Марат Кәбиров: «Язучы өч айда эшләгән акчаны шабашник өч көндә эшли! Кайсының дәрәҗәсе зуррак?»

Әдәбиятның дәрәҗәсе нинди?

Менә бу сорау бик гади генә кебек тоелса да, аңа тиз генә җавап биреп булмый. Бер карасаң, дәрәҗәсе бар инде аның. Ни генә әйтсәң дә, татар әдәбияты көчле, теләсә кайсы әдәбият белән ярыша алырлык әсәрләре бар. Үзебезнекеләр аны бик үк күреп тә бетерә алмый бугай, карашлары читкә төбәлгән. Язучыга хөрмәт тә юк түгел. Һәрхәлдә, укучыларың күп, исемең ишетелеп тора икән, бөтенесе дә сиңа хөрмәт белән карый. Ләкин бөтен сулышы акчага корылган җәмгыятьтә кешенең һәм һөнәрнең дәрәҗәсе матди керем белән билгеләнә бугай.

Менә мин бер мәлне кечкенә сарай төзеттем. Ике шабашник килеп, өч көн эшләделәр дә минем өч ай буена язган повестьтан килгән гонорарны алып киттеләр. Язучы өч айда эшләгән акчаны шабашник өч көндә эшли! Кайсының дәрәҗәсе зуррак?

Дөньяда, АКШта һәм Европада аның дәрәҗәсе бик зур. Аларда, мәсәлән, әдәби бәйгеләрнең чиге-чамасы юк. Кайберләрендә башка милләт вәкилләре дә, катнашып, урыннар яулый ала. Өч мең сүздән торган хикәя өчен дә бер мең доллар, яки евро түлиләр. Һәм андый бәйгеләр атна саен булып тора. Шуларда катнашып, син аена бер тапкыр гына отсаң да, бер хикәяң өчен 50–60 мең сум аласың дигән сүз. Бу үзе үк стимул түгелмени? Ә бит андый бәйгеләр адым саен. Төрле жанрларда эшләүчеләр өчен, төрле темаларга багышлап уздырыла. Төрле яшьтәге каләм әһелләре белән эшлиләр. Сазаган язучыларның романнары өчен 100 мең доллар түли торган конкурслар да бар. Монысы инде безнеңчә 6 миллионга якын була. Һәм мине иң гаҗәпкә төшергәне – алар шулкадәр бүләк биреп тә авторлык хокукларын язучыларның үзләрендә калдыралар. Бу конкурслар бездәге шикелле ниндидер нәшриятка, яки матбугат чарасына контент туплау өчен түгел, ә язучыларның матди хәлен чынлап та яхшырту һәм әдәбиятны күтәрү өчен эшләнә. Син урын яулыйсың һәм шул әсәреңне бастырып чыгарган өчен дә акча түлиләр. Без мондый хөрлекне күз алдына да китерә алмыйбыз.

Болардан тыш һәрбер автор гәзит-журналлар өчен төрле жанрларда кыска әсәрләр яза ала. Бәяләре төрлечә инде, тик син аена бер-ике генә язма чыгарсаң да, безнең журналистларның айлык хезмәт хакын аласың. Бит ярымлык юмореска өчен, мәсәлән, 500–1500 доллар түләүче басмалар бар. Бар түгел, күп. Әгәр мин инглиз, яки немец язучысы булсам, берничек тә ярлы була алмас идем.

Ярый, бер башлагач, әйтеп бетерим инде… Теге конкурсларның берсендә мин дә катнаштым. Тәрҗемә ителгән хикәям беренче урын алды. Шуның өчен 1500 доллар түләделәр. Тик мин аны вакытында үз хисабыма күчереп рубльгә әйләндермәдем. Ә хәзер… Миңа ул акчаны чит ил бирми, хәтта чит ил бирсә дә, Россия каршы төшәр иде. Санкцияләр! Адәм көлкесе инде. Хәзер мин андый бәйгеләрдә берничек тә катнаша алмыйм, мин Россия кешесе буларак чикләүләргә дучар ителгәнмен. Шул рәвешле, санкцияләр иң беренче чиратта минем кесәгә суга. Сәясәт диләр инде моны…

«Җир ярыла икән, ул иң беренче шагыйрь йөрәге аша үтә», – дигән сүз бар. Чынлап та шулай икән ул. Пандемия вакытында, мәсәлән, һәртөрле концертларны, тамашаларны тыеп тордылар. Миңа җырлар, театраль тамашалар өчен килә торган гонорар 3 мең сумга калды. Соңыннан да тиешле дәрәҗәгә күтәрелмәде ул. Шул рәвешле коронавирус иң беренче чиратта әдәбият һәм сәнгать әһелләре кесәсенә сукты. Ниндидер өлкәдә эшләүчеләргә һәртөрле компенсацияләр түләделәр. Ә әдәбият турында уйлап караучы да булмады. Әдәбиятның дәрәҗәсе нинди соң бездә, шулай булгач? Соңгы еллар сәясәте халыкны әдәбияттан, мәдәнияттән, хәтта үз милләтеннән биздерүгә кадәр барып җитте. Бу нинди максат белән эшләнгәндер, безгә караңгы инде.

Ә алга киткән чит илләрнең үз әдәбияты турында туктаусыз рәвештә хәстәрлек күрүе бер дә юктан гына түгел. Әйе, бу шактый зур хезмәт, көч һәм матди чыгымнар таләп итә. Ләкин нәтиҗәсе үзен аклый. Алар үз идеяләрен әдәбият аша, талантлы язучыларының популяр әсәрләре аша бөтен дөньяга тараталар. Дөньяны яулау әдәбият аша бара. Әгәр мин, әйтик, Рэй Брэдбери, Кормак Маккарти, Курт Воннегут кебек язучыларга мөкиббән киткәнмен икән, хәтта Американы да тулысынча дошман күрә алмыйм. Бу – аларның мине яулавы бит инде. Роман-хикәяләре артыннан шул әсәрләргә нигезләнгән кинофильмнар килә. Андагы тормыш, көнкүреш, фикер сөреше, кешеләр… Ниһаять, аларның мәдәнияте миңа да йога башлый. Шул рәвешле, әдәбият бернинди шау-шусыз гына тоташ илләрне, кыйтгаларны яулап алырга сәләтле. Монда бернинди армия дә, куркыныч кораллар да, аларга киткән чыгымнар да кирәкми. Куллана белгәндә, әдәбиятның тәэсир көче дә, дәрәҗәсе дә искиткеч зур аның.

Игътибар иткәнегез бармы икән… Дөньяда иң популяр язучылар кемнәр? Кайсы ил язучылары? Америка, Англия, Франция, Германия, Төркия… Иң көчле әдәбият та шуларда. Ни өчен шулай соң? Очраклы хәлме бу? Түгел, әлбәттә. Хәтта ваграк дәүләтләрнең талантлары да чит илгә, нигездә Америкага чыгып, танылу тапкан. Үзләрендә яшәп, үз телләрендә иҗат итсәләр, аларны бүген беркем дә белмәс иде. Нинди генә талант иясе булсалар да. Чөнки язучы, димәк, ул тудырган әдәбият та үз милләтеннән, үз дәүләтеннән аерылгысыз. Милләтнең дәрәҗәсе югары икән, әдәбиятның да абруе зур була. Күз алдына бастырырга җиңел булсын өчен менә мондый чагыштыру китерик. Әдәбият ул – корал, тәэсир итү коралы. Кылыч дип алыйк инде без аны. Бу очракта милләт яугир рәвешендә була. Яралы, хәлсез, аягында көчкә басып торган яугир кулында нинди генә затлы кылыч булмасын, ул таза һәм гайрәтле дошманын җиңә алмый. Тегенең кулында затлы кылыч түгел, ә чөгендер чаба торган пычак булса да. Әгәр милләт көчле һәм гайрәтле икән, аның чөгендер пычагы кебек әдәбияты да зур һәм затлы булып тоела. Чөнки ул аның белән дөньяны яулый ала. Ә хәлсез милләтнең затлы кылыч шикелле әдәбияты да кечерәеп кала, эшкә яраксызга әйләнә. Чөнки милләт аның белән үз-үзен дә саклый алмый. Дөньяны яулау турында сүз дә юк инде…

Әдәбиятның дәрәҗәсе милләтнең сәламәтлеге, зурлыгы һәм көчлелеге белән билгеләнә. Үз әдәбиятына икенчел итеп, кимсетебрәк караучы татарларны искә төшерсәм, күз алдыма: «Һи, безнең кылычның бер юне дә юк, аның белән хәтта җеп тә өзеп булмый бит», – дип зарланып басып торучы ике кулсыз адәм килеп баса. Кылыч, әлбәттә, затлы, тик ул үзлегеннән генә бернәрсә дә эшли алмый, ким дигәндә дә аны кулыңа алырга кирәк, ә теге адәмнең ике кулы да юк.

Мин төрле илләрнең популяр китаплары белән танышып баручы буларак, бер икеләнүсез әйтә алам: безнең әдәбият зур да, көчле дә. Бүгеннән үк бөтен дөньяга таныла алырлык иҗатчыларыбыз бар. Артык күп түгел инде алар. Алай була да алмый. Ләкин булган кадәресе затлы, дәрәҗәле. Тик алар ике кулсыз адәм алдындагы булат кылыч сыман бер хәрәкәтсез, бер файдасыз булып ята бирә. Һәм язучылар тарафына канәгатьсез аваз ишетелә: «Һи-и, безнең әдәбият… Аның бит беркемгә дә кирәге юк…»

Әгәр халыкның тормыш кимәлен беләсең килә икән, бер генә нәрсәгә игътибар итү дә җитә: әдәбиятының дәрәҗәсе нинди?

Марат Кәбиров


Фикер өстәү