Руль түгел уенчык: машина йөртүче балалар катнашындагы юл һәлакәтләре арта

Чәчләр үрә торырлык статистика: 2022 ел башыннан Россия юлларында машина йөртүче… балалар (!) катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны 27,9 процентка арткан. Алты ай эчендә шундый 376 очрак теркәлгән. Зыян күрүчеләр саны 369 кешегә җиткән. Былтыргы саннардан 32,3 процентка артыграк монысы.

Штраф кына коткармас

Әлбәттә, юл-транспорт һәлакәтләрендә нарасыйларның зыян күрүе – күңелсез күренеш. Тик балигъ булмаганнарның бәла-каза сәбәпчесе булуы тагын да аянычлырак бит. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен аларга һәм аларның ата-аналарына да җәза бар. Аны тагын да катгыйландырырга җыеналар. Чөнки Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге фәнни үзәге хисабында китерелгән саннар хафага сала.

Россия административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсе 3 өлешендә әйтелгәнчә, балаларын рульгә утырткан ата-аналарга 30 мең сум күләмдә штраф яный. Шунысы да бар: кабат тәртип бозу очрагы теркәлсә, өстәмә рәвештә җавапка тарту каралмаган. Машинаны да тартып алмыйлар, кисәтү дә ясамыйлар.

Дәүләт Думасында штраф биреп кенә бәладән котылып булмый дип саныйлар. Шуны исәптә тотып, кагыйдә бозучыларны мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә телиләр. Бу тәкъдимне махсус комитет утырышында уртага салып сөйләшергә җыеналар.

Дума депутаты Ярослав Нилов фикеренчә, 30 мең сум штраф та аз акча түгел. Әмма кешесенә күрә бу сан гына кагыйдә бозудан туктатмаска да мөмкин. Ягъни, билгеле, халык арасында азмы-күпме танылу алган, акчасы булган кешегә бу сумма – тиеннәр генә.

– Административ җаваплылык белән генә эшне хәл итеп булмый. Тәэсир итүнең башка юлын – мәҗбүри эшләрне кулланырга кирәк. Кешегә җәза буларак урам себерергә, зиратлар чистартырга һәм башка нәрсәләр эшләргә туры килсә, әхлакый-психологик басым да ясалачак, – дигән фикердә депутат.

Сүз дә юк, өстәмә чаралар күрү – мәсьәләнең бер ягы гына әле. Ата-ана һәм балалар белән даими аңлату эшләре алып бару турында да онытмаска кирәк.

Уеннан уймак ясамасыннар

Андый хәлләр ил күләмендә еш очрап тора. Әти-әниләр балаларын «тимер ат»ка яшьтән үк өйрәнсен дипме, машинаны уенчык дип белепме, балаларын рульгә утыртудан курыкмый. Күпләр «хайп» дигән замана сүзе артыннан да куа. Әмма соңрак балага да, ата-анага да кыен ашарга туры килмәгәе.

Әйтик, узган ел июньдә Омск өлкәсендә ЮХИДИ вәкилләре машина йөртүче 16 яшьлек егетне туктата. Янәшәсендә юлда йөрергә өйрәтүче әнисе дә була. Үсмергә административ эш ачыла, әни кешегә 30 мең сум күләмдә штраф түләргә туры килә.

Александра Коршунова дигән блогерның интернет киңлекләрендә таралган видеосы да күпләрне гаҗәпләндергәндер. Аның бер яшьлек улы, әнисенең итәгенә утырып, шәһәр урамнарыннан җилдерде.

Шуңа охшаш очрак бизнесмен Антон Гусев белән дә кабатлана. Рульгә ул сигез яшьлек улын утыртып, аның машина йөртүен социаль челтәрләргә урнаштыра. «Балачактан өйрәнсен» дип өстәргә дә онытмый куркусыз әти.

– Һәр ата-ана, балалар юл-транспорт һәлакәтенә очраклы рәвештә эләгә, дип уйлый. Алар барысын да гаепләргә мөмкин, тик үзләрен генә түгел. Балагызның руль артында баруына бары тик сез гаепле булачаксыз, чөнки сез аның өчен җаваплы, – ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ юл-патруль хезмәте полкы командиры Михаил Савин.

Ерак юлларга йөрүче татар «дальнобое» Назыйм Галимовның бу җәһәттән үз фикере.

– Балаларны рульгә утыртып йөрүчеләргә карата мөнәсәбәтем тискәре. Тәкъдим ителгән җәза да йомшак әле ул. Рульгә бала белән утыруны машинага хәмер кулланып утыруга тиңләр идем. Нигәме? Бердән, бала белән руль артына утыру, иң элек, аны бик зур куркыныч астына куя. Утыргыч белән руль арасы тар. Машинаны идарә итүче, бала да сыйсын дип, урындыгын артка этәчәк. Кагыйдәләрдә язылган бит: машинага утыргач та, йөртүче утыргычны үзенә уңайлы итеп көйләргә тиеш. Шул очракта гына юлда йөрү хәвефсез була. Аннан, бала алда булганда, «обзор» каплана. Борын төбендә – бала башы. Ул да бит тик утырмый. Җәяүле чыгамы, йорт хайванымы, велосипедчымы, техникамы – аны күрергә кирәк бит. Шул вакытта машинаны кисәк туктатырга туры килә. Физика законы буенча, тормозга баскач, без алга этеләбез. Бала да ике арада калып, кысылып, берәр җирен имгәтергә мөмкин. Ана кешеме, атамы – ул бит баласы өчен җавап тота. Ни кызганыч, юл һәлакәтләре гел булып тора. Үзең генә йөргән очракта да юлда куркыныч әле. Син тәртипле генә йөрсәң дә, сиңа килеп бәрелүләре бар! Гаепсездән гаепле булып куярга да мөмкин, – ди тәҗрибәле юлчы. – Баланы рульгә утыртып, видеога төшереп куюны да аңламыйм. Мин булдырам, син – юк, дип кылану кебек кабул итәм моны. Мактану, шапырыну. Социаль челтәрләрдә шуны куеп, «лайк» җыю, «хайп» артыннан куу – менә шуның өчен эшләнгән нәрсә бу. Хуплыйлармы, юкмы – анысы башка мәсьәлә. Иң мөһиме – халык фикерен җыю, караулар санын арттыру, блогны үстерү. Үз мәнфәгатеңдә балаларны куллану бу! Хәтта балаларын да жәлләмиләр. Шул дәрәҗәдә куркыныч нәрсә бит бу! Бала сорый дип инде… Үз яшьләре җиткәч, утырырлар. Машина хәрәкәт итмәгән очракта да балаларны анда калдырырга ярамый дип саныйм. Үземнең дә ике малай. Утыртканым юк. Алар сорамый да, ни икәнен беләләр. Уйнар өчен рульдән кала да уенчык мулдан.

Баланың курчак түгеллеген онытып җибәрәләр. Назыйм Галимов әйтүенчә, ата-ана менә шуны истә тотсын иде. «Бала – тере кеше. Рульне тота, машинаның башка детальләренә үрелә, рульнең ярыкларына кулын тыга. Тиктомалга гына балалар өчен махсус утыргычлар уйлап тапмаганнар бит инде. Куркынычсызлык каешлары да юкка түгел», – ди ул.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү