Татарлыкны ничек сакларга?

Менә Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) сигезенче корылтае да узып китте. Мәгълүм ки, һәр корылтай – татарлыкны ничек сакларга дигән сорауга җавап эзләү, ике корылтай арасында башкарылган эшләргә хисап тоту ул.

Шөкер, бу корылтайда хисап тоту белән әллә ни мавыкмадылар.

Хәер, эшләнелгән эшләр хакында алдагы көннәрдә сүз күп булды. Кабан күле буенда уздырылган «Печән базары» заманча татар дизайны һәм татар шәһәре мәдәнияте фестивалендә,  Изге Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгын гизгәндә, корылтай делегатлары һәм кунаклары секцияләргә бүленеп эшләгәндә дә бик күп чаралар искә алынды. Әйтик, «Тарихи шәхесләр һәм хәзерге заман татар дәүләт эшлеклеләре: милли горурлык тәрбияләү мәсьәләләре» дигән секция исеменнән үк күренгәнчә, бик мөһим  бурычлар күтәрде. Әйе, тарихи хәтер – беренче чиратта милләтпәрвәрләребезне, тарихи шәхесләребезне белү ул. «Көн саен диярлек телевизорда күренүче әле ул күренекле кеше дигән сүз түгел. Берничә дистә ел узгач, кайбер кешеләр бөтенләй онытылырга да мөмкин. Дәүләткә хезмәт иткән шәхесләр милләт каһарманнары була аламы, милләт белән дәүләт төшенчәсе һәрвакыт туры килми», – дип бу уңайдан секция җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, БТК каршында нәшер ителүче «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков Казанда мәшһүр шәхесләребезгә багышлап ел саен «Кем ул милли каһарман, тарихи шәхес?» дигән конференцияләр үткәрә башларга тәкъдим итте. Секция эшендә катнашучыларның шәхес мәсьәләсендә фикере уртак: милләтебезнең алгарышына хезмәт иткән кеше генә шәхес була ала. Шәхеснең һәр вакыйга-хәлгә карата үз мөнәсәбәте,  позициясе булырга тиеш.

Тарихи хәтер – бик зур төшенчә, бик күп мәгълүматны колачлый. Әнә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова бик дөрес әйтә. «Без 15 нче февральне патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең һәм мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның туган көннәре дип билгеләп үтәбез икән, бу көнне, шәхес культы вакытында, татар дәүләте төзергә җыеналар дип, атып үтерелгән күренекле татар тарихчысы һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи һәм аның сигез фикердәшен дә искә алырга тиешбез». Корылтайда беренче булып чыгыш ясаган Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да яшь буынга милли- патриотик тәрбия бирү зарурлыгын күтәрде. Гомумән алганда, ул милли үзаң тәрбияләү проблемасын үзәккә куйды.

  • Хәлебез бик аяныч. Халкыбызның яртысыннан артыгы татарча белми. Милли мәгарифне югалта барабыз. Бүген татар теле һәм әдәбияты XI сыйныфта бөтенләй укытылмый, – дип ул хосусый мәктәпләр ачарга, якшәмбе мәктәпләре эшчәнлеген киңрәк җәелдерергә, полилингваль мәктәпләр ачуны мәгариф эшчәнлегендә төп юнәлеш итәргә чакырды. Аның, сәяси милләт булыйк, аннан качып булмый, син аның белән шөгыльләнмәсәң, ул сине эзләп табып, үз чоңгылына бөтереп алып кереп китә, дигән фикере дә бик гыйбрәтле. Чоңгылларга кереп адашмас, вәйран булмас өчен, аек акыллы булуың, Тукай әйтмешли, мин әле кая барам, дип еш кына үз-үзеңә сорау биреп торуың мәслихәт.

Мәктәптә – тарих түгәрәкләре

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә балаларыбызда милли үзаң тәрбияләүгә чакырды. Моның өчен яшь буында тарихи үзаң тәрбияләргә, тәгаен алганда, Болгар тарихын укытырга, бу максатта җәй айларында Болгарда, төрле татар төбәкләреннән балаларны җыеп, җәйге лагерьлар оештырырга чакырды ул. Бик яхшы тәкъдим. Әлбәттә, Идел Болгарстаны тарихын укытырга кирәк дип әйтү – бабаларыбызның ислам дине кабул итү тарихын гына белсен дию түгел, Болгардан соң дәвам иткән татар дәүләтчелеге тарихын – Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларын да өйрәнсен дигән сүз бу. Укучы балалар ил тарихын гына түгел, үзләре яшәгән шәһәр, авыл тарихын да белергә, укырга тиеш. Греция, Мисыр тарихын адәм баласы балигъ булгач та өйрәнә ала. Милләте, туган җире, гаиләсенең тарихын, үз шәҗәрәсен белмәгән кешенең чын мәгънәсендә патриот булып үсүе икеле.

«Бу җәһәттә кайбер районнарыбызда укучы балаларга Татарстан, район, авыл тарихын укытуның күркәм мисаллары бар. Мәктәп программасы моңа мөмкинлек бирә. Татарстан тарихын тарих түгәрәкләре рәвешендә дә укытып була. Кайбер мәктәпләребездә шулай эшлиләр дә. Моның өчен аерым укыту ярдәмлеге төзергә кирәк. Совет чорында андый ярдәмлекләр бар иде», – ди бу уңайдан Дамир Исхаков.

– Әлегәчә милли университет ача алмавыбыз, катнаш никахларның гаять нык артуы – татарлыкны югалта баруыбызның төп сәбәпләреннән. Бүген татарча сөйләшсәк, җырласак, шул җитә кебек. Милли, тарихи үзаң тәрбияли алмасак, эшебез хөрти, – дип Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы берләшмәсе рәисе урынбасары Гриф Хәйруллин яһүдләрдән үрнәк алырга чакырды. Яхшы үрнәк бу. Әнә хәзерге вакытта илебездә яһүдләрнең ике хосусый университеты эшләп тора. Яһүдләр кем белән гаилә корса да, балалары яһүд булып үсә. Без алардан киммени?!

Милли университет дигәннән. Бу җәһәттә байтак кына гуманитар галимнәребез хәзер, Татар дәүләт гуманитар университетын кабат тергезеп, аны милли университет итеп эшләтергә тәкъдим итә. КФУның милли мәктәпләргә кадрлар әзерләп җиткерә алмавы хәзер беркемгә дә сер түгел.

Казахстанның халык рәссамы, мәшһүр милләттәшебез Камил Муллашев корылтай башланыр алдыннан башкалабызда, Мулланур Вахитов һәм Садри Максудидан башка сәясәтчеләребезгә һәйкәл юк, Камал театры каршындагы мәйданда гына да татарның бик күп мәшһүр кешеләрен танытучы сыннар куеп булыр иде, дип Казанда милли символларның бик аз булуына зарланган иде. Корылтай мөнбәреннән чыгыш ясаган Үзбәкстан татар-башкорт Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин бу мәсьәләне кабыргасы белән куйды. «Татар өчен бармакка бармак та сукмаган Бауманны ни өчен әле без һаман зурлыйбыз?» – дип аның исемен йөрткән урамга Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев исемен бирергә чакырды ул. Үзебезне таныту, милли горурлыгыбызны уяту максатында, БТК исеменнән Татар көне, Татар гимны булдырырга да тәкъдим итте.

Татарлыкны ничек саклап калырга дигән сорауга җавап эзләгәндә, 2020 елда уздырылган чираттан тыш корылтайны да искә алмасак, хата булыр иде. Анда бик мөһим документ – «Татарлар: гамәл стратегиясе» кабул ителде. Башкорт кардәшләребез дә шушыңа охшаш стратегия кабул итеп, аны тормышка ашыру юлларын билгеләгән дәүләт программасы эшләде. Безгә гамәлдә булган татар телен саклау һәм үстерү дәүләт программасын 2030 елга кадәр озайту белән чикләнмичә, әйтик, 2050 елга кадәр үзебезне саклау юлларын билгеләргә иде. Тарих өчен 8–10 ел бик аз бит.

Рәшит Минһаҗ

 

 


Фикер өстәү