиһазлар базары моннан биш ел элек булганы белән чагыштырганда күпкә яхшырак – төрлелек ягыннан бик нык алдыра, – ди Уралның авиация заводы вәкиле Антон Сафронов.
«Ансат» вертолетының конструкторлык бюросы да, килеп туган вазгыятькә җайлашып, якын киләчәккә зур максат куйган. 2024 елда базарга тулысынча үзебездә җыелган «Ансат» вертолетын чыгарырга җыена алар. Бюро җитәкчесе Алексей Гарипов сүзләренә караганда, аны җыйганда кирәкле күп кенә детальләрнең аналогы булдырылган инде. «Импорт алыштыру сәясәтендә без «булганны күрә бел» дигән кагыйдәгә таянабыз. Шуңа күрә булдыра алган кадәр базардагы үзебездә җитештерелгән компонентларны гына кулланырга тырышабыз», – ди җитәкче.
Якын киләчәктә Татарстанда станок төзү заводы да пәйда булмагае. Ник дигәндә, утырыш барышында «Ростех» дәүләт корпорациясенә кергән «Механика» холдингы генераль директоры урынбасары Эдуард Бешкарев оешманың Татарстанда нәкъ менә шундый завод булдырырга теләвен әйтте.
– Татарстанда елына ким дигәндә 200 станок җитештерәчәк завод төзергә тәкъдим итәбез. Сезнең машина төзү кластеры иң көчлеләрдән санала, әмма станоклар җитештерелми, – диде ул үз чыгышында.
Аның бу фикерен утырышта катнашкан Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да куәтләде. Бер белән генә чикләнмичә, Татарстанда берьюлы шундый дүрт завод төзергә тәкъдим итте ул. Бу фикер Бешкаревның күңеленә дә хуш килде. Олег Коробченко станоклар җитмәүне республика авиазаводларының авырткан урыны дип белдерде.
– Бездәге барлык авиазаводларда йөреп чыктым. Барысы да очкыч төзегәндә станокларга кытлык булудан зарлана. Күп кенә заводлар җиһазлар җитмәүне дә искәртә. Җитәкчеләр элеккеге оешмаларга барып, кайчандыр шундый станоклар торган урында полиэтилен астыннан нәрсә дә булса табарга өметләнә, – ди министр.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов исә тәкъдим турында республика җитәкчелегенә дә сөйләргә киңәш итте. «Бу – бик мөһим мәсьәлә», – диде Зарипов.
Олег Коробченко республикада бөтен завод, фәнни институт һәм җитештерүче оешмаларны берләштергән авиация кластеры булдырырга кирәклеген дә искәртте. Билгеле булганча, быелның апрелендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министры Денис Мантуров «Алабуга» махсус икътисади зонасы базасында шундый кластер булдыру турында фикер алышкан иде инде. Ул чакта республика җитәкчесе, композит, автокомпонент, полимерлар эшкәртү юнәлешендә импорт алмаштыру проектлары тормышка ашырылачак, дигән иде.
Cүз уңаеннан, «Казан ярминкәсе» мәйданында узган форумда «түгәрәк өстәл», утырышлардан тыш, махсус күргәзмә дә эшләде. Анда Россиянең өч төбәгендә эшләп килүче 21 оешма үз эшләнмәләрен тәкъдим итте. Биредә яңа төр очкычларның кечерәйтелгән модельләре, Россиянең авиатөзелеш тармагында кулланылган технологияләр тәкъдим ителде. Импорт алмашу мәсьәләсеннән тыш форумда инженерларга белем бирү, авиация тармагын үстерү, бу өлкәдәге яңа җитештерү технологияләре, авиатуризм турында да фикер алыштылар.
Динә Гыйлаҗиева
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat