50 ел бергә — акчаны кая бирәләр?

Хатыным белән бергә яши башлавыбызга тиздән 50 ел була. Безнең кебекләргә дәүләт акча бирә икән дип ишеткән идем. Аны алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

Рафис Гыйниятов. Казан

Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе:

–  Казан мэры кушуы буенча, 50, 60, 70 ел бергә яшәүче парларга акчалата бүләк бирелә. Аның суммасы – 3 мең. Бу акчаны алу өчен юбилярлар үзләре яки аларның балалары мөрәҗәгать итә ала. Гаилә кайда теркәлгән, шул районның ЗАГС бүлегенә барырга кирәк. Акчаны алу өчен гариза язарга һәм язылышу турындагы таныклык кирәк булачак. Быел бу акча 1952, 1962, 1972 елларда өйләнешүче парларга бирелә.


Фикер өстәү