Азык-төлек куркынычсызлыгы һәм конфликтлар сериясе: дөнья икътисады түбәнгә тәгәрәүне тизләтә

Үткән атнада дөньякүләм афәтләр спирале бөтерелүен дәвам итте. Кытай Тайвань тирәсендә хәрби өйрәнүләрне тагын бер көнгә озайтты.

Бу уңайдан Япониянең Пекиндагы элекке хәрби атташесе Бондзи Охара без «Ватаным Татарстан»да китергән фикерне әйтте: «Кытай әлегә АКШ белән турыдан-туры бәрелештән кача, чөнки Тайваньга каршы реаль хәрби операция башларлык куәте юк», – диде. Әмма хәл киеренке. Белгечләр, Кытай 2025–2027 елларга сугышка әзер булачак, диләр.  Планетаның төрле почмакларында кораллы бәрелешләр саны арта. Таулы Карабах яңадан утлы конфликт зонасына әйләнде. Азәрбайҗан кораллы көчләре берничә стратегик биеклекне кулга төшерделәр. Иң әһәмиятлесе – Буздух тавы. Азәрбайҗан Оборона министрлыгы аның алынуын ял көнне хәбәр итте.  Бу тауның яулануы Таулы Карабахның төньяк-көнбатыш өлешендә Азәрбайҗан армиясе позициясенең көчәюе турында сөйли. Баку, әлбәттә, Әнкара һәм Мәскәү белән консультацияләрдән соң гына атлый бу хәлиткеч адымнарны. Әнкараның Мәскәү белән сәхнә арты килешүен дә тоемларга була.

Фәләстыйнда гыйбри – гарәп каршылыгының чираттагысы булып узды. Байтак кан коелганнан соң, Мисыр арадашлыгында утны туктату турында килешүгә ирешелде.

Дәүләтләр арасындагы кораллы бәрелешләрдән тыш илләрнең үз эчендә дә халык күтәрелешләре саны арта. Һиндстанда 330дан артык оппозицион лидер кулга алынды. Алар арасында 65 парламент әгъзасы бар. Көньяк Африкада демонстрация вакытында кан коелды. Бангладештан да ике демонстрант үтерелде дигән хәбәр килде. Мадагаскарда электр энергиясенең даими өзелүләренә һәм азык-төлеккә, ягулыкка бәяләр күтәрелүгә каршы стихияле халык күтәрелешләре башланды.

Конфликтларның барысының да артында икътисади кризис ята. Бөтендөнья банкы иң көчле азык-төлек инфляциясенә дучар ителгән илләрнең исемлеген китерде. Ливанда – 332, Зимбабведа – 255, Венесуэлада – 155, Төркиядә – 94; Иранда – 86, Шри-Ланкада – 80, Аргентинада – 66 процент. Дөнья икътисады түбәнгә тәгәрәүне тизләтә. Рәсми рәвештә рецессия дигән сүзне әйтергә курыксалар да, ул бара инде. Үткән атнада нефтькә бәяләрнең йөз доллардан түбәнгәрәк китүе Җир шары күләмендә җитештерүнең кимүен дәлилли. Япониядән: «Илдә нефтькә бәяләр түбәнәюен шомланып күзәтәләр, бу дөнья икътисадының темплары кимү, хәтта түбәнәю турында сөйли», – дигән хәбәр килде. Хәзерге икътисади түнтәрелеш дөньякүләм зур хәрби конфликтның алшарты булып тора. Державалар хәрби бәрелешләргә мөмкин кадәр күбрәк дәүләтләрне тартып кертергә тырышалар. Тайвань тирәсендә өйрәнүләр вакытында Кытай Япониянең эксклюзив икътисади зонасына биш ракета җибәрде. Дөрес, алар диңгезгә төштеләр һәм бернинди дә зыян салмадылар. Әмма япон газетасы «Санкэй», Тайвань хәрбиләренең мәгълүматына таянып, Пекин зур булмаган япон утравы Ёнагунига һөҗүм имитацияләде дип язды. Утрауда японнарның радар базасы урнашкан. Чиннар һөҗүмдә 500 километр ераклыкка оча торган «Дунфэн – 11А» баллистик ракеталарын, мең километрга кадәр оча торган «Дунфэн – 16» ракеталарын һәм «PHL –  16» залп уты ачучы системаларны (АКШ ХИМАРСларының төрдәше) кулланды. Күрәбез, киеренкелекне ясалма рәвештә көчәйтергә телиләр. Шулай булмый ни: «Bloomberg» Кытайда кредит кризисы яңа фазага күчте, дип яза. Хәзер иң зур China Vanke компаниясе өстендә дефолт кылычы эленеп тора.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү