«Китап уку һәрвакыт, һәр заманда булган, бар һәм булачак»

9 август Бөтендөнья китап сөючеләр көне

Кемдер, аның үз романтикасы бар дип, кәгазь китап актарырга яратса, кайсылары инде замана мөмкинлекләреннән файдаланып, электронына күчте. Монда исә ничек укучы түгелгомумән, укучыларның булуы мөһимрәктер. Без дә шул хакта сораштырдык.

 Гөлнара ҖӘЛИЛОВА, шагыйрә:

– Китап уку һәрвакыт, һәр заманда булган, бар, булачак. Мин балаларны да шулай  тәрбиялим: китап укучы телевизор караучыдан алдарак барачак. Кызганыч, кәгазь матбугат турында андый фикердә түгелмен, әдәби журналлар, һөнәри махсус матбагадан кала ул башка платформаларга күчеп, сакланып калачак. Актуальлек бик аксый – без локомотив тизлек заманында яшибез. Кәгазьгә алмашка сайт, электрон битләр киләчәк, журналистлар төрле һөнәр, төрле төбәкләрдән торып эшләргә күчәргә тиеш. Миңа, мисал өчен, укыганда «кан төрлелеге» мөһим… Төрле караш, поляр фикерләр кирәк. Шуңа да цифрлы дөньяда эзләнү чоры бара.

Иң яраткан китап дип бүлә алмыйм. Уйга килгәннәрен генә атый алам. Эмили Бронтеның «Грозовой перевал», Эрих Мария Ремаркның «Триумфальная арка»сы, Патрик Зюскиндның «Парфюмер»ы, хәзер укыганы Робин Шарманың «Монах, который продал свой «Феррари», Ринат Вәлиуллин китаплары, Зөлфәт Хәкимнең «Ятимгә дә яз килә», соңгы арада чечен әдипләренең рус телендәге әсәрләрен укыйм: Муса Ахмадовның «Таулардан да биек» әсәре. Өстенлек – кәгазь китапка, бу канга сеңгән.

Балаларны китапка тартуның чарасы бер генә: әти-әнинең үзенең китап укуы.

Венера Шәмсетдинова, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррир урынбасары:

–  Татарстан китап нәшриятының сайты аша татар басма китапларын сату-алу сан һәм күләм ягыннан кимемәде. «Озон», «Вайлдбериз», «ЛитРес», «Казанэкспресс» кебек башка интернет-кибетләр аша да китаплар шулай ук сатыла. Сату-алу эшенә анализ нәтиҗәләре укучыда ихтыяҗ кимемәвен күрсәтә. Киресенчә, соңгы берничә ай эчендә активлык үсте дияргә мөмкин.

Татарстан китап нәшриятында басылган китапларның электрон версиясен дә әзерлибез. Укучыбыз, безнең яңа китапларыбыз турында анонсны күреп, аның башта электрон версиясен сорый. Басма китап әле кибетләргә килеп өлгермәгән дә була. Сайтыбызның «Китапханә» бүлеге бар, анда бушлай электрон китапларны укырга мөмкин. Пандемия вакытында без тестлар, аудиоматериаллар белән баетылган электрон интерактив дәреслекләргә ихтыяҗ артуын күрдек. Бу китаплардан шулай ук бушлай файдаланырга мөмкин. Әлбәттә, татар китабының киләчәге бар, аңа ихтыяҗ сакланачак. Татарлар сан ягыннан шактый күп һәм алар бөтен дөнья буйлап сибелеп яши. Аларның күбесе балалар, оныклар туган телләрен белсен, өйрәнсен, туган тамырларын, милли гореф-гадәтләрен онытмасыннар дип тели. Шуңа күрә, бездә иң популяр китаплар – балалар китаплары, тарихи әдәбият, белешмә-сүзлекләр.

Сөмбелә ВӘЛИӘХМӘТОВА, алып баручы, нәфис сүз остасы:

– Китап укучылар бик күп бугай ул. Һәрхәлдә, минем танышларым арасында шактый. Прозадан иң яраткан китабым – Марат Кәбировның «Китап» роман-антиутопиясе. Бик тәэсирләнеп укыдым. Рэй Бредберениның «451 градус по Фаренгейту»га ишарәләр дә бар анда, автор бу турыда үзе дә кереш өлештә әйтеп үтә. Һәм шулай ук Аяз Гыйләҗевның «Йәгез, бер дога» романы. Татар әдәбиятыннан гына мисаллар китерәм, чөнки чит ил яки рус әдәбиятында менә монысы иң ошаганы дип сайлап ала алмыйм. Менә хәзерге акылым белән татар һәм рус классикасын яңадан укып чыгасым килә.

Поэзиядә иң яраткан китабым – Әнгам Атнабаевның шигырьләр җыентыгы. Аннан Илдар Юзеев, Гөлүсә Батталова, Эльмира Җәлилова шигырь җыентыклары. Болары – минем өстәл китаплары, дисәм дә, дөрес булыр. Туктап уйланырга кирәк булган чакларда шул шигырьләрне кабат-кабат укып, күңелемне бушатам.

Чит ил һәм рус әдәбиятында һәркем укырга тиешле китаплар исемлекләре төзиләр, интернет тулы төрле исемлекләр. Татар классикасы буенча да шундый исемлек булсын иде, дип телим. Чын мәгънәсендә лаеклы, дөнья әдәбияты белән көндәшлек итә алырлык әсәрләр исемлеге!

Миндә китап чире бар. Нинди төредер, ничек атала торгандыр инде, белмим. Электрон китапларны кабул итә алмадым, укый алмыйм мин аны. Ниндидер кыска хикәяләр генә укырга була әле, анысы да кул астында чын китап булмаганда. Ә кулга китап тотып укуны, аның исен, кәгазь кыштырдавын берни алыштыра алмый. Аннан соң китап минем үземнеке булырга тиеш, китапханәдән яки кемнәндер алып торып укырга яратмыйм, шулай ук үз китапларымны да кешегә биреп торуны сөймим.

Ильяс Фәрхуллин, яшь музыкант:

– Китап укырга яратмый идем. Үсә төшкәч, мәхәббәт артты. Мәгънәле әсәрләр кешедә бик күп сәләтләр ача, сүз байлыгы туплана, рухи яктан байыйсың, әсәрнең геройлары тормышын «яшәп», тәҗрибә туплыйсың. Мин кәгазь китапны үз итәм. Яхшы язучылар күп, әмма күңелгә якыннары берничә генә. Хәзер китап укучыны сәер кеше итеп күрәләр. Армиядә чакта да китап турында онытмадым. Буш вакыт булуга, яңа әсәргә тотына идем. Мәҗлесләрдә чакта да кулымда – китап.

Букызык

Нейропсихологлар сүзләренчә, китап уку стрессны 68 процентка киметә.

ЮНЕСКО тәкъдиме буенча, 2021 елда Бөтендөнья китап башкаласы булып Тбилиси (Грузия) танылган. 2022 елда – Гвадалахара (Мексика).

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү